Сүрә 20 Та Һа

  1. خَالِدِينَ فِيهِ ۖ وَسَاءَ لَهُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ حِمْلًا

    Алар анда мәңге калырлар, ул газап аларга кыямәт көнне ни яман йөк булыр.

    20:101
  2. يَوْمَ يُنْفَخُ فِي الصُّورِ ۚ وَنَحْشُرُ الْمُجْرِمِينَ يَوْمَئِذٍ زُرْقًا

    Кыямәт көнне сурга өрелер, ул көндә Коръән белән гамәл кылучыларны чагыр күзле итеп кубарырбыз.

    20:102
  3. يَتَخَافَتُونَ بَيْنَهُمْ إِنْ لَبِثْتُمْ إِلَّا عَشْرًا

    Алар үзара сөйләшерләр, сез дөньяда ун көн генә тордыгыз, дип.

    20:103
  4. نَحْنُ أَعْلَمُ بِمَا يَقُولُونَ إِذْ يَقُولُ أَمْثَلُهُمْ طَرِيقَةً إِنْ لَبِثْتُمْ إِلَّا يَوْمًا

    Без аларның әйткән сүзләрен беләбез, бәлки аларның гакылда камиллерәкләре әйтер: "Сез дөньяда бер генә көн тордыгыз", – дип.

    20:104
  5. وَيَسْأَلُونَكَ عَنِ الْجِبَالِ فَقُلْ يَنْسِفُهَا رَبِّي نَسْفًا

    Кыямәт көнендә таулар ничек булыр, дип синнән сорыйлар. Әйт: "Ул көндә тауларны Раббым урыннарыннан кубарып көл кеби очырыр.

    20:105
  6. فَيَذَرُهَا قَاعًا صَفْصَفًا

    Соңра ул җирне тигез кылыр, үлән үсми торган итеп.

    20:106
  7. لَا تَرَىٰ فِيهَا عِوَجًا وَلَا أَمْتًا

    Ул җирдә чокыр һәм калкулыкны күрмәссең.

    20:107
  8. يَوْمَئِذٍ يَتَّبِعُونَ الدَّاعِيَ لَا عِوَجَ لَهُ ۖ وَخَشَعَتِ الْأَصْوَاتُ لِلرَّحْمَٰنِ فَلَا تَسْمَعُ إِلَّا هَمْسًا

    Ул көндә кешеләр, мәхшәр җиренә чакыручы Исрафил фәрештәгә иярерләр, ул чакыручыдан уңга-сулга борылу булмас, Аллаһудан куркып тавышлар йомшарыр, һәм анда сөйләшкән тавышны ишетмәссең, мәгәр бик йомшак сөйләшерләр, колакны сөйләүчеләрнең авызына терәгән хәлдә генә ишетелер.

    20:108
  9. يَوْمَئِذٍ لَا تَنْفَعُ الشَّفَاعَةُ إِلَّا مَنْ أَذِنَ لَهُ الرَّحْمَٰنُ وَرَضِيَ لَهُ قَوْلًا

    Ул көндә һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ рөхсәт, биргән кешенеке генә һәм дөньяда вакытта хак сүзләрне сөйләгәне өчен Аллаһ аның сүзеннән разый булган кешенеке генә файда итәр.

    20:109
  10. يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلَا يُحِيطُونَ بِهِ عِلْمًا

    Аллаһ, кешеләрнең алларындагы эшләрен дә вә артларындагы эшләрен дә беләдер, әмма кешеләр, Аллаһуның үзен дә һәм эшен дә белмәсләр.

    20:110
  11. وَعَنَتِ الْوُجُوهُ لِلْحَيِّ الْقَيُّومِ ۖ وَقَدْ خَابَ مَنْ حَمَلَ ظُلْمًا

    Ул көндә кешеләрнең йөзләре, һәрвакыт тере вә һәрвакыт барча вөҗүд өстеннән каим булучы Аллаһуга хошугъ итәрләр. Тәхкыйк һәлак булды, Коръән белән гамәл итмичә золымны йөкләгән кеше.

    20:111
  12. وَمَنْ يَعْمَلْ مِنَ الصَّالِحَاتِ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَلَا يَخَافُ ظُلْمًا وَلَا هَضْمًا

    Берәү мөэмин хәлендә изге гамәлләрдән кылса, ул кешегә гөнаһын арттырып һәм сәвабын киметеп золым итү куркынычы булмас.

    20:112
  13. وَكَذَٰلِكَ أَنْزَلْنَاهُ قُرْآنًا عَرَبِيًّا وَصَرَّفْنَا فِيهِ مِنَ الْوَعِيدِ لَعَلَّهُمْ يَتَّقُونَ أَوْ يُحْدِثُ لَهُمْ ذِكْرًا

    Әнә шулай һәрнәрсәне бәян итүче Коръәнне гарәб телендә иңдердек вә ул Коръәндә ґәзаб белән куркытуны күп кабатладык кешеләр ґәзабтан куркып гөнаһтан саклансыннар өчен яки әүвәлге кавемнәрнең хәлләрен бәян итүче көчле вәгазь булсын өчен.

    20:113
  14. فَتَعَالَى اللَّهُ الْمَلِكُ الْحَقُّ ۗ وَلَا تَعْجَلْ بِالْقُرْآنِ مِنْ قَبْلِ أَنْ يُقْضَىٰ إِلَيْكَ وَحْيُهُ ۖ وَقُلْ رَبِّ زِدْنِي عِلْمًا

    Аллаһу тәгалә затында вә сыйфатында мәхлуктан бөек булды, Ул һәрнәрсәгә хаклык белән хуҗа булды, Җәбраил вәхийне укып тәмам итмәстән элек, онытырмын дип укырга ашыкма. Ягъни фәрештә укыганда аның белән бергә укыма, бәлки тыңлап тор. Дәхи Раббым белемемне арттыр диген!

    20:114
  15. وَلَقَدْ عَهِدْنَا إِلَىٰ آدَمَ مِنْ قَبْلُ فَنَسِيَ وَلَمْ نَجِدْ لَهُ عَزْمًا

    Минем гаһедемне беренче буларак Адәм г-м бозды, бу агачтан ашама, дип, аңа әмер итмеш идек, ләкин ул Безнең әмерне онытты, Без тыйган эштән тыелырга аңарга сабырлык куәтен тапмадык.

    20:115
  16. وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلَائِكَةِ اسْجُدُوا لِآدَمَ فَسَجَدُوا إِلَّا إِبْلِيسَ أَبَىٰ

    Фәрештәләргә, хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз дип әйткән вакытыбызда фәрештәләр һәммәсе сәҗдәгә киттеләр, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, Аллаһ әмереннән баш тартты.

    20:116
  17. فَقُلْنَا يَا آدَمُ إِنَّ هَٰذَا عَدُوٌّ لَكَ وَلِزَوْجِكَ فَلَا يُخْرِجَنَّكُمَا مِنَ الْجَنَّةِ فَتَشْقَىٰ

    Әйттек: "Ий Адәм, ошбу Иблис, әлбәттә, сиңа вә хатыныңа дошман, саклан, сезне җәннәттән чыгармасын, әгәр җәннәттән чыксаң, күп авырлык чигәрсең.

    20:117
  18. إِنَّ لَكَ أَلَّا تَجُوعَ فِيهَا وَلَا تَعْرَىٰ

    Дөреслектә сиңа җәннәттә ачлык вә ялангачлык юкдыр.

    20:118
  19. وَأَنَّكَ لَا تَظْمَأُ فِيهَا وَلَا تَضْحَىٰ

    Дәхи син анда сусыз булмассың һәм кояш кызуына пешмәссең.

    20:119
  20. فَوَسْوَسَ إِلَيْهِ الشَّيْطَانُ قَالَ يَا آدَمُ هَلْ أَدُلُّكَ عَلَىٰ شَجَرَةِ الْخُلْدِ وَمُلْكٍ لَا يَبْلَىٰ

    Шайтан Адәмгә вәсвәсә кылды вә әйтте: "Ий Адәм, җәннәттә мәңге калуга вә бетми торган байлыкка ия булуга сәбәпле җимешне сезгә күрсәтимме" – дип хәрам җимешне ашарга кызыктырды.

    20:120

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман