Сүрә 18 Тау Тишеге
-
أَوْ يُصْبِحَ مَاؤُهَا غَوْرًا فَلَنْ تَسْتَطِيعَ لَهُ طَلَبًا
Яки бакчаңның суын җиргә батырыр, ул суны кире кайтару өчен бер нинди хәйләгә кадир булмассың", – дип.
18:41 -
وَأُحِيطَ بِثَمَرِهِ فَأَصْبَحَ يُقَلِّبُ كَفَّيْهِ عَلَىٰ مَا أَنْفَقَ فِيهَا وَهِيَ خَاوِيَةٌ عَلَىٰ عُرُوشِهَا وَيَقُولُ يَا لَيْتَنِي لَمْ أُشْرِكْ بِرَبِّي أَحَدًا
Мөэмин иптәше әйткәнчә, кәфернең бакчасы һәлак ителде, бакчасын гүзәлләтер өчен сарыф иткән малының вә бакчасының һәлак булганын күргәч, ике кулын бер-берсенә сугарга тотынды, чөнки ике бакчасының да җимеш агачлары һәммәсе егылып җимешләре өстенә төшкән иде, вә әйтте: "Әгәр Раббыма һичкемне шәрик кылмаган булсам, бу хәл булмас иде", – дип.
18:42 -
وَلَمْ تَكُنْ لَهُ فِئَةٌ يَنْصُرُونَهُ مِنْ دُونِ اللَّهِ وَمَا كَانَ مُنْتَصِرًا
Вә ул кәфергә Аллаһудан башка ярдәм бирүчеләр булмады һәм үз көче белән дә котыла алмады.
18:43 -
هُنَالِكَ الْوَلَايَةُ لِلَّهِ الْحَقِّ ۚ هُوَ خَيْرٌ ثَوَابًا وَخَيْرٌ عُقْبًا
Кыямәт көне булганда вәлайәт һәм ярдәм итмәк фәкать Аллаһуга хастыр вә ул вәлайәт хактыр, вә Аллаһуның сәвабы – нигъмәте һәркемнекеннән хәерледер һәм Аллаһуга итагать итүнең ахыры башкача итагать итүнең ахырыннан хәерледер.
18:44 -
وَاضْرِبْ لَهُمْ مَثَلَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا كَمَاءٍ أَنْزَلْنَاهُ مِنَ السَّمَاءِ فَاخْتَلَطَ بِهِ نَبَاتُ الْأَرْضِ فَأَصْبَحَ هَشِيمًا تَذْرُوهُ الرِّيَاحُ ۗ وَكَانَ اللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ مُقْتَدِرًا
Кешеләргә дөнья тереклеген мисал итеп күрсәт, ул дөнья Без күктән иңдергән яңгыр суы кебидер: ул яңгыр белән җир йөзеңдәге үсемлекләр үсеп бер-берсенә кушылдылар, соңра үләннәр кибеп саргайды вә җил очырып алып китте, ягъни дөнья җилгә очкан үлән кеби, бер көнне юк булачак. Аллаһ һәрнәрсәгә көче җитә торган булды.
18:45 -
الْمَالُ وَالْبَنُونَ زِينَةُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ۖ وَالْبَاقِيَاتُ الصَّالِحَاتُ خَيْرٌ عِنْدَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ أَمَلًا
Мал һәм балалар дөнья тереклегенең зиннәтләредер, әмма мәңге калачак нәрсә изге гамәлләрдер, ул изге гамәлләр Раббың хозурында дөнья малыннан һәм балалардан хәерлерәктер, нигъмәт йөзеннән һәм кешенең өмет иткән нәрсәсенең яхшырагыдыр.
18:46 -
وَيَوْمَ نُسَيِّرُ الْجِبَالَ وَتَرَى الْأَرْضَ بَارِزَةً وَحَشَرْنَاهُمْ فَلَمْ نُغَادِرْ مِنْهُمْ أَحَدًا
Кыямәт көнендә тауларны җир белән күк арасында очырып йөртербез вә син ул көндә җирне, тау, таш, урман булмаганы хәлдә ялангач күрерсең, вә ул көндә барча кешеләрне кубарырбыз, кубармыйча һичкемне калдырмабыз.
18:47 -
وَعُرِضُوا عَلَىٰ رَبِّكَ صَفًّا لَقَدْ جِئْتُمُونَا كَمَا خَلَقْنَاكُمْ أَوَّلَ مَرَّةٍ ۚ بَلْ زَعَمْتُمْ أَلَّنْ نَجْعَلَ لَكُمْ مَوْعِدًا
Кубарылгач, саф-саф итеп Раббыңа тапшырылырлар. Тәхкыйк хозурымызга килдегез әүвәлдә халык кылганыбыз кеби, ялангач хәлегездә, бәлки сез уйладыгыз каберләрегездән кубарырбыз дигән вәгъдәбездә тормабыз, дип.
18:48 -
وَوُضِعَ الْكِتَابُ فَتَرَى الْمُجْرِمِينَ مُشْفِقِينَ مِمَّا فِيهِ وَيَقُولُونَ يَا وَيْلَتَنَا مَالِ هَٰذَا الْكِتَابِ لَا يُغَادِرُ صَغِيرَةً وَلَا كَبِيرَةً إِلَّا أَحْصَاهَا ۚ وَوَجَدُوا مَا عَمِلُوا حَاضِرًا ۗ وَلَا يَظْلِمُ رَبُّكَ أَحَدًا
Ул көндә һәркемнең гамәл дәфтәре алдына куелыр вә гөнаһлы кешеләрне дәфтәрләренә язылган гөнаһларыннан куркучы күрерсең һәм әйтерләр: "Безгә һәлакәтлек килде, ни булды бу дәфтәргә, гөнаһларыбызның кечкенәсен дә, зурысын да калдырмаган, мәгәр барын да санаган, язган", – дип. Вә кылган эшләренең җәзасын хәзерләнеп куелган табарлар. Раббың һичкемгә золым итмәс.
18:49 -
وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلَائِكَةِ اسْجُدُوا لِآدَمَ فَسَجَدُوا إِلَّا إِبْلِيسَ كَانَ مِنَ الْجِنِّ فَفَسَقَ عَنْ أَمْرِ رَبِّهِ ۗ أَفَتَتَّخِذُونَهُ وَذُرِّيَّتَهُ أَوْلِيَاءَ مِنْ دُونِي وَهُمْ لَكُمْ عَدُوٌّ ۚ بِئْسَ لِلظَّالِمِينَ بَدَلًا
Менә Без фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә сәҗдә кылыгыз!" Һәм сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул җеннән иде, Раббысының әмереннән чыкты. Әйә сез Адәм балалары, Минем урныма ул Иблисне вә аның нәселен дус тотарсызмы? Бит алар сезгә дошманнардыр. Залимнәр өчен ни яман алмаштыру булды Аллаһуга итагать итүне Иблискә итагать итү белән.
18:50 -
مَا أَشْهَدْتُهُمْ خَلْقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَلَا خَلْقَ أَنْفُسِهِمْ وَمَا كُنْتُ مُتَّخِذَ الْمُضِلِّينَ عَضُدًا
Мин җир вә күкләрне халык кылганда Иблисне вә аның балаларыны ярдәмгә хазир итмәдем һәм үзләрен яратканда да хазир итмәдем вә хак диннән адаштыручыларны үземә ярдәмче итеп алмадым.
18:51 -
وَيَوْمَ يَقُولُ نَادُوا شُرَكَائِيَ الَّذِينَ زَعَمْتُمْ فَدَعَوْهُمْ فَلَمْ يَسْتَجِيبُوا لَهُمْ وَجَعَلْنَا بَيْنَهُمْ مَوْبِقًا
Ул көндә Аллаһ мөшрикләргә әйтер: "Миңа шәрик кылган сынымнарыгызны чакырыгыз". Һәм алар сынымнарын ярдәмгә чакырдылар, ләкин сынымнар кабул итмәделәр вә мөшрикләр илә сынымнар арасына җәһәннәм бер чокыр кылдык шунда төшеп һәлак булырлар.
18:52 -
وَرَأَى الْمُجْرِمُونَ النَّارَ فَظَنُّوا أَنَّهُمْ مُوَاقِعُوهَا وَلَمْ يَجِدُوا عَنْهَا مَصْرِفًا
Гөнаһлы кешеләр утны күргәч, әлбәттә, белерләр анда төшәчәкләрен вә ул уттан котылып барачак җир тапмаслар.
18:53 -
وَلَقَدْ صَرَّفْنَا فِي هَٰذَا الْقُرْآنِ لِلنَّاسِ مِنْ كُلِّ مَثَلٍ ۚ وَكَانَ الْإِنْسَانُ أَكْثَرَ شَيْءٍ جَدَلًا
Кешеләр вәгазьләнсеннәр өчен бу Коръәндә һәрнәрсәгә мисал бәян кылдык. Явыз инсан күп мәсьәләдә батылны яклап хакка каршы ызгышыр булды.
18:54 -
وَمَا مَنَعَ النَّاسَ أَنْ يُؤْمِنُوا إِذْ جَاءَهُمُ الْهُدَىٰ وَيَسْتَغْفِرُوا رَبَّهُمْ إِلَّا أَنْ تَأْتِيَهُمْ سُنَّةُ الْأَوَّلِينَ أَوْ يَأْتِيَهُمُ الْعَذَابُ قُبُلًا
Аллаһудан һидәятне күрсәтүче Коръән килгәннән соң кешеләрне иман китерүдән һәм тәүбә итеп Раббыларыннан гафу сораудан нәрсә тыя, һичнәрсә тыймый, мәгәр аларга әүвәлгеләрне һәлак итүдә кылган гадәтебезнең килүе яки аларга күренеп килә торган ґәзаб тыя, ягъни алар һәлак итә торган ґәзабны күрмичә иман китерәчәк түгелләр.
18:55 -
وَمَا نُرْسِلُ الْمُرْسَلِينَ إِلَّا مُبَشِّرِينَ وَمُنْذِرِينَ ۚ وَيُجَادِلُ الَّذِينَ كَفَرُوا بِالْبَاطِلِ لِيُدْحِضُوا بِهِ الْحَقَّ ۖ وَاتَّخَذُوا آيَاتِي وَمَا أُنْذِرُوا هُزُوًا
Без пәйгамбәрләрне фәкать Аллаһуга итагать иткән мөэминнәрне шатландырсыннар вә Аллаһуга итагать итмәгән динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытсыннар өчен генә җибәрәбез. Вә кәферләр батылны яклап ызгышырлар Коръәнне ялганга чыгарулары өчен, һәм алар Безнең аятьләребезне вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытылуларын уенга саныйлар.
18:56 -
وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنْ ذُكِّرَ بِآيَاتِ رَبِّهِ فَأَعْرَضَ عَنْهَا وَنَسِيَ مَا قَدَّمَتْ يَدَاهُ ۚ إِنَّا جَعَلْنَا عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ أَكِنَّةً أَنْ يَفْقَهُوهُ وَفِي آذَانِهِمْ وَقْرًا ۖ وَإِنْ تَدْعُهُمْ إِلَى الْهُدَىٰ فَلَنْ يَهْتَدُوا إِذًا أَبَدًا
Раббысының вәгазьләре белән вәгазьләнеп тә аннан баш тарткан кешедән дә залимрәк кеше булырмы, ул үзе эшләгән явыз эшләрен онытты. Инде аңламасыннар өчен күңелләренә пәрдә кылдык вә хак сүзне ишетмәсеннәр өчен колакларын саңгыраулы кылдык. Әгәр син аларны һидәяткә чакырсаң, мәңге һидәяткә күнелмәсләр.
18:57 -
وَرَبُّكَ الْغَفُورُ ذُو الرَّحْمَةِ ۖ لَوْ يُؤَاخِذُهُمْ بِمَا كَسَبُوا لَعَجَّلَ لَهُمُ الْعَذَابَ ۚ بَلْ لَهُمْ مَوْعِدٌ لَنْ يَجِدُوا مِنْ دُونِهِ مَوْئِلًا
Синең Раббың гөнаһларны ярлыкаучы вә рәхмәт ияседер, әгәр эшләгән гөнаһлары өчен аларны ґәзаб белән тотарга теләсә иде, әлбәттә, дөньяда ук ашыктырып ґәзаб бирер иде. Бәлки аларны ґәзаб итәр өчен вәгъдә ителгән кыямәт көне бардыр, вә алар Аллаһудан башка качачак урын һич тә тапмаслар.
18:58 -
وَتِلْكَ الْقُرَىٰ أَهْلَكْنَاهُمْ لَمَّا ظَلَمُوا وَجَعَلْنَا لِمَهْلِكِهِمْ مَوْعِدًا
Вә һәлак булган шәһәрләрне Без һәлак иттек, золым итүләре сәбәпле, вә аларның һәлак булуы өчен билгеле вакыт кылдык.
18:59 -
وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِفَتَاهُ لَا أَبْرَحُ حَتَّىٰ أَبْلُغَ مَجْمَعَ الْبَحْرَيْنِ أَوْ أَمْضِيَ حُقُبًا
Муса г-м хезмәтчесе Юшәгъга әйтте: "Әлбәттә, туктамыйча китәрмен ике диңгезнең кушылган җиренә барып җиткәнче, яки туктамыйча озын заман китәрмен."
18:60
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман