Сүрә 51 Таратучы

  1. وَفِي أَنْفُسِكُمْ ۚ أَفَلَا تُبْصِرُونَ

    Дәхи үзегезнең төзелешегездә дә галәмәтләр бардыр, әйә шуларны күрмисезме?

    51:21
  2. وَفِي السَّمَاءِ رِزْقُكُمْ وَمَا تُوعَدُونَ

    Сезнең ризыкларыгыз күктәдер, ягъни яңгыр яуса гына ризыкларыгыз буладыр һәм сезгә вәгъдә ителгән Аллаһуның рәхмәте вә ґәзабы да күктәдер.

    51:22
  3. فَوَرَبِّ السَّمَاءِ وَالْأَرْضِ إِنَّهُ لَحَقٌّ مِثْلَ مَا أَنَّكُمْ تَنْطِقُونَ

    Җир вә күкләр Раббысы белән ант итеп әйтәмен ки, ошбу әйтелгән нәрсәләр, әлбәттә, хактыр сезнең сөйләшкәнегез кеби. Ягъни кешеләр сөйләшмиләр дия алмассыз, шуның кеби Коръәннең һәр сүзе хактыр, юкка чыгара алмассыз.

    51:23
  4. هَلْ أَتَاكَ حَدِيثُ ضَيْفِ إِبْرَاهِيمَ الْمُكْرَمِينَ

    Сиңа ирештеме Ибраһим пәйгамбәрнең хөрмәтле кунакларының хәбәре?

    51:24
  5. إِذْ دَخَلُوا عَلَيْهِ فَقَالُوا سَلَامًا ۖ قَالَ سَلَامٌ قَوْمٌ مُنْكَرُونَ

    Ул кунаклар Ибраһим хозурына кергәч, сәлам, бирделәр, Ибраһим дә аларга сәлам бирде һәм күңеленнән болар ят кунаклар, танымыймын диде.

    51:25
  6. فَرَاغَ إِلَىٰ أَهْلِهِ فَجَاءَ بِعِجْلٍ سَمِينٍ

    Ибраһим кунакларга кайда барганын белдермичә, хатыны янына аш хәзерләргә китте, бераз вакыт үткәч, симез бозау итен китерде.

    51:26
  7. فَقَرَّبَهُ إِلَيْهِمْ قَالَ أَلَا تَأْكُلُونَ

    Ул итне кунакларның алларына якын куйды, кунаклар исә ашамадылар, чөнки алар фәрештә иделәр, ләкин Ибраһим белми иде. Ибраһим кунакларга ашамыйсызмы диде.

    51:27
  8. فَأَوْجَسَ مِنْهُمْ خِيفَةً ۖ قَالُوا لَا تَخَفْ ۖ وَبَشَّرُوهُ بِغُلَامٍ عَلِيمٍ

    Кунаклар ашамагач Ибраһимнең күңеленә курку төште, ихтимал бу кешеләр начар ният белән килгәннәрдер, дип уйлады. Кунаклар үзләренең фәрештәләр икәнне белдереп, Ибраһимгә курыкма, диделәр, һәм зур галәм буларак бер ир бала белән Ибраһимгә сөенеч бирделәр.

    51:28
  9. فَأَقْبَلَتِ امْرَأَتُهُ فِي صَرَّةٍ فَصَكَّتْ وَجْهَهَا وَقَالَتْ عَجُوزٌ عَقِيمٌ

    Кунакларның сүзен ишетеп Ибраһимнең хатыны Сара кунаклар алдына тавышланып чыкты, вә йөзенә сугып әйтте: "Мин бала тапмый торган карчыкмын миндә кайдан бала булсын", – дип.

    51:29
  10. قَالُوا كَذَٰلِكِ قَالَ رَبُّكِ ۖ إِنَّهُ هُوَ الْحَكِيمُ الْعَلِيمُ

    Фәрештәләр әйттеләр: "Без әйткәнчә Раббың Аллаһ әйтте, тәхкыйк Ул – Аллаһ эшне белеп эшләүче вә һәрнәрсәне белүче", – дип.

    51:30
  11. قَالَ فَمَا خَطْبُكُمْ أَيُّهَا الْمُرْسَلُونَ

    Ибраһим җибәрелгән илчеләрдән: "Ий илчеләр, сез нинди эш белән килдегез?" – дип сорады.

    51:31
  12. قَالُوا إِنَّا أُرْسِلْنَا إِلَىٰ قَوْمٍ مُجْرِمِينَ

    Фәрештәләр: "Без бозыклык кылучы кавемне һәлак итәр өчен җибәрелдек,

    51:32
  13. لِنُرْسِلَ عَلَيْهِمْ حِجَارَةً مِنْ طِينٍ

    алар өстенә балчыктан ясалган ташларны яудырмак өчен,

    51:33
  14. مُسَوَّمَةً عِنْدَ رَبِّكَ لِلْمُسْرِفِينَ

    ул ташлар Раббың, хозурында чиктән чыгып азган кавемнәрне үтерү өчен хәзерләнгән", – диделәр.

    51:34
  15. فَأَخْرَجْنَا مَنْ كَانَ فِيهَا مِنَ الْمُؤْمِنِينَ

    Без чыгардык ул шәһәрдән Лут кавеме эченнән мөэмин булган кешеләрне.

    51:35
  16. فَمَا وَجَدْنَا فِيهَا غَيْرَ بَيْتٍ مِنَ الْمُسْلِمِينَ

    Лут пәйгамбәр кавеме шәһәрләрендә бер генә мөселман йортын таптык, ягъни Лут пәйгамбәр йорты гына мөселман йорты иде.

    51:36
  17. وَتَرَكْنَا فِيهَا آيَةً لِلَّذِينَ يَخَافُونَ الْعَذَابَ الْأَلِيمَ

    Алар яшәгән шәһәрләрдә, аларның һәлак булганлыгын күрсәтүче галәмәтләр калдырдык, рәнҗешүче Аллаһ ґәзабынннан куркучылар өчен.

    51:37
  18. وَفِي مُوسَىٰ إِذْ أَرْسَلْنَاهُ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ بِسُلْطَانٍ مُبِينٍ

    Дәхи Муса пәйгамбәрдә галәмәтләр кылдык, Без аны ачык аңлатучы аятьләр белән Фиргаунгә җибәргәч,

    51:38
  19. فَتَوَلَّىٰ بِرُكْنِهِ وَقَالَ سَاحِرٌ أَوْ مَجْنُونٌ

    Фиргаун ґәскәре белән бергә Ислам динен кабул итүдән йөз чөерде, вә әйтте: "Ул Муса сихерче яки җенләнгәндер", – дип.

    51:39
  20. فَأَخَذْنَاهُ وَجُنُودَهُ فَنَبَذْنَاهُمْ فِي الْيَمِّ وَهُوَ مُلِيمٌ

    Без Фиргаунне һәм гаскәрен тоттык вә һәммәсен суга батырдык, Фиргаун суга бата башлагач, Ислам динен кабул итмәгәне өчен үзен-үзе шелтә кылган хәлдә батып һәлак булды.

    51:40

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман