Сүрә 12 Йусуф
-
يَا صَاحِبَيِ السِّجْنِ أَمَّا أَحَدُكُمَا فَيَسْقِي رَبَّهُ خَمْرًا ۖ وَأَمَّا الْآخَرُ فَيُصْلَبُ فَتَأْكُلُ الطَّيْرُ مِنْ رَأْسِهِ ۚ قُضِيَ الْأَمْرُ الَّذِي فِيهِ تَسْتَفْتِيَانِ
Ий зиндандагы ике иптәшем, инде күргән төшегезгә тәгъбир кылам: әмма берегез зинданнан чыгып әүвәлге урынында хәмер ясаучы булыр, әмма икенчегезне асарлар вә башын кошлар ашар. Егетләр: "Без төш күрмәдек, уйнап кына әйткән идек", – диделәр. Йусуф әйтте: "Сез сорадыгыз -мин җавап бирдем, әлбәттә, эш мин тәгъбир кылганча булыр".
12:41 -
وَقَالَ لِلَّذِي ظَنَّ أَنَّهُ نَاجٍ مِنْهُمَا اذْكُرْنِي عِنْدَ رَبِّكَ فَأَنْسَاهُ الشَّيْطَانُ ذِكْرَ رَبِّهِ فَلَبِثَ فِي السِّجْنِ بِضْعَ سِنِينَ
Егетләрдән берсе котыла дип зан кылганына, ягъни хәмерчегә Йусуф әйтте: "Зинданнан чыккач, патшага минем хаксыз зинданда ятканымны сөйлә, мине чыгарсын". Йусуфны патшасына әйтергә шайтан егеткә оныттырды, янә Йусуф ничә еллар зинданда калды.
12:42 -
وَقَالَ الْمَلِكُ إِنِّي أَرَىٰ سَبْعَ بَقَرَاتٍ سِمَانٍ يَأْكُلُهُنَّ سَبْعٌ عِجَافٌ وَسَبْعَ سُنْبُلَاتٍ خُضْرٍ وَأُخَرَ يَابِسَاتٍ ۖ يَا أَيُّهَا الْمَلَأُ أَفْتُونِي فِي رُؤْيَايَ إِنْ كُنْتُمْ لِلرُّؤْيَا تَعْبُرُونَ
Бервакыт патша үзенең дусларына әйтте: "Мин төшемдә җиде симез сыер күрдем, аларны җиде арык сыерлар ашый, имеш, дәхи җиде кипкән башаклар вә җиде яшел башаклар күрдем. Ий җәмәгать, әгәр төш юрый белсәгез, минем төшемне юрагыз, тәгъбир итегез!"
12:43 -
قَالُوا أَضْغَاثُ أَحْلَامٍ ۖ وَمَا نَحْنُ بِتَأْوِيلِ الْأَحْلَامِ بِعَالِمِينَ
Патшаның дуслары әйттеләр: "Бу төш саташу гына, без андый саташу төшләрнең тәгъбирен белмибез".
12:44 -
وَقَالَ الَّذِي نَجَا مِنْهُمَا وَادَّكَرَ بَعْدَ أُمَّةٍ أَنَا أُنَبِّئُكُمْ بِتَأْوِيلِهِ فَأَرْسِلُونِ
Зинданнан чыккан хәмерче, аңардан патшага әйтергә үтенеп калган күп еллардан соң Йусуфның сүзен исенә төшереп, патшага әйтте: "Мине зинданга җибәрегез, аннан кайтып бу төшнең тәгъбирен сезгә сөйләрмен", җибәрделәр, Йусуф янына барды.
12:45 -
يُوسُفُ أَيُّهَا الصِّدِّيقُ أَفْتِنَا فِي سَبْعِ بَقَرَاتٍ سِمَانٍ يَأْكُلُهُنَّ سَبْعٌ عِجَافٌ وَسَبْعِ سُنْبُلَاتٍ خُضْرٍ وَأُخَرَ يَابِسَاتٍ لَعَلِّي أَرْجِعُ إِلَى النَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَعْلَمُونَ
Ий дөрес сөйләүче Йусуф! Син безгә җиде симез сыер хакында җавап бир, ул симез сыерларны җиде арык сыерлар ашый, дәхи җиде яшел башак вә җиде кипкән башак хакында безгә җавап бир? Шаять мин Мысыр халкына кайтып җавабыңны сөйләрмен, шаять алар да кадереңне белеп зинданнан чыгарырлар.
12:46 -
قَالَ تَزْرَعُونَ سَبْعَ سِنِينَ دَأَبًا فَمَا حَصَدْتُمْ فَذَرُوهُ فِي سُنْبُلِهِ إِلَّا قَلِيلًا مِمَّا تَأْكُلُونَ
Йусуф әйтте: "Җиде ел тоташтан иген чәчегез, җиде елда уңыш яхшы булыр, алган уңышны сукмыйча башагы вә саламы белән кибәндә сакларсыз, мәгәр үзегез ашар хәтле генә сугып алырсыз.
12:47 -
ثُمَّ يَأْتِي مِنْ بَعْدِ ذَٰلِكَ سَبْعٌ شِدَادٌ يَأْكُلْنَ مَا قَدَّمْتُمْ لَهُنَّ إِلَّا قَلِيلًا مِمَّا تُحْصِنُونَ
Моның соңында җиде ел ачлык еллары килер, уңышлы җиде елда җыйган игенләрегез җиде ачлык елларында ашалып бетәр, мәгәр орлык өчен саклаган аз гына игенләрегез калыр.
12:48 -
ثُمَّ يَأْتِي مِنْ بَعْدِ ذَٰلِكَ عَامٌ فِيهِ يُغَاثُ النَّاسُ وَفِيهِ يَعْصِرُونَ
Соңра ачлык еллардан соң бер ел килер, ул елда яңгырлар явар кешеләргә игенләр вә җимешләр үсәр һәр җәһеттән иркен булыр, җимешләр сыгып, шәрәбләр ясарлар".
12:49 -
وَقَالَ الْمَلِكُ ائْتُونِي بِهِ ۖ فَلَمَّا جَاءَهُ الرَّسُولُ قَالَ ارْجِعْ إِلَىٰ رَبِّكَ فَاسْأَلْهُ مَا بَالُ النِّسْوَةِ اللَّاتِي قَطَّعْنَ أَيْدِيَهُنَّ ۚ إِنَّ رَبِّي بِكَيْدِهِنَّ عَلِيمٌ
Патша әйтте: "Ул төш юраучы кешене зинданнан чыгарып миңа китерегез!" Чакыручы илче Йусуф янына килгәч, Йусуф илчегә әйтте: "Бар патшаңа кайтып әйт, мине күреп кулларын кискән хатынларның миңа карата фикерләрен белсен. Хатынларның хәйләсе вә минем хаксыз рәнҗетелгәнем ачыклансын өчен! Тәхкыйк минем Раббым аларның хәйләләрен белә.
12:50 -
قَالَ مَا خَطْبُكُنَّ إِذْ رَاوَدْتُنَّ يُوسُفَ عَنْ نَفْسِهِ ۚ قُلْنَ حَاشَ لِلَّهِ مَا عَلِمْنَا عَلَيْهِ مِنْ سُوءٍ ۚ قَالَتِ امْرَأَتُ الْعَزِيزِ الْآنَ حَصْحَصَ الْحَقُّ أَنَا رَاوَدْتُهُ عَنْ نَفْسِهِ وَإِنَّهُ لَمِنَ الصَّادِقِينَ
Патша әйтте хатынларны җыеп: "Йусуф хакында фикерегез ничек, аның белән якынлык кылырга теләгән вакытыгызда ґәеп аңардамы яки сездәме? Хатынлар әйттеләр: "Аллаһ сакласын, без Йусуфта бер явызлык та күрмәдек, ул пакьтер. Ґәзиз хатыны Зөләйхә әйтте: "Менә хәзер хаклык өскә чыкты, Йусуфның миңа якынлык кылуын мин үзем өстәдем, әмма Йусуф хыянәт итмәде, аның сүзләре хак".
12:51 -
ذَٰلِكَ لِيَعْلَمَ أَنِّي لَمْ أَخُنْهُ بِالْغَيْبِ وَأَنَّ اللَّهَ لَا يَهْدِي كَيْدَ الْخَائِنِينَ
Ул хатынларның минем дөреслегем белән шәһадәт бирүләре – үзе юк чагында хатынына хыянәт итмәгәнлегемне Ґәзиз белсен өчендер һәм хыянәтчеләрнең хәйләсен Аллаһ юлга салмаганлыгын белсенләр өчен.
12:52 -
وَمَا أُبَرِّئُ نَفْسِي ۚ إِنَّ النَّفْسَ لَأَمَّارَةٌ بِالسُّوءِ إِلَّا مَا رَحِمَ رَبِّي ۚ إِنَّ رَبِّي غَفُورٌ رَحِيمٌ
Әмма шулай да булса нәфесемне дөресләмим, чөнки нәфес явызлыкка өндидер, мәгәр нәфес өндәгән явыз эшләрдән котылыр Раббым рәхмәт кылган кешеләр генә. Әлбәттә, минем Раббым ярлыкаучы вә рәхмәтле.
12:53 -
وَقَالَ الْمَلِكُ ائْتُونِي بِهِ أَسْتَخْلِصْهُ لِنَفْسِي ۖ فَلَمَّا كَلَّمَهُ قَالَ إِنَّكَ الْيَوْمَ لَدَيْنَا مَكِينٌ أَمِينٌ
Патша әйтте: "Китерегез миңа ул Йусуфны, үземә юлдаш итәргә аны төрмәдән чыгарырмын", патша Йусуф белән сөйләшкәч хакыйкать хәлне белгәч, әйтте: "Бүген син имин булганың хәлдә безнең янда торырсың".
12:54 -
قَالَ اجْعَلْنِي عَلَىٰ خَزَائِنِ الْأَرْضِ ۖ إِنِّي حَفِيظٌ عَلِيمٌ
Йусуф әйтте: "Мине игенчелек эшләренә хуҗа итеп куй, әлбәттә, мин игенләрне үстерә һәм саклый беләмен, яхшы саклармын".
12:55 -
وَكَذَٰلِكَ مَكَّنَّا لِيُوسُفَ فِي الْأَرْضِ يَتَبَوَّأُ مِنْهَا حَيْثُ يَشَاءُ ۚ نُصِيبُ بِرَحْمَتِنَا مَنْ نَشَاءُ ۖ وَلَا نُضِيعُ أَجْرَ الْمُحْسِنِينَ
Әнә шулай Йусуфка Мысыр җирендә иркенлек бирдек, ул җирдә кайда теләсә шунда урынлашыр. Рәхмәтебезне теләгән кешеләребезгә шулай бирәбез, изге гамәлләр кылучыларның әҗерен һич җуймабыз.
12:56 -
وَلَأَجْرُ الْآخِرَةِ خَيْرٌ لِلَّذِينَ آمَنُوا وَكَانُوا يَتَّقُونَ
Иман китереп, бөтен эшләрдә Аллаһуга тәкъвалык кылган хак мөэминләргә ахирәт нигъмәтләре дөнья нигъмәтләреннән яхшырак.
12:57 -
وَجَاءَ إِخْوَةُ يُوسُفَ فَدَخَلُوا عَلَيْهِ فَعَرَفَهُمْ وَهُمْ لَهُ مُنْكِرُونَ
Ачлык еллары башлангач, Йусуфның агалары Кәнган шәһәреннән Мысырга ашлык алырга килделәр, ашлык сорар өчен Йусуф янына керделәр, Йусуф аларны таныды, әмма агалары Йусуфны танымадылар. Йусуф алардан сорашты: сез ничә кардәш, сез кем балалары, иген сездә дә юкмы, атагыз ни хәлдә? Алар җавап бирделәр: без Ибраһим нәселеннән Ягькуб пәйгамбәр балаларыбыз, барчабыз унике идек, Йусуф исемле кардәшебезне бүре ашады, Бинямин исемле кече кардәшебез атабыз янында калды без моңда унау килдек.
12:58 -
وَلَمَّا جَهَّزَهُمْ بِجَهَازِهِمْ قَالَ ائْتُونِي بِأَخٍ لَكُمْ مِنْ أَبِيكُمْ ۚ أَلَا تَرَوْنَ أَنِّي أُوفِي الْكَيْلَ وَأَنَا خَيْرُ الْمُنْزِلِينَ
Йусуф аларга сәфәр җиһазларын хәзерләп һәрберсенә бер дөя йөге ашлык биргәч әйтте: "Атагыз янында калган кече кардәшегезне миңа алып килерсез. Күрәсез бит, мин үлчәүне хыянәтсез гадел үлчимен һәм мосафирләрне кабул итүчеләрнең хәерлесемен.
12:59 -
فَإِنْ لَمْ تَأْتُونِي بِهِ فَلَا كَيْلَ لَكُمْ عِنْدِي وَلَا تَقْرَبُونِ
Әгәр ул кардәшегезне алып килмәсәгез, миндә сезнең өчен ашлык булмас һәм миңа якын да килмәгез!"
12:60
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман