Сүрә 20 Та Һа
-
فَأَكَلَا مِنْهَا فَبَدَتْ لَهُمَا سَوْآتُهُمَا وَطَفِقَا يَخْصِفَانِ عَلَيْهِمَا مِنْ وَرَقِ الْجَنَّةِ ۚ وَعَصَىٰ آدَمُ رَبَّهُ فَغَوَىٰ
Һәм Адәм һәм Хәва хәрам җимешне ашадылар, дәрхәл өсләреннән киемнәре төшеп гаурәтләре ачылды, бик ашыгып җәннәттәге бер агач яфрагы белән гаурәтләрен капларга тотындылар, шулай итеп Адәм Раббысына гөнаһлы булды, дошманының ялган сүзенә ияреп максатына ирешүдән коры калды.
20:121 -
ثُمَّ اجْتَبَاهُ رَبُّهُ فَتَابَ عَلَيْهِ وَهَدَىٰ
Соңра Раббысы тәүбә иттереп үзенә якын итте вә тәүбәсен кабул итеп гөнаһын гафу итте һәм хаклыкка күндерде.
20:122 -
قَالَ اهْبِطَا مِنْهَا جَمِيعًا ۖ بَعْضُكُمْ لِبَعْضٍ عَدُوٌّ ۖ فَإِمَّا يَأْتِيَنَّكُمْ مِنِّي هُدًى فَمَنِ اتَّبَعَ هُدَايَ فَلَا يَضِلُّ وَلَا يَشْقَىٰ
Аллаһ Адәм илә Иблискә әйтте: "Бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә җәннәттән чыгыгыз, әмма Миннән сезгә, әлбәттә, туры юлга күндерүче китап килер, Минем Һидәятемә ияргән кеше адашмас һәм бозылып явызлардан булмас.
20:123 -
وَمَنْ أَعْرَضَ عَنْ ذِكْرِي فَإِنَّ لَهُ مَعِيشَةً ضَنْكًا وَنَحْشُرُهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ أَعْمَىٰ
Вә берәү Минем китабым белән гамәл кылудан вә Мин күрсәткән туры юлдан барудан баш тартса, аңа һидәятсез вә бәхетсез тар тормыш булыр, кыямәт көнендә Без ул кешене күзе һәм күңеле сукыр хәлдә кубарырбыз.
20:124 -
قَالَ رَبِّ لِمَ حَشَرْتَنِي أَعْمَىٰ وَقَدْ كُنْتُ بَصِيرًا
Сукыр хәлендә кубарылгач әйтте: "Йә Рабби мине ни өчен сукыр хәлемдә кубардың, бит мин дөньяда вакытымда күзле идем?"
20:125 -
قَالَ كَذَٰلِكَ أَتَتْكَ آيَاتُنَا فَنَسِيتَهَا ۖ وَكَذَٰلِكَ الْيَوْمَ تُنْسَىٰ
Аллаһ әйтер: "Әйе, эш син әйткәнчәдер, дөньяда вакытыгызда Без сезгә күз, колак, тел һәм гакыл биргән идек һәм һәрнәрсәне бәян итүче китап иңдергән идек, ләкин сез Безнең аятьләребезне оныттыгыз һич кирәксенмәдегез, Безнең аятьләребезне онытканың кеби, бүген җәһәннәмдә калып онытылырсың.
20:126 -
وَكَذَٰلِكَ نَجْزِي مَنْ أَسْرَفَ وَلَمْ يُؤْمِنْ بِآيَاتِ رَبِّهِ ۚ وَلَعَذَابُ الْآخِرَةِ أَشَدُّ وَأَبْقَىٰ
Нәфесенә ияреп чиктән үтеп киткән һәм Раббысының аятьләренә ышанмаган кешеләргә дә шундый җәза бирәчәкбез, ахирәт ґәзабы, әлбәттә, дөньяныкыннан катырак һәм мәңге калучырак.
20:127 -
أَفَلَمْ يَهْدِ لَهُمْ كَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُمْ مِنَ الْقُرُونِ يَمْشُونَ فِي مَسَاكِنِهِمْ ۗ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ لِأُولِي النُّهَىٰ
Әйә кешеләргә Коръән бәян итмәдеме – әүвәлгеләрдән күпме өммәтне һәлак иттек, бит бүгенге кәферләр Без һәлак иткән кәферләрнең җирләреннән үтеп йөриләр, аларның шулай, Аллаһ ґәзабы белән һәлак булуларында, әлбәттә, гакыл ияләренә зур гыйбрәт бар.
20:128 -
وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِنْ رَبِّكَ لَكَانَ لِزَامًا وَأَجَلٌ مُسَمًّى
Хәзерге кәферләргә ґәзабны кичектерү белән Аллаһуның вәгъдәсе булмаса иде һәм кыямәт көне вә һәркем үләчәк көне билгеләнмәгән булса иде, әлбәттә аларга ґәзаб дөньяда лязем булыр иде.
20:129 -
فَاصْبِرْ عَلَىٰ مَا يَقُولُونَ وَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ قَبْلَ طُلُوعِ الشَّمْسِ وَقَبْلَ غُرُوبِهَا ۖ وَمِنْ آنَاءِ اللَّيْلِ فَسَبِّحْ وَأَطْرَافَ النَّهَارِ لَعَلَّكَ تَرْضَىٰ
Кәферләрнең яман сүзләренә вә золымнарына сабыр ит һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтеп намаз укыгыл кояш чыгудан элек, вә кояш баюдан элек вә кичке сәгатьләрдә, ягъни ахшам, йәстү намазларын укыгыл, вә көн тарафында, таң һәм өйлә намазларын укыгыл, шаять Аллаһудан разый булырсың.
20:130 -
وَلَا تَمُدَّنَّ عَيْنَيْكَ إِلَىٰ مَا مَتَّعْنَا بِهِ أَزْوَاجًا مِنْهُمْ زَهْرَةَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا لِنَفْتِنَهُمْ فِيهِ ۚ وَرِزْقُ رَبِّكَ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ
Без кәферләрне файдаландырган дөнья байлыгына күзләреңне сузма, ул байлык дөнья тереклегенең зиннәте, аларга ул байлыкны сынар өчен бирәбез, шөкер итмәсәләр ґәзаб кылыр өчен. Раббыңның сиңа хәзерләгән ризыклары хәерлерәк һәм мәңгелегрәк.
20:131 -
وَأْمُرْ أَهْلَكَ بِالصَّلَاةِ وَاصْطَبِرْ عَلَيْهَا ۖ لَا نَسْأَلُكَ رِزْقًا ۖ نَحْنُ نَرْزُقُكَ ۗ وَالْعَاقِبَةُ لِلتَّقْوَىٰ
Ий Мухәммәд г-м! Өй әһлеңне вә өммәтеңне намаз укырга боер, ярлы булсаң да намаз уку, намазга өйрәтү һәм намазга боеру мәшәкатьләренә сабыр ит, Без синнән ризык сорамыйбыз, бәлки Без сине үзебез ризыкландырабыз, бит эшнең ахырдагы уңышы вә шатлыгы тәкъва кешеләр өчендер.
20:132 -
وَقَالُوا لَوْلَا يَأْتِينَا بِآيَةٍ مِنْ رَبِّهِ ۚ أَوَلَمْ تَأْتِهِمْ بَيِّنَةُ مَا فِي الصُّحُفِ الْأُولَىٰ
Мөшрикләр әйттеләр: "Мухәммәд г-м үзенең пәйгамбәрлегенә дәлаләт итә торган берәр могҗиза күрсәтсә, ни булыр иде". Әйә аларга әүвәлге китапларда ачык аятьләр вә могҗизаләр килмәдеме?
20:133 -
وَلَوْ أَنَّا أَهْلَكْنَاهُمْ بِعَذَابٍ مِنْ قَبْلِهِ لَقَالُوا رَبَّنَا لَوْلَا أَرْسَلْتَ إِلَيْنَا رَسُولًا فَنَتَّبِعَ آيَاتِكَ مِنْ قَبْلِ أَنْ نَذِلَّ وَنَخْزَىٰ
Әгәр кәферләрне Коръән иңмәс борын ґәзаб белән һәлак иткән булсак, ул вакытта әйтер иделәр: "Ий Раббыбыз әгәр безгә пәйгамбәр җибәргән булсаң, үлеп хурлыкка вә түбәнлеккә ирешмәс борын, әлбәттә, Синең аятьләреңә ияргән булыр идек".
20:134 -
قُلْ كُلٌّ مُتَرَبِّصٌ فَتَرَبَّصُوا ۖ فَسَتَعْلَمُونَ مَنْ أَصْحَابُ الصِّرَاطِ السَّوِيِّ وَمَنِ اهْتَدَىٰ
Әйт: "Барча кешеләр эшләренең ахыр хәлен көтмәктәләр, сез дә көтегез, әлбәттә, тиздән белерсез туры вә хак юл кешеләре кемнәр икәнен һәм азгынлыктан чыгып хак юлга, ягъни Коръән юлына күнелгән кешеләр кемнәр икәнен.
20:135
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман