Сүрә 18 Тау Тишеге

  1. فَأَرَدْنَا أَنْ يُبْدِلَهُمَا رَبُّهُمَا خَيْرًا مِنْهُ زَكَاةً وَأَقْرَبَ رُحْمًا

    Без теләдек Раббылары ул бала урнына хәерлерәк вә пакь булган һәм мәрхәмәтлектә ата-анасына якынрак балага алмаштыруын.

    18:81
  2. وَأَمَّا الْجِدَارُ فَكَانَ لِغُلَامَيْنِ يَتِيمَيْنِ فِي الْمَدِينَةِ وَكَانَ تَحْتَهُ كَنْزٌ لَهُمَا وَكَانَ أَبُوهُمَا صَالِحًا فَأَرَادَ رَبُّكَ أَنْ يَبْلُغَا أَشُدَّهُمَا وَيَسْتَخْرِجَا كَنْزَهُمَا رَحْمَةً مِنْ رَبِّكَ ۚ وَمَا فَعَلْتُهُ عَنْ أَمْرِي ۚ ذَٰلِكَ تَأْوِيلُ مَا لَمْ تَسْطِعْ عَلَيْهِ صَبْرًا

    Әмма мин турайткан койма шәһәрдә ике ятим баланыкы иде, ул койма астында ятимнәр өчен яшергән мал бар иде, вә аларның аталары изге кеше иде, синең, Раббың теләде, ул ике ятимнең үсеп гакыллы булуларын һәм үсеп җиткәч малларын чыгарып алуларын, шуның өчен коймаларын турайтуым аларга Раббыңнан рәхмәттер. Ий Муса, бу эшләрне мин үзлегемнән эшләмәдем, мәгәр Аллаһ әмере белән эшләдем. Ошбу сиңа бәян кыйлган нәрсәләр синең дәшми торырга сабырлыгың җитмәгән нәрсәләрнең тәэвиледер.

    18:82
  3. وَيَسْأَلُونَكَ عَنْ ذِي الْقَرْنَيْنِ ۖ قُلْ سَأَتْلُو عَلَيْكُمْ مِنْهُ ذِكْرًا

    Ий Мухәммәд г-м, синнән Зүл-карнәен хәленнән сорыйлар. Әйт: "Мин сезгә аның хәленнән хәбәр бирермен".

    18:83
  4. إِنَّا مَكَّنَّا لَهُ فِي الْأَرْضِ وَآتَيْنَاهُ مِنْ كُلِّ شَيْءٍ سَبَبًا

    Без Аңа җир өстендә һәрнәрсәдән файдаланырга мөмкинлек бирдек вә аңа җир өстендә тизлек белән йөри торган сәбәпне бирдек һәм һәр эшнең сәбәбен бирдек.

    18:84
  5. فَأَتْبَعَ سَبَبًا

    Һәм җир өстендә йөрү сәбәбенә иярде.

    18:85
  6. حَتَّىٰ إِذَا بَلَغَ مَغْرِبَ الشَّمْسِ وَجَدَهَا تَغْرُبُ فِي عَيْنٍ حَمِئَةٍ وَوَجَدَ عِنْدَهَا قَوْمًا ۗ قُلْنَا يَا ذَا الْقَرْنَيْنِ إِمَّا أَنْ تُعَذِّبَ وَإِمَّا أَنْ تَتَّخِذَ فِيهِمْ حُسْنًا

    Сәбәп белән кояш бата торган таманга иреште, кояшның балчыклы чишмәгә батканын күрде, вә кояш баткан таманда бер кавемне тапты. Без әйттек: "Ий Зүл-карнәен, теләсәң ул кавемне имансыз булганнары өчен ґәзаб кыл, вә теләсәң аларга яхшылык итеп шәригатьне өйрәт".

    18:86
  7. قَالَ أَمَّا مَنْ ظَلَمَ فَسَوْفَ نُعَذِّبُهُ ثُمَّ يُرَدُّ إِلَىٰ رَبِّهِ فَيُعَذِّبُهُ عَذَابًا نُكْرًا

    Зүл-карнәен әйтте: "Әмма иман китермичә үзенә золым кылган кешене, әлбәттә, Без аны үтермәк белән газап кылырбыз, соңра Раббысына хөкемгә кайтарылыр, һәм Раббысы аны бик яман каты ґәзаб белән ґәзаб кыйлыр.

    18:87
  8. وَأَمَّا مَنْ آمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا فَلَهُ جَزَاءً الْحُسْنَىٰ ۖ وَسَنَقُولُ لَهُ مِنْ أَمْرِنَا يُسْرًا

    Әмма берәү иман китереп изге гамәлләр кылса, әлбәттә, аңа изге җәза яхшылык булыр, вә әмерләребездән җиңел булганын аңа әмер итәрбез".

    18:88
  9. ثُمَّ أَتْبَعَ سَبَبًا

    Соңра Зүл-карнәен мәшрыйкка ирештерә торган сәбәпкә иярде.

    18:89
  10. حَتَّىٰ إِذَا بَلَغَ مَطْلِعَ الشَّمْسِ وَجَدَهَا تَطْلُعُ عَلَىٰ قَوْمٍ لَمْ نَجْعَلْ لَهُمْ مِنْ دُونِهَا سِتْرًا

    Хәтта кояш чыга торган таманга иреште, вә ул җирдә кавемне тапты, өсләренә кояш чыгадыр кояш кызулыгыннан сакланырга Без аларга пәрдә ягъни күләгә кылмадык.

    18:90
  11. كَذَٰلِكَ وَقَدْ أَحَطْنَا بِمَا لَدَيْهِ خُبْرًا

    Зүл-карнәенне мәшрыйкка ирештерүе дә мәгърибкә ирештерүе кебидер. Зул-карнәен кулында булган гаскәр, корал вә башка нәрсәләрне белем белән ихата кылдык.

    18:91
  12. ثُمَّ أَتْبَعَ سَبَبًا

    Соңра янә алып барып җиткерә торган сәбәпкә иярде.

    18:92
  13. حَتَّىٰ إِذَا بَلَغَ بَيْنَ السَّدَّيْنِ وَجَدَ مِنْ دُونِهِمَا قَوْمًا لَا يَكَادُونَ يَفْقَهُونَ قَوْلًا

    Хәтта ике тау арасына ирешкәндә шул ике тау алдында бер төрле кавемгә юлыкты, ул кавем белән бик авырлык илә генә аңлаштылар.

    18:93
  14. قَالُوا يَا ذَا الْقَرْنَيْنِ إِنَّ يَأْجُوجَ وَمَأْجُوجَ مُفْسِدُونَ فِي الْأَرْضِ فَهَلْ نَجْعَلُ لَكَ خَرْجًا عَلَىٰ أَنْ تَجْعَلَ بَيْنَنَا وَبَيْنَهُمْ سَدًّا

    Алар әйттеләр: "Ий Зүл-карнәен, шушы ике тау арасында яшәгән Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗ кавеме җир өстендә төрле фәсәдләрне кылалар, безгә зарар ирештерәләр, алар белән безнең уртабызга, шушы ике тау арасына бөек дивар (плотина) корсаң, без сиңа хезмәт хакын түләр идек".

    18:94
  15. قَالَ مَا مَكَّنِّي فِيهِ رَبِّي خَيْرٌ فَأَعِينُونِي بِقُوَّةٍ أَجْعَلْ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُمْ رَدْمًا

    Зүл-карнәен әйтте: "Раббым миңа биргән гыйлем хикмәте сез бирә торган малдан хәерлерәктер, сездән мал алмыйм, миңа фәкать кул көче белән ярдәм итәрсез, Аллаһ ризасы өчен мин сезнең белән алар арасына тау кеби койма ясап бирермен.

    18:95
  16. آتُونِي زُبَرَ الْحَدِيدِ ۖ حَتَّىٰ إِذَا سَاوَىٰ بَيْنَ الصَّدَفَيْنِ قَالَ انْفُخُوا ۖ حَتَّىٰ إِذَا جَعَلَهُ نَارًا قَالَ آتُونِي أُفْرِغْ عَلَيْهِ قِطْرًا

    Инде миңа иске тимер кисәкләрен китерегез! Ике тау арасына тимерләрне утыннар белән аралаштырып, тау биеклегендә өйделәр, инде яндырып утыннарның көлен очырыгыз диде. Хәтта утыннар каты янып тимерләр эреп ут кеби булгач әйтте: "Миңа эрегән бакыр китерегез эрегән тимер өстенә коярмын".

    18:96
  17. فَمَا اسْطَاعُوا أَنْ يَظْهَرُوهُ وَمَا اسْتَطَاعُوا لَهُ نَقْبًا

    Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗ бу дивардан чыгарга кадир булмаслар вә тимер илә бакырдан ясалуы өчен аны тишеп чыгарга да көчләре җитмәс.

    18:97
  18. قَالَ هَٰذَا رَحْمَةٌ مِنْ رَبِّي ۖ فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ رَبِّي جَعَلَهُ دَكَّاءَ ۖ وَكَانَ وَعْدُ رَبِّي حَقًّا

    Зүл-карнәен әйтте: "Бу диварны сезгә ясап бирмәклегем Раббымнан рәхмәттер. Раббым вәгъдә кылган кыямәт килсә, Ул без ясаган диварны җир белән тигезләп тузан кыйлыр, Раббымның вәгъдәсе хак булды".

    18:98
  19. وَتَرَكْنَا بَعْضَهُمْ يَوْمَئِذٍ يَمُوجُ فِي بَعْضٍ ۖ وَنُفِخَ فِي الصُّورِ فَجَمَعْنَاهُمْ جَمْعًا

    Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗнең чыккан көнеңдә аларны бер-берсе илә аралаштырып кайнаган су кеби кылырбыз. Кубарылмак өчен сурга өрелсә барча кешеләрне хисаб өчен мәхшәргә җыярбыз.

    18:99
  20. وَعَرَضْنَا جَهَنَّمَ يَوْمَئِذٍ لِلْكَافِرِينَ عَرْضًا

    Кыямәт көнеңдә җәһәннәмне кәферләргә бик якын итеп гарыз кылырбыз.

    18:100

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман