Мусхаф, бит 603

  1. قُلْ يَا أَيُّهَا الْكَافِرُونَ

    Ий Мухәммәд г-м әйт: "Ий сез кәферләр, иман китермәгән кешеләр!

    109:1
  2. لَا أَعْبُدُ مَا تَعْبُدُونَ

    Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин гыйбадәт кылмыймын.

    109:2
  3. وَلَا أَنْتُمْ عَابِدُونَ مَا أَعْبُدُ

    Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз.

    109:3
  4. وَلَا أَنَا عَابِدٌ مَا عَبَدْتُمْ

    Вә мин сезнең гыйбадәт кыла торган сынымнарыгызга гыйбадәт кылучы түгелмен.

    109:4
  5. وَلَا أَنْتُمْ عَابِدُونَ مَا أَعْبُدُ

    Вә сез мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылучы түгелсез.

    109:5
  6. لَكُمْ دِينُكُمْ وَلِيَ دِينِ

    Сезнең батыл ялган динегез үзегезгә булсын, вә минем хак динем үзебезгә булсын!

    109:6
  7. إِذَا جَاءَ نَصْرُ اللَّهِ وَالْفَتْحُ

    Әгәр Ислам диненә вә мөселманнарга Аллаһудан ярдәм килсә вә шәһәрләр хосусан Мәккә шәһәре кебек мөселманнар кулына үтсә,

    110:1
  8. وَرَأَيْتَ النَّاسَ يَدْخُلُونَ فِي دِينِ اللَّهِ أَفْوَاجًا

    шул вакытта күрерсең кешеләрне, төркем-төркем булып Аллаһ дине Исламга керерләр.

    110:2
  9. فَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ وَاسْتَغْفِرْهُ ۚ إِنَّهُ كَانَ تَوَّابًا

    Раббың булган Аллаһуны һәр кимчелектән пакь дип белеп һәм мактап тәсбих әйт, намаз укы һәм Аңардан ярлыкауны телә, сора! Дөреслектә Ул тәүбәне кабул итеп гөнаһларны гафу кылучыдыр.

    110:3
  10. تَبَّتْ يَدَا أَبِي لَهَبٍ وَتَبَّ

    Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар).

    111:1
  11. مَا أَغْنَىٰ عَنْهُ مَالُهُ وَمَا كَسَبَ

    Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде.

    111:2
  12. سَيَصْلَىٰ نَارًا ذَاتَ لَهَبٍ

    Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар.

    111:3
  13. وَامْرَأَتُهُ حَمَّالَةَ الْحَطَبِ

    Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә.

    111:4
  14. فِي جِيدِهَا حَبْلٌ مِنْ مَسَدٍ

    Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр.

    111:5

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман