Сүрә 8 Табыш

  1. وَلَا تَكُونُوا كَالَّذِينَ قَالُوا سَمِعْنَا وَهُمْ لَا يَسْمَعُونَ

    Монафикълар кеби булмагыз ки, алар Коръән сүзләрен ишетәбез диләр, ләкин үзләре ишеткәч, Коръән сүзләрен-хөкемнәрен кабул итмиләр.

    8:21
  2. إِنَّ شَرَّ الدَّوَابِّ عِنْدَ اللَّهِ الصُّمُّ الْبُكْمُ الَّذِينَ لَا يَعْقِلُونَ

    Тәхкыйк Аллаһ хозурында хайваннарның явызрагы: хакны сөйләргә телсез, хак сүзне ишетергә колаксыз булган һичнәрсә аңламый торган кешеләрдер.

    8:22
  3. وَلَوْ عَلِمَ اللَّهُ فِيهِمْ خَيْرًا لَأَسْمَعَهُمْ ۖ وَلَوْ أَسْمَعَهُمْ لَتَوَلَّوْا وَهُمْ مُعْرِضُونَ

    Әгәр Аллаһ аларда яхшылык барлыгын белсә, ягъни аларның күңелендә яхшы ният булса, әлбәттә, аларга хак сүзне ишеттереп аңлатыр иде, күңелләрендә яхшы ният булмагач, Аллаһ аларга хак сүзләрне ишеттерсә дә, аны аңлаудан һәм кабул итүдән баш тартып качачаклар.

    8:23
  4. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اسْتَجِيبُوا لِلَّهِ وَلِلرَّسُولِ إِذَا دَعَاكُمْ لِمَا يُحْيِيكُمْ ۖ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ يَحُولُ بَيْنَ الْمَرْءِ وَقَلْبِهِ وَأَنَّهُ إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ

    Ий мөэминнәр! Аллаһ вә расүл сүзләрен кабул итегез, кайчан күңелләрегезне тергезүче Коръәнгә чакырсалар! Вә яхшы белегез, Аллаһ ир белән күңеле арасындадыр, ягъни кешенең күңелендәге ниятенә вә игътикаденә карата эш йөртер. Вә яхшы белегез, хөкем ителер өчен кайтмак Аңадыр. Бу аятьтән мәгълүм булды ки, Коръән тәрбиясеннән башка кешенең күңеле мәеттер. Күңеленең мәет булуын теләмәгән кеше Коръән белән тәрбияләнсен һәм аның белән гамәл кылсын!

    8:24
  5. وَاتَّقُوا فِتْنَةً لَا تُصِيبَنَّ الَّذِينَ ظَلَمُوا مِنْكُمْ خَاصَّةً ۖ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ

    Зарары фетнәне булдыручыга гына булмыйча, бәлки зарары барыгызга да була торган фетнәне булдырудан сакланыгыз! Белегез ки, әгәр Аның боерыкларын үтәмәсәгез, әлбәттә, Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр.

    8:25
  6. وَاذْكُرُوا إِذْ أَنْتُمْ قَلِيلٌ مُسْتَضْعَفُونَ فِي الْأَرْضِ تَخَافُونَ أَنْ يَتَخَطَّفَكُمُ النَّاسُ فَآوَاكُمْ وَأَيَّدَكُمْ بِنَصْرِهِ وَرَزَقَكُمْ مِنَ الطَّيِّبَاتِ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ

    Мәккә мөшрикләре арасында яшәгән вакытыгызда аз булуыгыз сәбәпле көчсез идегез, шуны хәтерләгез! Аңсыздан килеп басарлар, алып китәрләр дип куркадыр идегез, Аллаһ сезне Мәдинә шәһәренә күчерде дә ярдәме белән куәтләде һәм пакь ризыклар белән сезне ризыкландырды, шаять шөкер итәрсез.

    8:26
  7. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَخُونُوا اللَّهَ وَالرَّسُولَ وَتَخُونُوا أَمَانَاتِكُمْ وَأَنْتُمْ تَعْلَمُونَ

    Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә хыянәт итмәгез һәм үзара әманәтләрегезгә дә хыянәт итмәгез, вәхәлән ки, аның хыянәт икәнен үзегез беләсез.

    8:27
  8. وَاعْلَمُوا أَنَّمَا أَمْوَالُكُمْ وَأَوْلَادُكُمْ فِتْنَةٌ وَأَنَّ اللَّهَ عِنْدَهُ أَجْرٌ عَظِيمٌ

    Янә белегез, малларыгыз вә балаларыгыз фетнәдер, әмма Аллаһ юлында булганнарга Аллаһ хозурында олугъ нигъмәтләр бар, малларыгызны вә көчләрегезне Аллаһ юлына тотыгыз! Вә балаларыгызга дини тәрбия бирегез, ләкин аларга серләрегезне сөйләмәгез.

    8:28
  9. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِنْ تَتَّقُوا اللَّهَ يَجْعَلْ لَكُمْ فُرْقَانًا وَيُكَفِّرْ عَنْكُمْ سَيِّئَاتِكُمْ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ۗ وَاللَّهُ ذُو الْفَضْلِ الْعَظِيمِ

    Ий мөэминнәр! Әгәр Аллаһудан куркып Аның хөкемнәрен бозудан саклансагыз, Аллаһ сезгә хак белән батыл арасын аера белмәкне бирер вә гөнаһларыгызны җуяр вә сезне ярлыкар. Бит Аллаһ олугъ юмартлык иясе.

    8:29
  10. وَإِذْ يَمْكُرُ بِكَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِيُثْبِتُوكَ أَوْ يَقْتُلُوكَ أَوْ يُخْرِجُوكَ ۚ وَيَمْكُرُونَ وَيَمْكُرُ اللَّهُ ۖ وَاللَّهُ خَيْرُ الْمَاكِرِينَ

    Ий Мухәммәд г-м! Мәккә кәферләре сиңа хәйлә-мәкер кылган вакытларын хәтерлә! Алар җыелып киңәш иттеләр: "Мухәммәдне гомерлеккә төрмәгә бикләргә кирәк, йә шәһәрдән куарга кирәк, яки үтерергә кирәк", – дип. Соңра үтерергә дигән киңәшне кабул итеп, унике кабиләдән берәр кеше хәзерләп, төнлә үтермәкче булдылар. Расүл г-м, Әбүбәкер белән икесе шул төнне Мәккәдән чыгып тау тишегенә кереп качалар. Шулай итеп алар мәкерлек кылалар, Аллаһ аларга каршы көчле мәкерлек кылыр. Бит Аллаһ мәкер кылучыларның хәерлесе вә көчлерәге.

    8:30
  11. وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا قَالُوا قَدْ سَمِعْنَا لَوْ نَشَاءُ لَقُلْنَا مِثْلَ هَٰذَا ۙ إِنْ هَٰذَا إِلَّا أَسَاطِيرُ الْأَوَّلِينَ

    Аларга аятьләребез укылса әйтәләр: "Тәхкыйк ишеттек, әгәр теләсәк без дә мондый аятьләрне укыр идек. Сез укыган аятьләр – әүвәлгеләрдән калган әкияттән башка һичнәрсә түгелдер", – дип.

    8:31
  12. وَإِذْ قَالُوا اللَّهُمَّ إِنْ كَانَ هَٰذَا هُوَ الْحَقَّ مِنْ عِنْدِكَ فَأَمْطِرْ عَلَيْنَا حِجَارَةً مِنَ السَّمَاءِ أَوِ ائْتِنَا بِعَذَابٍ أَلِيمٍ

    Янә хәтердә алар әйттеләр: "Ий Аллаһ! Бу Коръән чыннан да синнән иңдерелгән булса, безнең өстебезгә күктән таш яудыр яки безгә рәнҗеткүче ґәзаб җибәр", – дип.

    8:32
  13. وَمَا كَانَ اللَّهُ لِيُعَذِّبَهُمْ وَأَنْتَ فِيهِمْ ۚ وَمَا كَانَ اللَّهُ مُعَذِّبَهُمْ وَهُمْ يَسْتَغْفِرُونَ

    Аллаһ аларны ґәзаб кылмас син алар эчендә булган вакытта һәм дә тәүбә итеп гафу сорасалар да ґәзаб кылмас иде.

    8:33
  14. وَمَا لَهُمْ أَلَّا يُعَذِّبَهُمُ اللَّهُ وَهُمْ يَصُدُّونَ عَنِ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَمَا كَانُوا أَوْلِيَاءَهُ ۚ إِنْ أَوْلِيَاؤُهُ إِلَّا الْمُتَّقُونَ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ

    Инде аларны ґәзаб кылудан Аллаһуны нәрсә тыяр? Чөнки алар мөэминнәрне Кәгъбәтулладан тыялар үзләре Кәгъбәгә лаек булмадылар, ул Кәгъбәгә тәкъва мөэминнәр генә лаектыр, ләкин күпләре белмиләр.

    8:34
  15. وَمَا كَانَ صَلَاتُهُمْ عِنْدَ الْبَيْتِ إِلَّا مُكَاءً وَتَصْدِيَةً ۚ فَذُوقُوا الْعَذَابَ بِمَا كُنْتُمْ تَكْفُرُونَ

    Аларның Кәгъбә янында үтәгән намаз-гыйбадәт дигәннәре һичнәрсә булмады, мәгәр сызгырмак вә кул чапмак булды. Татыгыз ґәзабны Коръән юлына кермичә кәфер булганыгыз өчен.

    8:35
  16. إِنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا يُنْفِقُونَ أَمْوَالَهُمْ لِيَصُدُّوا عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ ۚ فَسَيُنْفِقُونَهَا ثُمَّ تَكُونُ عَلَيْهِمْ حَسْرَةً ثُمَّ يُغْلَبُونَ ۗ وَالَّذِينَ كَفَرُوا إِلَىٰ جَهَنَّمَ يُحْشَرُونَ

    Кяферләр мал биреп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, диннән тыяр өчен малларын бирерләр, соңра ул маллары үзләренә хәсрәт булыр, аннары җиңелерләр. Аннары кәферләр җәһәннәмгә барыр өчен кубарылырлар.

    8:36
  17. لِيَمِيزَ اللَّهُ الْخَبِيثَ مِنَ الطَّيِّبِ وَيَجْعَلَ الْخَبِيثَ بَعْضَهُ عَلَىٰ بَعْضٍ فَيَرْكُمَهُ جَمِيعًا فَيَجْعَلَهُ فِي جَهَنَّمَ ۚ أُولَٰئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ

    Вә Аллаһ нәҗес кәферләрне пакь мөэминнәрдән аерыр өчен һәм бәгъзе нәҗес кәферләрне бәгъзе нәҗес мөшрикләргә кушар өчен, яки бер пычрак нәрсәне икенче пычрак нәрсәгә кушар өчен Коръәнне иңдерде, сугышны фарыз итте һәм мөселманнарга ярдәм бирде. Кәферләр бөтен пычракны җыеп үзләштерделәр, шуның өчен алар җәһәннәмлек вә алар һәлак булучылар.

    8:37
  18. قُلْ لِلَّذِينَ كَفَرُوا إِنْ يَنْتَهُوا يُغْفَرْ لَهُمْ مَا قَدْ سَلَفَ وَإِنْ يَعُودُوا فَقَدْ مَضَتْ سُنَّتُ الْأَوَّلِينَ

    Кәферләргә әйт: "Әгәр алар көферлектән вә сугыштан туктап һәм тәүбә итеп исламны кабул итсәләр үткәндәге гөнаһлары гафу ителер, әгәр мөселманнар белән сугышу өчен кире сугышка кайтсалар яки көферлекләрендә калсалар, тәхкыйк андый кәферләрне Аллаһу тәгаләнең һәлак итүе булып үтте.

    8:38
  19. وَقَاتِلُوهُمْ حَتَّىٰ لَا تَكُونَ فِتْنَةٌ وَيَكُونَ الدِّينُ كُلُّهُ لِلَّهِ ۚ فَإِنِ انْتَهَوْا فَإِنَّ اللَّهَ بِمَا يَعْمَلُونَ بَصِيرٌ

    Ий мөэминнәр, кәферләр белән сугышыгыз, хәтта фетнә беткәнче вә диннең барчасы Аллаһ дине генә булганчы! Әгәр көфердән иманга кайтсалар, Аллаһ аларның эшләрен күрүчедер.

    8:39
  20. وَإِنْ تَوَلَّوْا فَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ مَوْلَاكُمْ ۚ نِعْمَ الْمَوْلَىٰ وَنِعْمَ النَّصِيرُ

    Әгәр алар иманнан баш тартсалар, белегез, ий мөэминнәр, тәхкыйк Аллаһ сезнең саклаучы хуҗагыздыр, алардан һич курыкмагыз! Ул – Аллаһ ни көчле вә ни камил саклаучы.

    8:40

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман