Сүрә 18 Тау Тишеге

  1. فَلَمَّا بَلَغَا مَجْمَعَ بَيْنِهِمَا نَسِيَا حُوتَهُمَا فَاتَّخَذَ سَبِيلَهُ فِي الْبَحْرِ سَرَبًا

    Ике диңгез кушылган җиргә килгәч, балыкларын онытып киттеләр, һәм юлда ашарга дип алган кипкән балыклары терелеп, суны ярып, диңгезгә карап китте.

    18:61
  2. فَلَمَّا جَاوَزَا قَالَ لِفَتَاهُ آتِنَا غَدَاءَنَا لَقَدْ لَقِينَا مِنْ سَفَرِنَا هَٰذَا نَصَبًا

    Балыклары онтылып калган җирдән озак җир киткәч Муса г-м хезмәтчесенә әйтте: "Төшке ашаячак азыгыбызны китер, хәзер ашыйк, (ул азыклар диңгезгә киткән балык иде) тәхкыйк бу сәфәребездә безгә мәшәкать вә ачыгу иреште."

    18:62
  3. قَالَ أَرَأَيْتَ إِذْ أَوَيْنَا إِلَى الصَّخْرَةِ فَإِنِّي نَسِيتُ الْحُوتَ وَمَا أَنْسَانِيهُ إِلَّا الشَّيْطَانُ أَنْ أَذْكُرَهُ ۚ وَاتَّخَذَ سَبِيلَهُ فِي الْبَحْرِ عَجَبًا

    Хезмәтчесе Мусага әйтте: "Белдеңме, ике диңгез кушылган җирдә таш өстендә балыкны онытып калдырдым, ул балыкның калганлыгын сиңа әйтергә миңа оныттырмады һичнәрсә, мәгәр шайтан оныттырды, вә ул балык диңгезгә юл тотты бик гаҗәеб хәлдә".

    18:63
  4. قَالَ ذَٰلِكَ مَا كُنَّا نَبْغِ ۚ فَارْتَدَّا عَلَىٰ آثَارِهِمَا قَصَصًا

    Муса г-м әйтте: "Безнең балыкны онытып калдыруыбыз без эзли торган Хозыр г-мнең анда булуына галәмәттер". Һәм барган эзләреннән кире кайттылар хәбәрләрене сөйләшкән хәлдә.

    18:64
  5. فَوَجَدَا عَبْدًا مِنْ عِبَادِنَا آتَيْنَاهُ رَحْمَةً مِنْ عِنْدِنَا وَعَلَّمْنَاهُ مِنْ لَدُنَّا عِلْمًا

    Таптылар Безнең колыбыздан бер колны, ул Хозыр г-м иде, ул колыбызга үзебездән рәхмәт бирдек вә Без аңа үзебездән гыйлем өйрәттек.

    18:65
  6. قَالَ لَهُ مُوسَىٰ هَلْ أَتَّبِعُكَ عَلَىٰ أَنْ تُعَلِّمَنِ مِمَّا عُلِّمْتَ رُشْدًا

    Муса г-м Хозыр г-мгә әйтте: "Мин сиңа ияримме үзең өйрәнгән хаклыкны миңа да өйрәтүең өчен?"

    18:66
  7. قَالَ إِنَّكَ لَنْ تَسْتَطِيعَ مَعِيَ صَبْرًا

    Хозыр г-м әйтте: "Синең минем белән йөрергә чыдамлыгың җитмәс.

    18:67
  8. وَكَيْفَ تَصْبِرُ عَلَىٰ مَا لَمْ تُحِطْ بِهِ خُبْرًا

    Пәйгамбәр булган хәлеңдә ничек чыдарсың, мин эшли торган эшләрнең Заһирләре тыелган эшләрдер, әмма серләренә синең белемең җитмидер".

    18:68
  9. قَالَ سَتَجِدُنِي إِنْ شَاءَ اللَّهُ صَابِرًا وَلَا أَعْصِي لَكَ أَمْرًا

    Муса г-м әйтте: "Аллаһ теләсә мине синең кылган эшләреңә сабыр итүче табарсың вә синең әмерләреңә каршылык күрсәтмәм".

    18:69
  10. قَالَ فَإِنِ اتَّبَعْتَنِي فَلَا تَسْأَلْنِي عَنْ شَيْءٍ حَتَّىٰ أُحْدِثَ لَكَ مِنْهُ ذِكْرًا

    Хозыр г-м әйтте: "Әгәр син миңа иярсәң, мин эшли торган эшләрне ник эшлисең дип сорама, аның дөреслеге мин сиңа бәян иткәнчә".

    18:70
  11. فَانْطَلَقَا حَتَّىٰ إِذَا رَكِبَا فِي السَّفِينَةِ خَرَقَهَا ۖ قَالَ أَخَرَقْتَهَا لِتُغْرِقَ أَهْلَهَا لَقَدْ جِئْتَ شَيْئًا إِمْرًا

    Һәм икәү су буйлап киттеләр, бара торгач, бер көймәгә утырдылар, Хозыр г-м ул көймәне балта белән тиште. Муса г-м әйтте: "Кешеләрен суга батырмак өчен көймәне тиштеңме? Тәхкыйк син һич ярамаган эшне кылдың".

    18:71
  12. قَالَ أَلَمْ أَقُلْ إِنَّكَ لَنْ تَسْتَطِيعَ مَعِيَ صَبْرًا

    Хозыр г-м әйтте: "Ий Муса, мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә сабырлыгың җитмәс, дип?"

    18:72
  13. قَالَ لَا تُؤَاخِذْنِي بِمَا نَسِيتُ وَلَا تُرْهِقْنِي مِنْ أَمْرِي عُسْرًا

    Муса г-м әйтте: "Онытып васыятеңне тотмавым сәбәпле миңа җәза бирмәгел вә эшемдә яки сиңа иярмәктә миңа авырлыкны йөкләмәгел!"

    18:73
  14. فَانْطَلَقَا حَتَّىٰ إِذَا لَقِيَا غُلَامًا فَقَتَلَهُ قَالَ أَقَتَلْتَ نَفْسًا زَكِيَّةً بِغَيْرِ نَفْسٍ لَقَدْ جِئْتَ شَيْئًا نُكْرًا

    Һәм көймәдән чыгып юлларына киттеләр, барганда уйнап йөрүче балаларга очырап, араларыннан бер матур сабыйны Хозыр г-м үтерде, Муса г-м әйтте: "Әйә гөнаһтан пакь баланы үтердеңме, ул һичкемне үтермәгән иде? Тәхкыйк син бу юлы яманрак эш кыйлдың!"

    18:74
  15. قَالَ أَلَمْ أَقُلْ لَكَ إِنَّكَ لَنْ تَسْتَطِيعَ مَعِيَ صَبْرًا

    Хозыр г-м әйтте: "Әйә мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә чыдамлыгың җитмәс, дип".

    18:75
  16. قَالَ إِنْ سَأَلْتُكَ عَنْ شَيْءٍ بَعْدَهَا فَلَا تُصَاحِبْنِي ۖ قَدْ بَلَغْتَ مِنْ لَدُنِّي عُذْرًا

    Муса г-м әйтте: "Әгәр моннан соң янә синнән бер нәрсәне сорасам, ул вакытта мине юлдаш кылмассың, тәхкыйк минем тарафтан булган гозерләрне тыңлап чигенә җиткердең, моннан соң гозер күрсәтергә хәлем калмады".

    18:76
  17. فَانْطَلَقَا حَتَّىٰ إِذَا أَتَيَا أَهْلَ قَرْيَةٍ اسْتَطْعَمَا أَهْلَهَا فَأَبَوْا أَنْ يُضَيِّفُوهُمَا فَوَجَدَا فِيهَا جِدَارًا يُرِيدُ أَنْ يَنْقَضَّ فَأَقَامَهُ ۖ قَالَ لَوْ شِئْتَ لَاتَّخَذْتَ عَلَيْهِ أَجْرًا

    Һәм икәү юлларына киттеләр, хәтта бер шәһәргә җиттеләр, шәһәр кешеләреннән ашарга сорадылар, шәһәр кешеләре аларны кунак итеп ашатудан баш тарттылар, ашатмадылар. Алар шәһәрдә бер койма таптылар, ул койма егылырга якынлашкан иде, Хозер г-м ул койманы кулы белән турайтып куйды. Муса г-м әйтте: "Әгәр син теләсәң бу хезмәтең өчен хак алган булыр идең, шуңа ашарга алган булыр идек".

    18:77
  18. قَالَ هَٰذَا فِرَاقُ بَيْنِي وَبَيْنِكَ ۚ سَأُنَبِّئُكَ بِتَأْوِيلِ مَا لَمْ تَسْتَطِعْ عَلَيْهِ صَبْرًا

    Хозер г-м әйтте: "Бу вакыт бер-беребездән аерылмак вакытыдыр. Мин эшләгән эшләргә каршы дәшмичә торырга чыдамлыгың җитмәгән нәрсәләрнең тәэвилен хәзер сиңа бәян кылырмын".

    18:78
  19. أَمَّا السَّفِينَةُ فَكَانَتْ لِمَسَاكِينَ يَعْمَلُونَ فِي الْبَحْرِ فَأَرَدْتُ أَنْ أَعِيبَهَا وَكَانَ وَرَاءَهُمْ مَلِكٌ يَأْخُذُ كُلَّ سَفِينَةٍ غَصْبًا

    Әмма мин тишкән көймә суда кәсеп итә торган мескеннәрнеке иде. Мин бу көймә мескеннәрнең үзләренә калсын өчен аны гаепләргә теләдем, чөнки аларның артында залим патша бар, һәр яхшы көймәләрне талап аладыр.

    18:79
  20. وَأَمَّا الْغُلَامُ فَكَانَ أَبَوَاهُ مُؤْمِنَيْنِ فَخَشِينَا أَنْ يُرْهِقَهُمَا طُغْيَانًا وَكُفْرًا

    Әмма мин үтергән бала имансыз булып, ата-аналары мөэминнәр иде, без курыктык, ул бала үзенең азгынлыгы белән ата-анасына авырлык һәм кайгы китерер дип.

    18:80

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман