Сүрә 20 Та Һа
-
قَالَ لَهُمْ مُوسَىٰ وَيْلَكُمْ لَا تَفْتَرُوا عَلَى اللَّهِ كَذِبًا فَيُسْحِتَكُمْ بِعَذَابٍ ۖ وَقَدْ خَابَ مَنِ افْتَرَىٰ
Муса әйтте: "Сезгә һәлакәтлек вә ґәзаб лязем, ялганны Аллаһуга ифтира кылмагыз, Аллаһ сезне үзенең ґәзабы илә һәлак итәр". Аллаһуга ялганны ифтира итүче, шиксез, һәлак булды.
20:61 -
فَتَنَازَعُوا أَمْرَهُمْ بَيْنَهُمْ وَأَسَرُّوا النَّجْوَىٰ
Фиргаунның сихерчеләре Мусаның сүзләрен ишеткәч, үзара ихтилаф кылыштылар, кайберләре бу сихерче сүзе түгел диделәр, әгәр Муса җиңсә, аңа иман китерербез дигән сүзләрен Фиргавеннән яшерделәр.
20:62 -
قَالُوا إِنْ هَٰذَانِ لَسَاحِرَانِ يُرِيدَانِ أَنْ يُخْرِجَاكُمْ مِنْ أَرْضِكُمْ بِسِحْرِهِمَا وَيَذْهَبَا بِطَرِيقَتِكُمُ الْمُثْلَىٰ
Фиргаунга ияргәннәре әйттеләр: "Ошбу ике ир сихерчеләрәдер: алар сихерләре белән сезне җирегездән чыгарырга һәм сезнең хак динегезне артка калдырып үзләренең динен өскә чыгаруны телиләр.
20:63 -
فَأَجْمِعُوا كَيْدَكُمْ ثُمَّ ائْتُوا صَفًّا ۚ وَقَدْ أَفْلَحَ الْيَوْمَ مَنِ اسْتَعْلَىٰ
Фиргаун әйтте: "Муса белән Һарунга каршы һәрбер хәйлә вә сихерләрегезне җыегыз соңра саф булганыгыз хәлдә килегез. Бүген Мусаны җиңгән кеше изге теләгенә ирешер".
20:64 -
قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِمَّا أَنْ تُلْقِيَ وَإِمَّا أَنْ نَكُونَ أَوَّلَ مَنْ أَلْقَىٰ
Сихерчеләр әйттеләр: "Ий Муса син әүвәл ташлыйсыңмы таягыңны яки әүвәл без ташлыйкмы?
20:65 -
قَالَ بَلْ أَلْقُوا ۖ فَإِذَا حِبَالُهُمْ وَعِصِيُّهُمْ يُخَيَّلُ إِلَيْهِ مِنْ سِحْرِهِمْ أَنَّهَا تَسْعَىٰ
Муса әйтте: "Бәлки сез әүвәл ташлагыз!" Сихерчеләр җепләрен вә таякларын җиргә салгач, елан булып йөри башладылар, бу еланнар Мусага йөрүче тере еланнар булып хыял ителде,
20:66 -
فَأَوْجَسَ فِي نَفْسِهِ خِيفَةً مُوسَىٰ
Муса шул вакытта күңелендә курку тойды.
20:67 -
قُلْنَا لَا تَخَفْ إِنَّكَ أَنْتَ الْأَعْلَىٰ
Әйттек: "Ий Муса, курыкма, син алардан өстенсең, алар җиңелер.
20:68 -
وَأَلْقِ مَا فِي يَمِينِكَ تَلْقَفْ مَا صَنَعُوا ۖ إِنَّمَا صَنَعُوا كَيْدُ سَاحِرٍ ۖ وَلَا يُفْلِحُ السَّاحِرُ حَيْثُ أَتَىٰ
Таягыңны җиргә ташла, аларның сихер белән елан итеп күрсәткән җепләрен вә таякларын ашасын, аларның ясаган еланнары сихерченең хәйләседер, сихерче кайда барса да, котылмас." Соңра Муса таягын җиргә ташлады һәм Мусаның таягы сихерчеләрнең бөтен нәрсәләрен ашап бетерде.
20:69 -
فَأُلْقِيَ السَّحَرَةُ سُجَّدًا قَالُوا آمَنَّا بِرَبِّ هَارُونَ وَمُوسَىٰ
Мусаның таягы сихерчеләрнең бөтен нәрсәләрен ашап бетергәч, сихерчеләр, иман китерделәр, тәүбә итеп сәҗдәгә егылдылар һәм: "Һарун белән Мусаның Раббысына иман китердек", – диделәр.
20:70 -
قَالَ آمَنْتُمْ لَهُ قَبْلَ أَنْ آذَنَ لَكُمْ ۖ إِنَّهُ لَكَبِيرُكُمُ الَّذِي عَلَّمَكُمُ السِّحْرَ ۖ فَلَأُقَطِّعَنَّ أَيْدِيَكُمْ وَأَرْجُلَكُمْ مِنْ خِلَافٍ وَلَأُصَلِّبَنَّكُمْ فِي جُذُوعِ النَّخْلِ وَلَتَعْلَمُنَّ أَيُّنَا أَشَدُّ عَذَابًا وَأَبْقَىٰ
Фиргаун сихерчеләргә әйтте: "Минем рөхсәтемнән башка Һарун вә Мусаның Раббысына иман китердегезме? Муса сезнең олугъларыгыздыр ки, сезгә сихер белемен өйрәткән, әлбәттә, мин сезнең уң кулыгызны вә сул аякларыгызны кисәрмен вә сезне хөрмә ботакларына асармын, шул вакытта белерсез минме яки Муханың Раббысымы катырак ґәзаб итүче вә кайсыбызның ґәзабы даими булыр".
20:71 -
قَالُوا لَنْ نُؤْثِرَكَ عَلَىٰ مَا جَاءَنَا مِنَ الْبَيِّنَاتِ وَالَّذِي فَطَرَنَا ۖ فَاقْضِ مَا أَنْتَ قَاضٍ ۖ إِنَّمَا تَقْضِي هَٰذِهِ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا
Иман китергән сихерчеләр әйттеләр: "Ий Фиргаун! Мусаның пәйгамбәрлегенә көчле дәлил булган могҗизаны һәм дә безне яратучы Аллаһны сиңа алыштырмыйбыз, Аллаһуга да вә Аның могҗизасына дә нык ышандык. Син безгә хөкем ит, нәрсә хөкем итә торгансыңдыр, син тәкәбберләнеп бу дөньяда гына хөкем итә алырсың, әмма ахирәттә хөкем итә алмассың.
20:72 -
إِنَّا آمَنَّا بِرَبِّنَا لِيَغْفِرَ لَنَا خَطَايَانَا وَمَا أَكْرَهْتَنَا عَلَيْهِ مِنَ السِّحْرِ ۗ وَاللَّهُ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ
Тәхкыйк без Раббыбызга иман китердек, хаталарыбызны гафу итсен өчен дәхи Мусага каршы синең тарафтан көчләнеп кылган сихеребезне гафу итсен өчен, бит Аллаһ сәваб бирүдә хәерле вә ґәзаб кылуда даимрәкдер.
20:73 -
إِنَّهُ مَنْ يَأْتِ رَبَّهُ مُجْرِمًا فَإِنَّ لَهُ جَهَنَّمَ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحْيَىٰ
Берәү кыямәт көнне Раббысы хозурына имансыз яки күп гөнаһ белән килсә, әлбәттә, аңа җәһәннәм булыр, ул анда үлмәс һәм файдалы тереклек тә булмас.
20:74 -
وَمَنْ يَأْتِهِ مُؤْمِنًا قَدْ عَمِلَ الصَّالِحَاتِ فَأُولَٰئِكَ لَهُمُ الدَّرَجَاتُ الْعُلَىٰ
Берәү Раббысына изге гамәлләр кылганы хәлдә камил иман белән барса, андый мөэминнәргә ахирәттә бөек дәрәҗәләр булыр.
20:75 -
جَنَّاتُ عَدْنٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا ۚ وَذَٰلِكَ جَزَاءُ مَنْ تَزَكَّىٰ
Аларга Ґәден исемле җәннәтнең агачлары астыннан елгалар агар, алар анда мәңге калырлар. Ошбу мөкафәт үзен көфердән вә башка гөнаһлардан пакьлаган кешеләргәдер.
20:76 -
وَلَقَدْ أَوْحَيْنَا إِلَىٰ مُوسَىٰ أَنْ أَسْرِ بِعِبَادِي فَاضْرِبْ لَهُمْ طَرِيقًا فِي الْبَحْرِ يَبَسًا لَا تَخَافُ دَرَكًا وَلَا تَخْشَىٰ
Тәхкыйк Мусага вәхий иттек, колларым Ягькуб балалары белән Мысыр җиреннән чыгып китегез, аларны үткәрү өчен диңгезгә таягың белән сугып коры юл яса аларга. Фиргаунның артыгыздан җитүеннән курыкма һәм дә диңгез кушылып батарбыз дип тә куркынма!"
20:77 -
فَأَتْبَعَهُمْ فِرْعَوْنُ بِجُنُودِهِ فَغَشِيَهُمْ مِنَ الْيَمِّ مَا غَشِيَهُمْ
Фиргаун үзенең гаскәрен алып, Мусаны тотарга артларыннан куа чыкты, атлы гаскәре белән Муса артыннан коры юл белән диңгезгә керделәр, диңгез кушылып һәммәсе һәлак булдылар.
20:78 -
وَأَضَلَّ فِرْعَوْنُ قَوْمَهُ وَمَا هَدَىٰ
Фиргавен үз кавемен аздырды, аларны туры юлга күндермәде.
20:79 -
يَا بَنِي إِسْرَائِيلَ قَدْ أَنْجَيْنَاكُمْ مِنْ عَدُوِّكُمْ وَوَاعَدْنَاكُمْ جَانِبَ الطُّورِ الْأَيْمَنَ وَنَزَّلْنَا عَلَيْكُمُ الْمَنَّ وَالسَّلْوَىٰ
Ий Ягькуб балалары, тәхкыйк Без сезне дошманыгыз Фиргавеннән коткардык, вә Тур тавы янында Мусаның уң ягыннан сезгә Тәүратны вәгъдә иттек, вә сезгә ашарга күктән ширбәт һәм кош итен иңдердек.
20:80
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман