Сүрә 51 Таратучы

  1. وَفِي عَادٍ إِذْ أَرْسَلْنَا عَلَيْهِمُ الرِّيحَ الْعَقِيمَ

    Дәхи Гад кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, алар өстенә җибәрдек Без җимерүче рәхимсез җилне.

    51:41
  2. مَا تَذَرُ مِنْ شَيْءٍ أَتَتْ عَلَيْهِ إِلَّا جَعَلَتْهُ كَالرَّمِيمِ

    Ул җил нәрсә өстенә килсә дә аны җимереп черегән сөяк кеби ясап үтәр.

    51:42
  3. وَفِي ثَمُودَ إِذْ قِيلَ لَهُمْ تَمَتَّعُوا حَتَّىٰ حِينٍ

    Дәхи Сәмуд кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, Аллаһуга дошманлык кылганнарыннан соң аларга дөньяда билгеле вакыткача файдаланыгыз диелде. Ягъни алар могъҗиза өчен бирелгән Салих пәйгамбәрнең дөясен үтерделәр, шуннан соң сезгә өч көннән ґәзаб килә диелде.

    51:43
  4. فَعَتَوْا عَنْ أَمْرِ رَبِّهِمْ فَأَخَذَتْهُمُ الصَّاعِقَةُ وَهُمْ يَنْظُرُونَ

    Алар Раббыларының әмереннән баш тарттылар ягъни аятькә вә пәйгамбәргә иман китермәделәр шуның өстенә дөяне дә үтерделәр. Алар ґәзабның килгәнен карап торган вакытларында, аларны бер тавыш тотты һәм һәлак итте.

    51:44
  5. فَمَا اسْتَطَاعُوا مِنْ قِيَامٍ وَمَا كَانُوا مُنْتَصِرِينَ

    Урыннарыннан торырга көчләре җитмәде һәм бер-берсенә ярдәм дә итә алмадылар.

    51:45
  6. وَقَوْمَ نُوحٍ مِنْ قَبْلُ ۖ إِنَّهُمْ كَانُوا قَوْمًا فَاسِقِينَ

    Бу һәлак булган кавемнәрдән элек Нух пәйгамбәр кавеменең Туфан суы белән һәлак булуында да зур гыйбрәт бардыр, тәхкыйк алар азган фәсыйк кавем булдылар.

    51:46
  7. وَالسَّمَاءَ بَنَيْنَاهَا بِأَيْدٍ وَإِنَّا لَمُوسِعُونَ

    Без күкне куәт вә кодрәт илә бина кылдык, тәхкыйк Без барча мәхлукның ризыкларын киң кылучыбыз.

    51:47
  8. وَالْأَرْضَ فَرَشْنَاهَا فَنِعْمَ الْمَاهِدُونَ

    Җирне яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп түшәдек, ни хуш түшәүчеләрдәнбез.

    51:48
  9. وَمِنْ كُلِّ شَيْءٍ خَلَقْنَا زَوْجَيْنِ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ

    Барча нәрсәне парлы ирле-хатынлы итеп яраттык, шаять вәгазьләнеп гакыл фикерләрегезне эшләтеп яратучы Аллаһ Үзе генә икәнлеген, вә һәр мәхлук Аллаһ тарафыннан яратылганлыгын белерсез.

    51:49
  10. فَفِرُّوا إِلَى اللَّهِ ۖ إِنِّي لَكُمْ مِنْهُ نَذِيرٌ مُبِينٌ

    Дөньяның алдавыннан Аллаһ юлына, Аллаһуга гыйбадәткә качыгыз, дөреслектә мин Аллаһудан, ий кешеләр, сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын.

    51:50
  11. وَلَا تَجْعَلُوا مَعَ اللَّهِ إِلَٰهًا آخَرَ ۖ إِنِّي لَكُمْ مِنْهُ نَذِيرٌ مُبِينٌ

    Хак булган Аллаһуга икенче Илаһәне шәрик тиңдәш итмәгез, әлбәттә, мин Аллаһудан сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын.

    51:51
  12. كَذَٰلِكَ مَا أَتَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ مِنْ رَسُولٍ إِلَّا قَالُوا سَاحِرٌ أَوْ مَجْنُونٌ

    Ий Мухәммәд г-м, сине сихерче, мәҗнун дигәннәре кеби, синең кавемеңнән әүвәлге кавемнәргә килмәде һичбер расүл мәгәр килде исә, ул расүлгә әйттеләр: "Бу кеше сихерчедер яки җенләнгәндер", – дип.

    51:52
  13. أَتَوَاصَوْا بِهِ ۚ بَلْ هُمْ قَوْمٌ طَاغُونَ

    Әйә алар бу яраксыз батыл сүзләре белән бер-берсенә васыять кылып иттифак кылалармы? Бәлки алар байлык белән чиктән чыгып азган кавемнәрдер.

    51:53
  14. فَتَوَلَّ عَنْهُمْ فَمَا أَنْتَ بِمَلُومٍ

    Син алардан кисел, аларның шул хәлдә булулары өчен сиңа һич шелтә юктыр.

    51:54
  15. وَذَكِّرْ فَإِنَّ الذِّكْرَىٰ تَنْفَعُ الْمُؤْمِنِينَ

    Кешеләрне вәгазьлә, Аллаһ хөкемнәрен ирештер вә Коръән белән гамәл кылырга чакыр тәхкыйк Коръән вәгазе ышанучыларга файда бирәдер.

    51:55
  16. وَمَا خَلَقْتُ الْجِنَّ وَالْإِنْسَ إِلَّا لِيَعْبُدُونِ

    Кеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым.

    51:56
  17. مَا أُرِيدُ مِنْهُمْ مِنْ رِزْقٍ وَمَا أُرِيدُ أَنْ يُطْعِمُونِ

    Мин кешеләрдән һич ризык теләмим, ягъни сорамыйм, дәхи Мине ризыкландыруларын да сорамыйм.

    51:57
  18. إِنَّ اللَّهَ هُوَ الرَّزَّاقُ ذُو الْقُوَّةِ الْمَتِينُ

    Шиксез, Ул – Аллаһ барча мәхлукатны бик ризыкландыручы вә бик олугъ куәт ияседер.

    51:58
  19. فَإِنَّ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا ذَنُوبًا مِثْلَ ذَنُوبِ أَصْحَابِهِمْ فَلَا يَسْتَعْجِلُونِ

    Тәхкыйк төрле залимнәр өчен үзләре кеби бер юлда булган залим юлдашларының ґәзабыннан өлеш бардыр, ягъни бер юлда булган залимнәрнең әүвәлгеләренә нинди ґәзаб булса, ахыргыларына да шундый ґәзаб булыр, алар ашыкмасыннар әле ґәзабны күтәрергә, өлгерерләр.

    51:59
  20. فَوَيْلٌ لِلَّذِينَ كَفَرُوا مِنْ يَوْمِهِمُ الَّذِي يُوعَدُونَ

    Коръән белән гамәл кылып мөселман булудан баш тартып кәфер булган кешеләргә ни үкенеч, ни хурлык, һәлакәтлектер аларга вәгъдә ителмеш кыямәт көнендә, ягъни тиешле булган ґәзабларына кыямәт көнендә ирешерләр.

    51:60

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман