Сүрә 111 Бау
-
تَبَّتْ يَدَا أَبِي لَهَبٍ وَتَبَّ
Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар).
111:1 -
مَا أَغْنَىٰ عَنْهُ مَالُهُ وَمَا كَسَبَ
Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде.
111:2 -
سَيَصْلَىٰ نَارًا ذَاتَ لَهَبٍ
Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар.
111:3 -
وَامْرَأَتُهُ حَمَّالَةَ الْحَطَبِ
Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә.
111:4 -
فِي جِيدِهَا حَبْلٌ مِنْ مَسَدٍ
Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр.
111:5
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман