Сүрә 12 Йусуф
-
ارْجِعُوا إِلَىٰ أَبِيكُمْ فَقُولُوا يَا أَبَانَا إِنَّ ابْنَكَ سَرَقَ وَمَا شَهِدْنَا إِلَّا بِمَا عَلِمْنَا وَمَا كُنَّا لِلْغَيْبِ حَافِظِينَ
Йусуф әйтте: "Атагыз янына кайтыгыз, аңа әйтегез: ий атабыз, угълың бер савыт урлады, без фәкать белгәнебез һәм күргәнебез белән шәһадәт бирәбез ки, Биняминнең йөгеннән бер алтын савыт чыкты, без гаепне белә алмыйбыз.
12:81 -
وَاسْأَلِ الْقَرْيَةَ الَّتِي كُنَّا فِيهَا وَالْعِيرَ الَّتِي أَقْبَلْنَا فِيهَا ۖ وَإِنَّا لَصَادِقُونَ
Безгә ышанмасаң без булган Мысыр шәһәре кешеләреннән сорагыл һәм безгә очраган вә хәлләребезне күргән кәрван кешеләреннән сорагыл! Без, әлбәттә, бу сүзләрне дөрес сөйлибез".
12:82 -
قَالَ بَلْ سَوَّلَتْ لَكُمْ أَنْفُسُكُمْ أَمْرًا ۖ فَصَبْرٌ جَمِيلٌ ۖ عَسَى اللَّهُ أَنْ يَأْتِيَنِي بِهِمْ جَمِيعًا ۚ إِنَّهُ هُوَ الْعَلِيمُ الْحَكِيمُ
Аталары әйтте: "Юк, дөрес сөйләмисез, бәлки нәфесегез бер яман эшне яхшы итеп күрсәткәндер дә, ә сез ул эшне Бинямингә япкансыз, инде миңа күркәм сабырлык ляземдер. Аларның барчасын Аллаһ миңа китерер дип өмет итәмен. Шиксез, Аллаһу тәгалә аларның кайда икәнен белә һәм белеп хөкем йөртә".
12:83 -
وَتَوَلَّىٰ عَنْهُمْ وَقَالَ يَا أَسَفَىٰ عَلَىٰ يُوسُفَ وَابْيَضَّتْ عَيْنَاهُ مِنَ الْحُزْنِ فَهُوَ كَظِيمٌ
Ягъкуб г-м ачуланып алардан китте вә әйтте: "Йусуфым өчен ни олугъ хәсрәт!" Вә каты хәсрәт белән Йусуф өчен елап, ике күзенә ак төшеп сукыраймыш иде, шулай булса да һичкемгә зарланмады сабыр итте.
12:84 -
قَالُوا تَاللَّهِ تَفْتَأُ تَذْكُرُ يُوسُفَ حَتَّىٰ تَكُونَ حَرَضًا أَوْ تَكُونَ مِنَ الْهَالِكِينَ
Әйттеләр: "Ий атабыз, валлаһи син һаман Йусуфны сөйлисең, болай булсаң аның өчен сырхау булырсың яки һәлак булырсың!"
12:85 -
قَالَ إِنَّمَا أَشْكُو بَثِّي وَحُزْنِي إِلَى اللَّهِ وَأَعْلَمُ مِنَ اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Аталары әйтте: "Тәхкыйк мин кайгымны вә сагышымны Аллаһуга шикаять кыламын, сезгә түгел, Аллаһ белдерүе белән мин сез белмәгән нәрсәләрне беләмен.
12:86 -
يَا بَنِيَّ اذْهَبُوا فَتَحَسَّسُوا مِنْ يُوسُفَ وَأَخِيهِ وَلَا تَيْأَسُوا مِنْ رَوْحِ اللَّهِ ۖ إِنَّهُ لَا يَيْأَسُ مِنْ رَوْحِ اللَّهِ إِلَّا الْقَوْمُ الْكَافِرُونَ
Ий угылларым, Мысыр шәһәренә барып Йусуф турында вә кардәше турында сораштырып карагыз, алар хакында берәр хәбәр булмасмы, Аллаһ рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез! Дөреслектә мөэминләр Аллаһ рәхмәтеннән өмет өзмиләр, мәгәр кәферләр өметсез булалар".
12:87 -
فَلَمَّا دَخَلُوا عَلَيْهِ قَالُوا يَا أَيُّهَا الْعَزِيزُ مَسَّنَا وَأَهْلَنَا الضُّرُّ وَجِئْنَا بِبِضَاعَةٍ مُزْجَاةٍ فَأَوْفِ لَنَا الْكَيْلَ وَتَصَدَّقْ عَلَيْنَا ۖ إِنَّ اللَّهَ يَجْزِي الْمُتَصَدِّقِينَ
Алар Мысырга барып, Йусуф янына кереп әйттеләр: "Ий Ґәзиз! Безгә вә өй җәмәгатьләребезгә бик каты ачлык иреште, менә сезгә төрле акчалар китердек, саф көмештән генә китерергә көчебез җитмәде, акчабызга карата безгә ашлык үлчәп бир һәм мөмкин булса садака итеп тә бир вә һәм Биняминне дә биреп җибәр, атабыз аның өчен бик хәсрәтләнә! Әлбәттә, Аллаһ садака бирүчеләргә изге җәзалар бирер. Моннан соң Йусуфның күңеле йомшарды вә үзен танытырга һәм серләрне ачарга теләде.
12:88 -
قَالَ هَلْ عَلِمْتُمْ مَا فَعَلْتُمْ بِيُوسُفَ وَأَخِيهِ إِذْ أَنْتُمْ جَاهِلُونَ
Әйтте: "Беләсезме, хәтерегездәме? Йусуфка вә аның кардәше Бинямингә җаһиллек белән ниләр кылдыгыз?"
12:89 -
قَالُوا أَإِنَّكَ لَأَنْتَ يُوسُفُ ۖ قَالَ أَنَا يُوسُفُ وَهَٰذَا أَخِي ۖ قَدْ مَنَّ اللَّهُ عَلَيْنَا ۖ إِنَّهُ مَنْ يَتَّقِ وَيَصْبِرْ فَإِنَّ اللَّهَ لَا يُضِيعُ أَجْرَ الْمُحْسِنِينَ
Сорадылар: "Син әллә Йусуфмы?" Йусуф әйтте: "Әлбәттә, мин Йусуфмын, ошбу минем кардәшем Биняминдер, тәхкыйк Аллаһ безгә нигъмәт вә дәрәҗәләр бирде. Берәү Аллаһуга тәкъвалык кылып башына килгән бәла-казаларга сабыр итсә, әлбәттә, Аллаһ яхшы эшләрнең әҗерен җуймый".
12:90 -
قَالُوا تَاللَّهِ لَقَدْ آثَرَكَ اللَّهُ عَلَيْنَا وَإِنْ كُنَّا لَخَاطِئِينَ
Куркып калтырап әйттеләр: "Ий Йусуф, валлаһи сине Аллаһ безгә ихтыярлы вә баш кылды, шиксез, без хаталанучылардан булдык".
12:91 -
قَالَ لَا تَثْرِيبَ عَلَيْكُمُ الْيَوْمَ ۖ يَغْفِرُ اللَّهُ لَكُمْ ۖ وَهُوَ أَرْحَمُ الرَّاحِمِينَ
Йусуф әйтте: "Бүген сезне гаепләп битәрләү юк, курыкмагыз, мин сезне хөкем итмим. Кылган гөнаһларыгызны Аллаһ ярлыкасын, Ул бик шәфкатьле вә рәхимле!
12:92 -
اذْهَبُوا بِقَمِيصِي هَٰذَا فَأَلْقُوهُ عَلَىٰ وَجْهِ أَبِي يَأْتِ بَصِيرًا وَأْتُونِي بِأَهْلِكُمْ أَجْمَعِينَ
Минем ошбу күлмәгемне алып кайтып атамның йөзенә ябыгыз, шуннан соң атамның күзләре ачылыр, күрә башлар, вә атамны һәм барча җәмәгатьләрегезне җыеп Мысырга минем хозурыма килегез!"
12:93 -
وَلَمَّا فَصَلَتِ الْعِيرُ قَالَ أَبُوهُمْ إِنِّي لَأَجِدُ رِيحَ يُوسُفَ ۖ لَوْلَا أَنْ تُفَنِّدُونِ
Угылларының кәрваны Мысырдан чыгып киткәч, аталары Ягъкуб Кәнгандә әйтте: "Әгәр картлыгыннан саташып сөйли дип ґәепләмәсәгез, мин сезгә бер хәбәр әйтәм ки, мин Йусуф углымның исен сизәмен, исән икән".
12:94 -
قَالُوا تَاللَّهِ إِنَّكَ لَفِي ضَلَالِكَ الْقَدِيمِ
Янындагылар әйттеләр: "Валлаһи син искечә һаман Йусуф белән саташасың, белеп сөйләмисең".
12:95 -
فَلَمَّا أَنْ جَاءَ الْبَشِيرُ أَلْقَاهُ عَلَىٰ وَجْهِهِ فَارْتَدَّ بَصِيرًا ۖ قَالَ أَلَمْ أَقُلْ لَكُمْ إِنِّي أَعْلَمُ مِنَ اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Кәрван Кәнган шәһәренә кайтып җиткәч, күлмәкне кулына тотып, шатлыклы Йусуф хәбәрен китерүче бер углы атасы янына кереп, күлмәкне атасының йөзенә куйды һәм атасының күзләре ачылды, күрә торган булды. Шул вакыт Ягъкуб г-м әйтте: "Мин сезгә әйтмәдемме Аллаһ белдерүе белән сез белмәгән нәрсәләрне беләмен дип?"
12:96 -
قَالُوا يَا أَبَانَا اسْتَغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا إِنَّا كُنَّا خَاطِئِينَ
Угыллары әйттеләр: "Ий атабыз! Тәхкыйк без хаталык кылдык вә гөнаһлы булдык, инде безне гафу ит! Һәм безнең өчен Аллаһудан ярлыкау өстәгел!"
12:97 -
قَالَ سَوْفَ أَسْتَغْفِرُ لَكُمْ رَبِّي ۖ إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ
Аталары әйтте: "Әлбәттә, мин сезнең өчен Аллаһудан истигъфар кылырмын. Тәхкыйк Ул – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. Шуннан соң барчасы җыелып, җитмеш ике җан Мысыр шәһәренә күчеп киттеләр.
12:98 -
فَلَمَّا دَخَلُوا عَلَىٰ يُوسُفَ آوَىٰ إِلَيْهِ أَبَوَيْهِ وَقَالَ ادْخُلُوا مِصْرَ إِنْ شَاءَ اللَّهُ آمِنِينَ
Барып җитеп Мысыр шәһәренә кергәндә Йусуф каршы алды һәм ата-анасын кочаклады вә әйтте: "Һәр бәла-казадан имин булган хәлдә, Аллаһ теләсә, Мысыр шәһәренә керегез!"
12:99 -
وَرَفَعَ أَبَوَيْهِ عَلَى الْعَرْشِ وَخَرُّوا لَهُ سُجَّدًا ۖ وَقَالَ يَا أَبَتِ هَٰذَا تَأْوِيلُ رُؤْيَايَ مِنْ قَبْلُ قَدْ جَعَلَهَا رَبِّي حَقًّا ۖ وَقَدْ أَحْسَنَ بِي إِذْ أَخْرَجَنِي مِنَ السِّجْنِ وَجَاءَ بِكُمْ مِنَ الْبَدْوِ مِنْ بَعْدِ أَنْ نَزَغَ الشَّيْطَانُ بَيْنِي وَبَيْنَ إِخْوَتِي ۚ إِنَّ رَبِّي لَطِيفٌ لِمَا يَشَاءُ ۚ إِنَّهُ هُوَ الْعَلِيمُ الْحَكِيمُ
Йусуф үзенең Мәнзилендә ата-анасын хөрмәтләп тәхеткә утыртты, аннары Йусуфны зурлап шөкер йөзеннән барчасы сәҗдәгә егылдылар, вә Йусуф әйтте: "Ий атам, күп еллар элек күргән төшемнең тәэвиле ошбудыр, тәхкыйк Раббым бу төшемне дөрес кылды вә тәхкыйк Раббым миңа ихсан кылды, мине зинданнан чыгару белән вә сезне сәхрәдән Мысырга китерү белән минем белән кардәшләрем арасына шайтан вәсвәсә белән дошманлыкны салганы соңында, тәхкыйк Раббым теләгән нәрсәсен шәфкать белән кылучы, әлбәттә, Ул белүче вә тиешенчә эш кылучы.
12:100
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман