Мусхаф, бит 536

  1. ثُمَّ إِنَّكُمْ أَيُّهَا الضَّالُّونَ الْمُكَذِّبُونَ

    Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез.

    56:51
  2. لَآكِلُونَ مِنْ شَجَرٍ مِنْ زَقُّومٍ

    Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз.

    56:52
  3. فَمَالِئُونَ مِنْهَا الْبُطُونَ

    Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз,

    56:53
  4. فَشَارِبُونَ عَلَيْهِ مِنَ الْحَمِيمِ

    вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны.

    56:54
  5. فَشَارِبُونَ شُرْبَ الْهِيمِ

    Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез.

    56:55
  6. هَٰذَا نُزُلُهُمْ يَوْمَ الدِّينِ

    Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр.

    56:56
  7. نَحْنُ خَلَقْنَاكُمْ فَلَوْلَا تُصَدِّقُونَ

    Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы?

    56:57
  8. أَفَرَأَيْتُمْ مَا تُمْنُونَ

    Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны.

    56:58
  9. أَأَنْتُمْ تَخْلُقُونَهُ أَمْ نَحْنُ الْخَالِقُونَ

    Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме?

    56:59
  10. نَحْنُ قَدَّرْنَا بَيْنَكُمُ الْمَوْتَ وَمَا نَحْنُ بِمَسْبُوقِينَ

    Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез.

    56:60
  11. عَلَىٰ أَنْ نُبَدِّلَ أَمْثَالَكُمْ وَنُنْشِئَكُمْ فِي مَا لَا تَعْلَمُونَ

    Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме.

    56:61
  12. وَلَقَدْ عَلِمْتُمُ النَّشْأَةَ الْأُولَىٰ فَلَوْلَا تَذَكَّرُونَ

    Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы!

    56:62
  13. أَفَرَأَيْتُمْ مَا تَحْرُثُونَ

    Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез!

    56:63
  14. أَأَنْتُمْ تَزْرَعُونَهُ أَمْ نَحْنُ الزَّارِعُونَ

    Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче?

    56:64
  15. لَوْ نَشَاءُ لَجَعَلْنَاهُ حُطَامًا فَظَلْتُمْ تَفَكَّهُونَ

    Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез.

    56:65
  16. إِنَّا لَمُغْرَمُونَ

    Вә: "Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз,

    56:66
  17. بَلْ نَحْنُ مَحْرُومُونَ

    Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде", – дияр идегез.

    56:67
  18. أَفَرَأَيْتُمُ الْمَاءَ الَّذِي تَشْرَبُونَ

    Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез!

    56:68
  19. أَأَنْتُمْ أَنْزَلْتُمُوهُ مِنَ الْمُزْنِ أَمْ نَحْنُ الْمُنْزِلُونَ

    Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме?

    56:69
  20. لَوْ نَشَاءُ جَعَلْنَاهُ أُجَاجًا فَلَوْلَا تَشْكُرُونَ

    Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?

    56:70
  21. أَفَرَأَيْتُمُ النَّارَ الَّتِي تُورُونَ

    Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез!

    56:71
  22. أَأَنْتُمْ أَنْشَأْتُمْ شَجَرَتَهَا أَمْ نَحْنُ الْمُنْشِئُونَ

    Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар.

    56:72
  23. نَحْنُ جَعَلْنَاهَا تَذْكِرَةً وَمَتَاعًا لِلْمُقْوِينَ

    Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен.

    56:73
  24. فَسَبِّحْ بِاسْمِ رَبِّكَ الْعَظِيمِ

    Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт!

    56:74
  25. فَلَا أُقْسِمُ بِمَوَاقِعِ النُّجُومِ

    Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен.

    56:75
  26. وَإِنَّهُ لَقَسَمٌ لَوْ تَعْلَمُونَ عَظِيمٌ

    Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез.

    56:76

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман