Сүрә 54 Ай
-
وَلَقَدْ جَاءَ آلَ فِرْعَوْنَ النُّذُرُ
Тәхкыйк Фиргаун кавеменә дә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр килә.
54:41 -
كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا كُلِّهَا فَأَخَذْنَاهُمْ أَخْذَ عَزِيزٍ مُقْتَدِرٍ
Пәйгамбәрләр китергән аятьләрне һәм могъҗизаларны һәммәсен инкяр иттеләр, һәм аларны ґәзаб белән тоттык һәр нәрсәгә көче җиткүче вә һәр нәрсәдән өстен булган Аллаһуның тотуы белән.
54:42 -
أَكُفَّارُكُمْ خَيْرٌ مِنْ أُولَٰئِكُمْ أَمْ لَكُمْ بَرَاءَةٌ فِي الزُّبُرِ
Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, сезнең имансыз динсезлегегез, Аллаһ хозурында Коръәндә зекер ителгән кәферләрнең имансызлыгыннан яхшыракмы, әллә сезгә ґәзаб булмас дип Аллаһудан иңдерелгән китапларда язылганмы?
54:43 -
أَمْ يَقُولُونَ نَحْنُ جَمِيعٌ مُنْتَصِرٌ
Әллә кәферләр, без бик күп, бергәләшеп бер-беребезгә ярдәмләшербез диләрме? Ягъни күплек белән Аллаһуга каршы торырга телиләрме?
54:44 -
سَيُهْزَمُ الْجَمْعُ وَيُوَلُّونَ الدُّبُرَ
Бу күп булган кәфер җәмәгате җиңелер вә артларына әйләнеп качарлар.
54:45 -
بَلِ السَّاعَةُ مَوْعِدُهُمْ وَالسَّاعَةُ أَدْهَىٰ وَأَمَرُّ
Әле ул гына тугы бәлки аларга вәгъдә ителгән ґәзаб кыямәт көнедер, кыямәт ґәзабы бигерәк олугъ вә бигерәк ачыдыр.
54:46 -
إِنَّ الْمُجْرِمِينَ فِي ضَلَالٍ وَسُعُرٍ
Азган бозык кешеләр шиксез адашмакталар вә диваналыкталар.
54:47 -
يَوْمَ يُسْحَبُونَ فِي النَّارِ عَلَىٰ وُجُوهِهِمْ ذُوقُوا مَسَّ سَقَرَ
Алар кыямәт көнендә йөзтүбән утта өстерәлерләр, һәм аларга: "Сакар тәмугының ґәзабын татыгыз" – диелер.
54:48 -
إِنَّا كُلَّ شَيْءٍ خَلَقْنَاهُ بِقَدَرٍ
Тәхкыйк Без һәр нәрсәне дөрес үлчәү белән үлчәп халык кылдык.
54:49 -
وَمَا أَمْرُنَا إِلَّا وَاحِدَةٌ كَلَمْحٍ بِالْبَصَرِ
Безнең бер нәрсәне юктан бар итүебез – фәкать бул дип бер мәртәбә әйтүдер, күзне йомып ачкан арада бар булыр.
54:50 -
وَلَقَدْ أَهْلَكْنَا أَشْيَاعَكُمْ فَهَلْ مِنْ مُدَّكِرٍ
Ий кәферләр сезнең кеби кәферләрне күп һәлак кылдык, әйә шуларны уйлап фикерләп гыйбрәтләнүче бармы?
54:51 -
وَكُلُّ شَيْءٍ فَعَلُوهُ فِي الزُّبُرِ
Ул кәферләрнең һәр кылган эшләре гамәл дәфтәрләрендәдер.
54:52 -
وَكُلُّ صَغِيرٍ وَكَبِيرٍ مُسْتَطَرٌ
Яхшылыктан вә явызлыктан һәр кечкенә эш һәм олугъ эш язылгандыр.
54:53 -
إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي جَنَّاتٍ وَنَهَرٍ
Тәхкыйк Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр, җәннәтләрдә татлы елгалар янындадырлар.
54:54 -
فِي مَقْعَدِ صِدْقٍ عِنْدَ مَلِيكٍ مُقْتَدِرٍ
Хак булган изге мәҗлестә булырлар, һәр нәрсәгә көче җиткүче Аллаһу тәгалә хозурында.
54:55
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман