Сүрә 51 Таратучы
-
وَالذَّارِيَاتِ ذَرْوًا
Таратучы каты җил белән ант итәм.
51:1 -
فَالْحَامِلَاتِ وِقْرًا
Дәхи авыр йөкне күтәрүче болытлар илә ант итәмен, болытлар күпме су күтәреп йөриләр.
51:2 -
فَالْجَارِيَاتِ يُسْرًا
Дәхи дәрьяләрдә вә диңгезләрдә җиңеллек илә йөрүче кораблар илә.
51:3 -
فَالْمُقَسِّمَاتِ أَمْرًا
Дәхи Аллаһуның тәкъдирләрен бүлеп кешеләргә ирештерүче фәрештәләр илә ант итеп әйтәмен:
51:4 -
إِنَّمَا تُوعَدُونَ لَصَادِقٌ
Ий кешеләр сезгә вәгъдә ителгән кыямәт, кубарылу вә җәннәт, җәһәннәм хактыр.
51:5 -
وَإِنَّ الدِّينَ لَوَاقِعٌ
Хисаб вә җәза, әлбәттә, була чакдыр.
51:6 -
وَالسَّمَاءِ ذَاتِ الْحُبُكِ
Дәхи йолдызлар юлы булучы күк белән ант итәмен.
51:7 -
إِنَّكُمْ لَفِي قَوْلٍ مُخْتَلِفٍ
Ий кешеләр, Коръән хакында төрле-төрле сүздәсез, кайберләрегез Коръән сүзләренә ышаныр вә кайберләрегез ышанмас, кайберләрегез Коръән белән гамәл кылыр вә кайберләрегез Коръән белән гамәл кылмас.
51:8 -
يُؤْفَكُ عَنْهُ مَنْ أُفِكَ
Ул Коръәннән кайтарылыр, ягъни качар Аллаһуның тәкъдирендә мәхрүм ителгән кеше.
51:9 -
قُتِلَ الْخَرَّاصُونَ
Ләгънәт булсын ялган сөйләп Коръәннән качучы кешеләргә.
51:10 -
الَّذِينَ هُمْ فِي غَمْرَةٍ سَاهُونَ
Алар үзләренең наданлыклары вә гафиллекләре белән алданучылардыр.
51:11 -
يَسْأَلُونَ أَيَّانَ يَوْمُ الدِّينِ
Алар кыямәт көне кайчан була, дип, сорыйлар.
51:12 -
يَوْمَ هُمْ عَلَى النَّارِ يُفْتَنُونَ
Алар кыямәт көнне утта ґәзаб кылынырлар.
51:13 -
ذُوقُوا فِتْنَتَكُمْ هَٰذَا الَّذِي كُنْتُمْ بِهِ تَسْتَعْجِلُونَ
Газабыгызны татыгыз, бу ґәзаб үзегез ашыктырган ґәзабтыр.
51:14 -
إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي جَنَّاتٍ وَعُيُونٍ
Аллаһудан куркучы гөнаһтан вә хаталыклардан сакланучы тәкъва мөэминнәр, әлбәттә, җәннәтләрдә рәхәтлек елгасы янындалардыр.
51:15 -
آخِذِينَ مَا آتَاهُمْ رَبُّهُمْ ۚ إِنَّهُمْ كَانُوا قَبْلَ ذَٰلِكَ مُحْسِنِينَ
Алар Раббылары биргән нигъмәтләрне алучылардыр, бит алар җәннәткә кермәс борын дөньяда яхшылыкны кылучы изге мөселман иделәр.
51:16 -
كَانُوا قَلِيلًا مِنَ اللَّيْلِ مَا يَهْجَعُونَ
Төннәрдә алар аз йоклар булдылар.
51:17 -
وَبِالْأَسْحَارِ هُمْ يَسْتَغْفِرُونَ
Алар сәхәр вакытларыңда намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сорый иделәр.
51:18 -
وَفِي أَمْوَالِهِمْ حَقٌّ لِلسَّائِلِ وَالْمَحْرُومِ
Алар сораучы вә сорамаучы мохтаҗларга малларыннан садакалар бирә иделәр.
51:19 -
وَفِي الْأَرْضِ آيَاتٌ لِلْمُوقِنِينَ
Җирдә дә ышанучы гакыллы кешеләр өчен галәмәтләр бардыр.
51:20
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман