Сүрә 56 Хәл

  1. وَلَحْمِ طَيْرٍ مِمَّا يَشْتَهُونَ

    Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр.

    56:21
  2. وَحُورٌ عِينٌ

    Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар.

    56:22
  3. كَأَمْثَالِ اللُّؤْلُؤِ الْمَكْنُونِ

    Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер.

    56:23
  4. جَزَاءً بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ

    Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр.

    56:24
  5. لَا يَسْمَعُونَ فِيهَا لَغْوًا وَلَا تَأْثِيمًا

    Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр.

    56:25
  6. إِلَّا قِيلًا سَلَامًا سَلَامًا

    Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр.

    56:26
  7. وَأَصْحَابُ الْيَمِينِ مَا أَصْحَابُ الْيَمِينِ

    Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле.

    56:27
  8. فِي سِدْرٍ مَخْضُودٍ

    Чәнечкесез сәдер агачлары астында.

    56:28
  9. وَطَلْحٍ مَنْضُودٍ

    Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында.

    56:29
  10. وَظِلٍّ مَمْدُودٍ

    Вә даимән булучы күләгәдә.

    56:30
  11. وَمَاءٍ مَسْكُوبٍ

    Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда.

    56:31
  12. وَفَاكِهَةٍ كَثِيرَةٍ

    Вә бик күп җимешләр эчендә.

    56:32
  13. لَا مَقْطُوعَةٍ وَلَا مَمْنُوعَةٍ

    Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар.

    56:33
  14. وَفُرُشٍ مَرْفُوعَةٍ

    Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар.

    56:34
  15. إِنَّا أَنْشَأْنَاهُنَّ إِنْشَاءً

    Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык.

    56:35
  16. فَجَعَلْنَاهُنَّ أَبْكَارًا

    Аларны яшь кызлар кылдык.

    56:36
  17. عُرُبًا أَتْرَابًا

    Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар.

    56:37
  18. لِأَصْحَابِ الْيَمِينِ

    Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде.

    56:38
  19. ثُلَّةٌ مِنَ الْأَوَّلِينَ

    Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер.

    56:39
  20. وَثُلَّةٌ مِنَ الْآخِرِينَ

    Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер.

    56:40

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман