Мусхаф, бит 604

  1. قُلْ هُوَ اللَّهُ أَحَدٌ

    Әйт: әй Мухәммәд: "Ул – Аллаһ һич, тиңдәше вә охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһудыр.

    112:1
  2. اللَّهُ الصَّمَدُ

    Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһудыр.

    112:2
  3. لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ

    Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады.

    112:3
  4. وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ

    Вә һичкем Аңа тиң булмады. (Мөшрикләргә ошбу сүрәне укып төшендерергә кирәк!)

    112:4
  5. قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ

    Әйт, әй Мухәммәд, "Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу тагаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан.

    113:1
  6. مِنْ شَرِّ مَا خَلَقَ

    Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан.

    113:2
  7. وَمِنْ شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ

    Вә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа.

    113:3
  8. وَمِنْ شَرِّ النَّفَّاثَاتِ فِي الْعُقَدِ

    Дәхи сихыр – ырым төеннәренә төкерүче өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын.

    113:4
  9. وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ

    Һәм көнче дошманның авызлыкларыннан, зарарларыннан сыенамын, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә.

    113:5
  10. قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ

    Әйт: "Кешеләрнең Раббысы булган Аллаһуга сыгынамын.

    114:1
  11. مَلِكِ النَّاسِ

    Кешеләрнең патшасы булган Аллаһуга сыгынамын.

    114:2
  12. إِلَٰهِ النَّاسِ

    Кешеләрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһуга сыгынамын.

    114:3
  13. مِنْ شَرِّ الْوَسْوَاسِ الْخَنَّاسِ

    Чигенә-чигенә сәваблы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп вәсвәсә кылучы ханнәснең зарарыннан.

    114:4
  14. الَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ

    Ул ханнәс кешеләрнең күңеленә явызлыкны саладыр.

    114:5
  15. مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ

    Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм кешеләрдән дә бардыр. (Ягъни җеннәрнең һәм адәмнәрнең яманлыкларыннан явызлыкларыннан сыенамын. Зарар теләүчеләрнең зарарыннан һәрвакыт Аллаһуга сыенып йөрү – һәр мөселманга ляземдер.)

    114:6

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман