Сүрә 12 Йусуф

  1. قَالُوا سَنُرَاوِدُ عَنْهُ أَبَاهُ وَإِنَّا لَفَاعِلُونَ

    Әйттеләр: "Ярый, атасыннан сорарбыз аны, әлбәттә, без ул эшне эшли алабыз вә эшләрбез".

    12:61
  2. وَقَالَ لِفِتْيَانِهِ اجْعَلُوا بِضَاعَتَهُمْ فِي رِحَالِهِمْ لَعَلَّهُمْ يَعْرِفُونَهَا إِذَا انْقَلَبُوا إِلَىٰ أَهْلِهِمْ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ

    Йусуф үзенең хезмәтчеләренә әйтте: "Боларның ашлык өчен биргән акчаларын үзләренә белдермичә йөкләренә яшереп куегыз, өйләренә кайткач ул акчаларны, шаять, табып һәм танып алырлар һәм шул акчалары белән, шаять, янә минем яныма ашлык алырга килерләр". Һәм хезмәтчеләр шулай эшләделәр.

    12:62
  3. فَلَمَّا رَجَعُوا إِلَىٰ أَبِيهِمْ قَالُوا يَا أَبَانَا مُنِعَ مِنَّا الْكَيْلُ فَأَرْسِلْ مَعَنَا أَخَانَا نَكْتَلْ وَإِنَّا لَهُ لَحَافِظُونَ

    Аталарына кайткач әйттеләр: "Ий атабыз, безгә хәзер Мысырдан ашлык сатып алу тыелды, ягъни ашлык хуҗасы: "Кече кардәшегез Биняминне алып килмәсәгез, сезгә ашлык бирмим", – диде, Биняминне безнең белән җибәр ашлык алып кайтырбыз һәм Биняминне сакларбыз".

    12:63
  4. قَالَ هَلْ آمَنُكُمْ عَلَيْهِ إِلَّا كَمَا أَمِنْتُكُمْ عَلَىٰ أَخِيهِ مِنْ قَبْلُ ۖ فَاللَّهُ خَيْرٌ حَافِظًا ۖ وَهُوَ أَرْحَمُ الرَّاحِمِينَ

    Аталары әйтте: "Бинямин хакында мин сезгә кичек ышаныйм? Моннан элек Йусуф хакында ышандым да, ә нәрсә эшләдегез? Шуның өчен сезгә аны бирмим, саклау йөзеннән Аллаһ хәерледер, Аңарга тапшырдым, вә Ул шәфкать итүчеләрнең иң шәфкатьлерәге".

    12:64
  5. وَلَمَّا فَتَحُوا مَتَاعَهُمْ وَجَدُوا بِضَاعَتَهُمْ رُدَّتْ إِلَيْهِمْ ۖ قَالُوا يَا أَبَانَا مَا نَبْغِي ۖ هَٰذِهِ بِضَاعَتُنَا رُدَّتْ إِلَيْنَا ۖ وَنَمِيرُ أَهْلَنَا وَنَحْفَظُ أَخَانَا وَنَزْدَادُ كَيْلَ بَعِيرٍ ۖ ذَٰلِكَ كَيْلٌ يَسِيرٌ

    Йөкләрен ачкач, ашлык өчен биргән акчаларын йөкләрендә таптылар – үзләренә кире кайтарылган. Әйттеләр: "Ий атабыз, ялган сөйләмибез, ошбу акча – ашлык өчен биргән акчабыз кире үзебезгә кайтарылган, Биняминне безнең белән җибәр, Мысырга барыйк, өй җәмәгатьләребезгә ашлык алып кайтырбыз һәм Биняминне дә сакларбыз, әгәр Бинямин дә барса, бер дөя йөге ашлыкны артык алырбыз, ашлык хуҗасы вәзир өчен бер дөя йөге бик аз нәрсә, авырсынмас бирер".

    12:65
  6. قَالَ لَنْ أُرْسِلَهُ مَعَكُمْ حَتَّىٰ تُؤْتُونِ مَوْثِقًا مِنَ اللَّهِ لَتَأْتُنَّنِي بِهِ إِلَّا أَنْ يُحَاطَ بِكُمْ ۖ فَلَمَّا آتَوْهُ مَوْثِقَهُمْ قَالَ اللَّهُ عَلَىٰ مَا نَقُولُ وَكِيلٌ

    Аталары әйтте: "Әлбәттә, Биняминне сезнең белән җибәрмәмен, сәламәт кайтарып үземә тапшырырга Аллаһ исеме белән ант итеп вәгъдә биргәнегезгә чаклы". Биняминне сәламәт алып кайтып тапшырырга вәгъдәләрен биргәч, аталары әйтте: "Безнең сөйләшкән сүзләребезне Аллаһ күзәтүчедер".

    12:66
  7. وَقَالَ يَا بَنِيَّ لَا تَدْخُلُوا مِنْ بَابٍ وَاحِدٍ وَادْخُلُوا مِنْ أَبْوَابٍ مُتَفَرِّقَةٍ ۖ وَمَا أُغْنِي عَنْكُمْ مِنَ اللَّهِ مِنْ شَيْءٍ ۖ إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۖ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ ۖ وَعَلَيْهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُتَوَكِّلُونَ

    Аталары әйтте: "Ий угылларым, Мысырга җиткәч барыгыз да бер капкадан кермәгез, төрлегез төрле капкалардан керегез! Аллаһудан килгән бәла-каза хакында бер ни белергә дә, сезгә ярдәм итәргә дә хәлемнән килмидер, һәр эш өстеннән хөкем йөретмәк Аллаһуга хастыр, шуңа баш июдән башка чара юк, мин Аллаһуга тәвәккәл иттем һәм тәвәккәл итүчеләр Аллаһуга гына тәвәккәл итсенләр!"

    12:67
  8. وَلَمَّا دَخَلُوا مِنْ حَيْثُ أَمَرَهُمْ أَبُوهُمْ مَا كَانَ يُغْنِي عَنْهُمْ مِنَ اللَّهِ مِنْ شَيْءٍ إِلَّا حَاجَةً فِي نَفْسِ يَعْقُوبَ قَضَاهَا ۚ وَإِنَّهُ لَذُو عِلْمٍ لِمَا عَلَّمْنَاهُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ

    Алар Мысырга җитеп, аталары әйткәнчә төрлесе төрле капкадан кергән заманда аталары Ягькубның сүзе аларга Аллаһудан килгән каза хакында һич файда бирмәде, мәгәр Ягъкубның күңелендәге теләге генә үтәлде, тәхкыйк ул Без өйрәткән нәрсәләрне белүче, шуның өчен балаларын шулай вәгазь кылды ләкин күп кешеләр белмиләр эшнең яшерен серләрен.

    12:68
  9. وَلَمَّا دَخَلُوا عَلَىٰ يُوسُفَ آوَىٰ إِلَيْهِ أَخَاهُ ۖ قَالَ إِنِّي أَنَا أَخُوكَ فَلَا تَبْتَئِسْ بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ

    Бар да җыелып Йусуф янына керделәр. Йусуф кунакларны сыйларга теләде һәм алты савыт белән аш китертеп, һәр савыттан икешәр-икешәр ашыйсыз диде, һәм агалары һәр савыттан икешәрләп ашый башладылар, Бинямин бер савытка бер үзе генә калды һәм елап җибәрде. Йусуф кереп, ий Кәнганнан килгән егет, ни булды ник елыйсың дип сорагач, Бинямин: "Йусуф исемле туганым бар иде, ул исән булса аның белән бергә ашаган булыр идек, дип Йусуфны сагынып елыйм", – диде. Йусуф, алай булгач, без синең белән кардәш булырбыз, әйдә икәү бергә ашыйк, дип, пәрдә артына алып керде һәм икесе бер савыттан ашадылар һәм Бинямингә үзен танытты, мин синең кардәшең Йусуфмын дип кочаклады вә кардәшләрең безгә кылган начарлыклары өчен кайгырмагыл, Аллаһ безне ташламады, диде. Аннары Йусуф Биняминне алып калыр өчен хәйлә корды: "Ий Бинямин, сине алып калыр өчен бер хәйлә уйладым ки, бер бәһалы савытны синең йөгеңә яшереп куярбыз да аннары "савыт югалды", дип, игълан итәрбез, тентегәндә савыт синең йөгеңнән чыгар да, аннары сине карак исеме белән кол итеп алып калырбыз диде. Бу хәйләгә Бинямин дә риза булды һәм шулай эшләделәр.

    12:69
  10. فَلَمَّا جَهَّزَهُمْ بِجَهَازِهِمْ جَعَلَ السِّقَايَةَ فِي رَحْلِ أَخِيهِ ثُمَّ أَذَّنَ مُؤَذِّنٌ أَيَّتُهَا الْعِيرُ إِنَّكُمْ لَسَارِقُونَ

    Агаларының нәрсәләрен хәзерләгәч, ягъни ашлыкларын үлчәп дөяләргә йөкләгәч Йусуф, Биняминнең йөгенә бер алтын савытны яшереп куйдырды вә шул хәлдә юлга чыгып киттеләр, соңра Йусуфның хезмәтчеләреннән берсе артларыннан барып: "Ий кәрван кешеләре! Сез патшаның савытын урлагансыз", – дип кычкырды.

    12:70
  11. قَالُوا وَأَقْبَلُوا عَلَيْهِمْ مَاذَا تَفْقِدُونَ

    Йусуфның агалары кычкыручыга каршы килеп: "Нәрсә югалттыгыз", – сорадылар.

    12:71
  12. قَالُوا نَفْقِدُ صُوَاعَ الْمَلِكِ وَلِمَنْ جَاءَ بِهِ حِمْلُ بَعِيرٍ وَأَنَا بِهِ زَعِيمٌ

    Әйттеләр: "Патшаның савытын югалттык, аны табып китергән кешегә бер дөя йөге ашлык бирелә вә ул ашлыкны тапшырырга мин өстемә аламын".

    12:72
  13. قَالُوا تَاللَّهِ لَقَدْ عَلِمْتُمْ مَا جِئْنَا لِنُفْسِدَ فِي الْأَرْضِ وَمَا كُنَّا سَارِقِينَ

    Әйттеләр: "Үзегез беләсез, валлаһи без Мысыр җиренә бозыклык кылырга килмәдек һәм без караклар да түгелбез".

    12:73
  14. قَالُوا فَمَا جَزَاؤُهُ إِنْ كُنْتُمْ كَاذِبِينَ

    Артларыннан килүчеләр әйттеләр: "Әгәр урламадык дигән сүзегез ялган булса, ягъни савыт сездән табылса, урлаучының җәзасы нәрсә булыр?"

    12:74
  15. قَالُوا جَزَاؤُهُ مَنْ وُجِدَ فِي رَحْلِهِ فَهُوَ جَزَاؤُهُ ۚ كَذَٰلِكَ نَجْزِي الظَّالِمِينَ

    Әйттеләр: "Аның җәзасы шул булыр ки, савыт кем йөгеннән табылса, шул кеше үзе патшага кол булыр. Залимнәргә без мөселманлар шундый җәза бирәбез. Йөкләрен тентү өчен барын да борып, Йусуф алдына алып килделәр.

    12:75
  16. فَبَدَأَ بِأَوْعِيَتِهِمْ قَبْلَ وِعَاءِ أَخِيهِ ثُمَّ اسْتَخْرَجَهَا مِنْ وِعَاءِ أَخِيهِ ۚ كَذَٰلِكَ كِدْنَا لِيُوسُفَ ۖ مَا كَانَ لِيَأْخُذَ أَخَاهُ فِي دِينِ الْمَلِكِ إِلَّا أَنْ يَشَاءَ اللَّهُ ۚ نَرْفَعُ دَرَجَاتٍ مَنْ نَشَاءُ ۗ وَفَوْقَ كُلِّ ذِي عِلْمٍ عَلِيمٌ

    Йусуф Биняминнән башка кардәшләренең йөкләреннән башлады тентүне, соңра савытны Бинямин йөгеннән табып алды. Шулай итеп, Бинямин, урлаган исемен күтәреп, Йусуф кулында калды. Кардәшен алып калыр өчен Без Йусуфка шулай хәйлә кылдырдык, Мысыр патшасының дине хөкеменчә Йусуф кардәшен алып калырга кадир түгел иде, чөнки аның динендә каракны кол итеп алып калырга ярамый иде. Әмма Ягькуб г-м шәригатеңдә каракны кол итеп алу хөкеме бар иде, шуның өчен Йусуф урлаучының җәзасын кардәшләреннән әйттерде. Ләкин Йусуф Аллаһ теләге белән хәйлә кылды, Үзебез теләгән кешене гыйлем вә хикмәт белән дәрәҗәләргә күтәрербез, һәр белем иясе кешедән өстен белемле кеше булыр.

    12:76
  17. قَالُوا إِنْ يَسْرِقْ فَقَدْ سَرَقَ أَخٌ لَهُ مِنْ قَبْلُ ۚ فَأَسَرَّهَا يُوسُفُ فِي نَفْسِهِ وَلَمْ يُبْدِهَا لَهُمْ ۚ قَالَ أَنْتُمْ شَرٌّ مَكَانًا ۖ وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا تَصِفُونَ

    Кардәшләре әйттеләр: "Бинямин урласа урлар, шул аларда ул гадәт бар, моннан элек аның кардәше Йусуф та урлаган иде. Йусуф аларның сүзләренә җавап бирмичә күңелендә саклады вә күңеленнән әйтте: "Сез Йусуфка караганда яманыраксыз, сезнең миңа ялган ялалар япканыгызны Аллаһу тәгалә белә".

    12:77
  18. قَالُوا يَا أَيُّهَا الْعَزِيزُ إِنَّ لَهُ أَبًا شَيْخًا كَبِيرًا فَخُذْ أَحَدَنَا مَكَانَهُ ۖ إِنَّا نَرَاكَ مِنَ الْمُحْسِنِينَ

    Йусуфка әйттеләр: "Ий Ґәзиз, аның өйдә карт атасы бар, аның урынына безнең беребезне алып кал, аны җибәр! Тәхкыйк без сине изгелек кылучы дип беләбез".

    12:78
  19. قَالَ مَعَاذَ اللَّهِ أَنْ نَأْخُذَ إِلَّا مَنْ وَجَدْنَا مَتَاعَنَا عِنْدَهُ إِنَّا إِذًا لَظَالِمُونَ

    Йусуф әйтте: "Аллаһ сакласын урламаган кешене алып калудан, савытны кем йөгеннән таптык, фәкать шул кешене генә алып калабыз, әгәр башка кешене алып калсак залимләрдән булырбыз".

    12:79
  20. فَلَمَّا اسْتَيْأَسُوا مِنْهُ خَلَصُوا نَجِيًّا ۖ قَالَ كَبِيرُهُمْ أَلَمْ تَعْلَمُوا أَنَّ أَبَاكُمْ قَدْ أَخَذَ عَلَيْكُمْ مَوْثِقًا مِنَ اللَّهِ وَمِنْ قَبْلُ مَا فَرَّطْتُمْ فِي يُوسُفَ ۖ فَلَنْ أَبْرَحَ الْأَرْضَ حَتَّىٰ يَأْذَنَ لِي أَبِي أَوْ يَحْكُمَ اللَّهُ لِي ۖ وَهُوَ خَيْرُ الْحَاكِمِينَ

    Биняминне алудан өметсез булгач, аулакта киңәш итәр өчен аерылып чыктылар. Олугълары әйтте: "Беләсезме, Биняминне сәләмәт кулына тапшырырга атагыз сездән Аллаһ исеме белән ґәһед алды, вә моннан элек Йусуф хакында чиктән тыш эш кылган идегез инде, ни күзебез белән вә ни битебез белән атабызга кайтып күренербез? Мысыр җиреннән бер адым атламыймын, ягъни кайтмыймын атамнан кайтырга рөхсәт булганга чаклы, яки Бинямин хакында Аллаһудан бер хәерле хөкем булганчы, Ул – Аллаһ хәкимләрнең хәерлесе". Шуннан соң Йусуф янына барып, гаять гайрәтләнде, Биняминне алырга бик каты тырышты, ләкин барып чыкмады.

    12:80

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман