Сүрә 8 Табыш

  1. وَاعْلَمُوا أَنَّمَا غَنِمْتُمْ مِنْ شَيْءٍ فَأَنَّ لِلَّهِ خُمُسَهُ وَلِلرَّسُولِ وَلِذِي الْقُرْبَىٰ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينِ وَابْنِ السَّبِيلِ إِنْ كُنْتُمْ آمَنْتُمْ بِاللَّهِ وَمَا أَنْزَلْنَا عَلَىٰ عَبْدِنَا يَوْمَ الْفُرْقَانِ يَوْمَ الْتَقَى الْجَمْعَانِ ۗ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ

    Вә белегез сугышта ганимәт алган нәрсәгезнең биштән берсе Аллаһуга вә Аның рәсүленәдер, калган дүрт өлеше расүлгә якынлыгы булган кешеләргә, ятимнәргә, мескеннәргә вә мөсафирләргә бирелер, әгәр Аллаһуга һәм бәдер сугышында хак белән батыл аерылган көндә иңдерелгән аятьләргә ышансагыз, ул көндә мөшрикләр гаскәре белән мөэминнәр гаскәре бер-берсенә каршы юлыктылар. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир.

    8:41
  2. إِذْ أَنْتُمْ بِالْعُدْوَةِ الدُّنْيَا وَهُمْ بِالْعُدْوَةِ الْقُصْوَىٰ وَالرَّكْبُ أَسْفَلَ مِنْكُمْ ۚ وَلَوْ تَوَاعَدْتُمْ لَاخْتَلَفْتُمْ فِي الْمِيعَادِ ۙ وَلَٰكِنْ لِيَقْضِيَ اللَّهُ أَمْرًا كَانَ مَفْعُولًا لِيَهْلِكَ مَنْ هَلَكَ عَنْ بَيِّنَةٍ وَيَحْيَىٰ مَنْ حَيَّ عَنْ بَيِّنَةٍ ۗ وَإِنَّ اللَّهَ لَسَمِيعٌ عَلِيمٌ

    Менә сез чокырның Мәдинәгә якын тарафында булдыгыз, әмма кәферләр чокырның Мәккә тарафында булдылар, кәрван сездән түбән иде. Әгәр сугышка чыгу өчен алдан вәгъдә куешкан булсагыз, әлбәттә, вәгъдәләрегезне үтәүдә төрлечә булыр идегез, ләкин вәгъдә куешмасагыз да Аллаһ сезне сугышка җыйды, әүвәлдә тәкъдир кылынган эшне тәмам итмәк өчен, һәлак булган кешеләрнең һәлакәте – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен һәм иман белән терелгән кешенең терелүе дә – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен. Шиксез, Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче һәм әхвәлләрегезне белүче.

    8:42
  3. إِذْ يُرِيكَهُمُ اللَّهُ فِي مَنَامِكَ قَلِيلًا ۖ وَلَوْ أَرَاكَهُمْ كَثِيرًا لَفَشِلْتُمْ وَلَتَنَازَعْتُمْ فِي الْأَمْرِ وَلَٰكِنَّ اللَّهَ سَلَّمَ ۗ إِنَّهُ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ

    Аллаһ сиңа төш күрсәткәндә кәферләрне аз итеп күрсәтте, әгәр алар сиңа күп итеп күрсәтсә, әлбәттә, куркар идегез вә үзара низаглашыр идегез, ләкин Аллаһ сезне бәдер сугышыңда низаг фетнәсеннән сәламәт кылды. Тәхкыйк Аллаһ күңелдәге нәрсәләрне белүче, арагызда низаг булмасын өчен кәферләрне сезгә аз күрсәтте.

    8:43
  4. وَإِذْ يُرِيكُمُوهُمْ إِذِ الْتَقَيْتُمْ فِي أَعْيُنِكُمْ قَلِيلًا وَيُقَلِّلُكُمْ فِي أَعْيُنِهِمْ لِيَقْضِيَ اللَّهُ أَمْرًا كَانَ مَفْعُولًا ۗ وَإِلَى اللَّهِ تُرْجَعُ الْأُمُورُ

    Янә кәферләр белән очрашкан көнегездә Аллаһ аларны сезгә бик аз итеп күрсәтте, тәкәбберләнеп килсеннәр өчен сезне дә кәферләргә аз күрсәтте. Аллаһ мөэминнәргә ярдәм бирелсен дип, электән кылган хөкемене тәмам итәр өчен шулай кылды. Эшләрнең барчасы Аллаһуга кайтыр.

    8:44
  5. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِذَا لَقِيتُمْ فِئَةً فَاثْبُتُوا وَاذْكُرُوا اللَّهَ كَثِيرًا لَعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ

    Ий мөэминнәр! Кайчан сез сугышта кәферләр гаскәренә юлыксагыз, урыныгызда таза торыгыз, качмагыз вә Аллаһуны күп зекер итегез, шаять җиңәрсез, өстен булырсыз.

    8:45
  6. وَأَطِيعُوا اللَّهَ وَرَسُولَهُ وَلَا تَنَازَعُوا فَتَفْشَلُوا وَتَذْهَبَ رِيحُكُمْ ۖ وَاصْبِرُوا ۚ إِنَّ اللَّهَ مَعَ الصَّابِرِينَ

    Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә үзара низаглашмагыз, әгәр низаглашсагыз көчегез, гайрәтегез китәр, таралырсыз, бәлки сабыр булыгыз! Аллаһ, шиксез сабырларга ярдәм бирәчәк.

    8:46
  7. وَلَا تَكُونُوا كَالَّذِينَ خَرَجُوا مِنْ دِيَارِهِمْ بَطَرًا وَرِئَاءَ النَّاسِ وَيَصُدُّونَ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ ۚ وَاللَّهُ بِمَا يَعْمَلُونَ مُحِيطٌ

    Кураеш кәферләре халык арасында шөһрәтебез артсын дип сугышка рия белән тәкәбберләнеп чыктылар, сез алар кеби булмагыз! Алар кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, Аллаһ алар кылган эшне белә, эшләренә карата җәзасын бирер.

    8:47
  8. وَإِذْ زَيَّنَ لَهُمُ الشَّيْطَانُ أَعْمَالَهُمْ وَقَالَ لَا غَالِبَ لَكُمُ الْيَوْمَ مِنَ النَّاسِ وَإِنِّي جَارٌ لَكُمْ ۖ فَلَمَّا تَرَاءَتِ الْفِئَتَانِ نَكَصَ عَلَىٰ عَقِبَيْهِ وَقَالَ إِنِّي بَرِيءٌ مِنْكُمْ إِنِّي أَرَىٰ مَا لَا تَرَوْنَ إِنِّي أَخَافُ اللَّهَ ۚ وَاللَّهُ شَدِيدُ الْعِقَابِ

    Шайтан кәферләргә Аллаһуга каршы булган эшләрен яхшы эш итеп күрсәтте вә әйтте: "Кешеләрдән бүген сезне җиңә алучы юк, мин сезгә ярдәмчемен", – дип, Мәккә кәферләрен мөселманнарга каршы батырландырды. Ике гаскәр бер-берсен күргәч, шайтан кәферләргә әйтте: "Мин сез күрмәгәнне күрәмен, Аллаһудан куркамын, Аллаһ каты ґәзаб кылучы, шуның өчен мин сездән бизәмен", – дип артка качты.

    8:48
  9. إِذْ يَقُولُ الْمُنَافِقُونَ وَالَّذِينَ فِي قُلُوبِهِمْ مَرَضٌ غَرَّ هَٰؤُلَاءِ دِينُهُمْ ۗ وَمَنْ يَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ فَإِنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ

    Мөселманнарның азлыгын күргәч, монафикълар вә күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире булган кешеләр әйттеләр: "Бу мөселманнарны диннәре алдады бит", – дип. Берәү Аллаһуга тәвәккәл кылып ислам динен дөресләп тотса, ул кеше алданучы түгел. Бит Аллаһ һәр эштә җиңүче вә мәслихәтчә эш кылучы.

    8:49
  10. وَلَوْ تَرَىٰ إِذْ يَتَوَفَّى الَّذِينَ كَفَرُوا ۙ الْمَلَائِكَةُ يَضْرِبُونَ وُجُوهَهُمْ وَأَدْبَارَهُمْ وَذُوقُوا عَذَابَ الْحَرِيقِ

    Ий Мухәммәд г-м! Әгәр фәрештәләрнең кәферләр җаннарын алганнарыны күрсәң иде, әлбәттә, бер зур куркыныч эш күрер идең, фәрештәләр, кәферләрнең йөзләренә вә аркаларына сугалар вә: "Көйдергүче ґәзабны татыгыз!" – диярләр.

    8:50
  11. ذَٰلِكَ بِمَا قَدَّمَتْ أَيْدِيكُمْ وَأَنَّ اللَّهَ لَيْسَ بِظَلَّامٍ لِلْعَبِيدِ

    Ошбу ґәзаб үзегез кылган явыз эшләрегезнең җәзасыдыр. Аллаһу тәгалә гөнаһсыз бәндәләренә, әлбәттә, золым кылмый.

    8:51
  12. كَدَأْبِ آلِ فِرْعَوْنَ ۙ وَالَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ ۚ كَفَرُوا بِآيَاتِ اللَّهِ فَأَخَذَهُمُ اللَّهُ بِذُنُوبِهِمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ قَوِيٌّ شَدِيدُ الْعِقَابِ

    Бу кәферләрнең сыйфаты: Фиргаун кауме вә болардан әүвәлге каумнәр кебиләр, ул каумнәр Аллаһуның аятьләренә ышанмадылар, Аллаһ аларны гөнаһлары өчен ґәзаб белән тотты. Тәхкыйк Аллаһу тәгалә куәтле вә үч алуда каты ґәзаблыдыр.

    8:52
  13. ذَٰلِكَ بِأَنَّ اللَّهَ لَمْ يَكُ مُغَيِّرًا نِعْمَةً أَنْعَمَهَا عَلَىٰ قَوْمٍ حَتَّىٰ يُغَيِّرُوا مَا بِأَنْفُسِهِمْ ۙ وَأَنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ

    Аларга бу ґәзаб шул сәбәпледер: Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртми, ул каум үзләрен үзгәрткәнгә чаклы. Ягъни бер каум начарлыкны ташлап яхшылыкка үзе теләп чыкмаса, Аллаһ әлбәттә, көчләп чыгармый, вә бер каум яхшылыкны ташлап яманлыкка чыкмаса, әлбәттә, Аллаһ көчләп чыгармый. (Вә шуңа бинән татарлар, динне ташлап, аздылар, әгәр үзләре теләп дингә кермәсәләр, Аллаһ көчләп кертәчәк түгел. Әлбәттә, Аллаһ ишетүче вә белүче).

    8:53
  14. كَدَأْبِ آلِ فِرْعَوْنَ ۙ وَالَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ ۚ كَذَّبُوا بِآيَاتِ رَبِّهِمْ فَأَهْلَكْنَاهُمْ بِذُنُوبِهِمْ وَأَغْرَقْنَا آلَ فِرْعَوْنَ ۚ وَكُلٌّ كَانُوا ظَالِمِينَ

    Кәферләрнең һәлакәте: Фиргаун кауменең һәлакәте вә аларның элгәрге каумнәрнең һәлакәте кеби. Алар Раббиларының аятьләрен ялган диделәр, Без аларны гөнаһлары өчен һәлак кылдык, вә Фиргаун каумен суга батырдык, чөнки алар барчасы залим иделәр.

    8:54
  15. إِنَّ شَرَّ الدَّوَابِّ عِنْدَ اللَّهِ الَّذِينَ كَفَرُوا فَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ

    Дөньядагы хайваннарның иң яманы: Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр, алар иман китерәчәк түгелләр.

    8:55
  16. الَّذِينَ عَاهَدْتَ مِنْهُمْ ثُمَّ يَنْقُضُونَ عَهْدَهُمْ فِي كُلِّ مَرَّةٍ وَهُمْ لَا يَتَّقُونَ

    Кәферләр белән ґәһед-килешү ясасаң, соңра алар ґәһед кылган саен ґәһедләрен бозалар, алар ґәһедләрен бозудан һич курыкмыйлар.

    8:56
  17. فَإِمَّا تَثْقَفَنَّهُمْ فِي الْحَرْبِ فَشَرِّدْ بِهِمْ مَنْ خَلْفَهُمْ لَعَلَّهُمْ يَذَّكَّرُونَ

    Әгәр син сугышта җиңсәң, арттан ярдәмгә килә торган кәфер гаскәренә курку сал, курыксалар килмәсләр, ихтимал вәгазьләнерләр, ягъни иман китереп тәүбә итәрләр.

    8:57
  18. وَإِمَّا تَخَافَنَّ مِنْ قَوْمٍ خِيَانَةً فَانْبِذْ إِلَيْهِمْ عَلَىٰ سَوَاءٍ ۚ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ الْخَائِنِينَ

    Әгәр син бу каумнең арагызда булган ґәһедегез-ки-лешүегезгә хыянәт итүләреннән курыксаң, гаделлек белән ґәһедне боз да вә бозганыңны аларга белдер! Дөреслектә Аллаһ хыянәтне һич сөйми.

    8:58
  19. وَلَا يَحْسَبَنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا سَبَقُوا ۚ إِنَّهُمْ لَا يُعْجِزُونَ

    Кәферләр рәсүлдән алга чыктык дип хисаб итмәсеннәр! тәхкыйк алар Аллаһу тәгаләне гаҗиз кыла алмаслар.

    8:59
  20. وَأَعِدُّوا لَهُمْ مَا اسْتَطَعْتُمْ مِنْ قُوَّةٍ وَمِنْ رِبَاطِ الْخَيْلِ تُرْهِبُونَ بِهِ عَدُوَّ اللَّهِ وَعَدُوَّكُمْ وَآخَرِينَ مِنْ دُونِهِمْ لَا تَعْلَمُونَهُمُ اللَّهُ يَعْلَمُهُمْ ۚ وَمَا تُنْفِقُوا مِنْ شَيْءٍ فِي سَبِيلِ اللَّهِ يُوَفَّ إِلَيْكُمْ وَأَنْتُمْ لَا تُظْلَمُونَ

    Кәферләр белән сугышу өчен көчегез җиткән хәтле куәт белән хәзерләнегез вә яхшы атлар хәзерләгез! Шундый хәзерлек белән Аллаһ дошманнарын вә үзегезнең дошманнарыгызны куркыта алырсыз вә гарәп кәферләреннән башка кәферләрне дә куркытырсыз, башка кәферләрне сез белмисез, аларны Аллаһ белә. Сезнең Аллаһ юлына биргән атларыгыз, дөяләрегез, коралларыгыз һәм башка нәрсәләрегезгә сәвабы камил бирелер вә аларның савабын киметеп сезгә золым итү булмас.

    8:60

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман