Сүрә 19 Мәрьям
-
جَنَّاتِ عَدْنٍ الَّتِي وَعَدَ الرَّحْمَٰنُ عِبَادَهُ بِالْغَيْبِ ۚ إِنَّهُ كَانَ وَعْدُهُ مَأْتِيًّا
Алар кереп торачак җәннәтне Аллаһ үзенең сөекле колларына вәгъдә кылды ул җәннәтне күрсәтмичә, тәхкыйк Аллаһудан вәгъдә кылынган җәннәт вәгъдә кылынган кешеләргә килүче булды, килми калмас.
19:61 -
لَا يَسْمَعُونَ فِيهَا لَغْوًا إِلَّا سَلَامًا ۖ وَلَهُمْ رِزْقُهُمْ فِيهَا بُكْرَةً وَعَشِيًّا
Алар җәннәттә кирәкмәгән буш сүзләрне ишетмәсләр, мәгәр фәрештәләрнең сәламен ишетерләр, дөньядагы иртә белән көндез арасы вакыт үткән саен, ягъни ике ашау арасы хәтле вакыт үткән саен ризыклары килеп торыр.
19:62 -
تِلْكَ الْجَنَّةُ الَّتِي نُورِثُ مِنْ عِبَادِنَا مَنْ كَانَ تَقِيًّا
Колларыбызның тәкъваларын ошбу җәннәткә варис итәрбез.
19:63 -
وَمَا نَتَنَزَّلُ إِلَّا بِأَمْرِ رَبِّكَ ۖ لَهُ مَا بَيْنَ أَيْدِينَا وَمَا خَلْفَنَا وَمَا بَيْنَ ذَٰلِكَ ۚ وَمَا كَانَ رَبُّكَ نَسِيًّا
Җәбраил г-м әйтте: "Мин вәхий белән үз белдегем илә теләсәм кайчан иңмәмен, мәгәр ий Мухәммәд г-м Раббыңның әмере белән генә иңәрмен. Ягъни Мухәммәд г-м бер сорауга җавапны иртәгә бирермен дигән, ләкин Аллаһ теләсә димәгән. Шуның өчен Җәбраил г-м ике атна килми торган. Алдыбызда булган нәрсәләр вә артыбызда булган нәрсәләр һәм шул ике арада булган нәрсәләр һәрбер хәлләр фәкать Аллаһуга хас. Ий Мухәммәд, Раббың сине онытыр булмады.
19:64 -
رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا فَاعْبُدْهُ وَاصْطَبِرْ لِعِبَادَتِهِ ۚ هَلْ تَعْلَمُ لَهُ سَمِيًّا
Ул – Аллаһ җир вә күкләр вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысы, Аңа гыйбадәт кыл һәм Аның гыйбадәтенә сабыр ит, чыда! Әйә син беләсеңме Аллаһ белән бер исемнәрдә булган берәр затның барлыгын? Әлбәттә юк!
19:65 -
وَيَقُولُ الْإِنْسَانُ أَإِذَا مَا مِتُّ لَسَوْفَ أُخْرَجُ حَيًّا
Кабердән терелеп кубарылачакны инкяр иткән ахмак әйтер: "Үлеп күмелеп черегәннән соң яңадан терелеп кабердән чыгармынмы?"
19:66 -
أَوَلَا يَذْكُرُ الْإِنْسَانُ أَنَّا خَلَقْنَاهُ مِنْ قَبْلُ وَلَمْ يَكُ شَيْئًا
Әйә ул кеше уйлап карамыймы? Моннан элек Без аны халык кылдык, ул вакытта ул һич нәрсә түгел иде, шуны белмиме?
19:67 -
فَوَرَبِّكَ لَنَحْشُرَنَّهُمْ وَالشَّيَاطِينَ ثُمَّ لَنُحْضِرَنَّهُمْ حَوْلَ جَهَنَّمَ جِثِيًّا
Раббың илә ант итеп әйтәмен, әлбәттә, Без аларны кабердән кубарырбыз, дәхи алар белән бергә шайтаннарны да кубарырбыз, соңра тезелгәннәре хәлдә җәһәннәм әйләнәсенә китерербез.
19:68 -
ثُمَّ لَنَنْزِعَنَّ مِنْ كُلِّ شِيعَةٍ أَيُّهُمْ أَشَدُّ عَلَى الرَّحْمَٰنِ عِتِيًّا
Соңра һәрбер мәзһәбтән аерырбыз Аллаһуга катырак каршы булганнарын.
19:69 -
ثُمَّ لَنَحْنُ أَعْلَمُ بِالَّذِينَ هُمْ أَوْلَىٰ بِهَا صِلِيًّا
Соңра каты газапка керергә тиешле булганнарын Без, әлбәттә, белүчерәкбез.
19:70 -
وَإِنْ مِنْكُمْ إِلَّا وَارِدُهَا ۚ كَانَ عَلَىٰ رَبِّكَ حَتْمًا مَقْضِيًّا
Сездән һәрберегез ул җәһәннәмгә килмичә калмас, сезнең аңда килүегез Раббыгызның үз хөкеме илә үзенә лязем булды ки, аны эшләми калдырмас.
19:71 -
ثُمَّ نُنَجِّي الَّذِينَ اتَّقَوْا وَنَذَرُ الظَّالِمِينَ فِيهَا جِثِيًّا
Соңра тәкъва мөэминнәрне ул җәһәннәмнән коткарырбыз, вә Коръән белән гамәл кылмаган залимнәрне тезләнгән хәлләрендә ул җәһәннәмдә калдырырбыз.
19:72 -
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ قَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِلَّذِينَ آمَنُوا أَيُّ الْفَرِيقَيْنِ خَيْرٌ مَقَامًا وَأَحْسَنُ نَدِيًّا
Дөньяда вакытта аларга Безнең һәр нәрсәне бәян итүче аятьләребез укылса, кәферләр мөэминнәргә әйтәләр: "Мөэмин белән кәфернең тора торган урын йөзеннән кайсысының урыны хәерлерәк, вә кавем җыела торган урын йөзеннән яхшыракдыр?"
19:73 -
وَكَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُمْ مِنْ قَرْنٍ هُمْ أَحْسَنُ أَثَاثًا وَرِئْيًا
Бу кәферләрдән элек күпме кәферләрне һәлак иттек, алар мал вә җиһаз җәһеттән артык һәм күренештә чибәррәк иделәр.
19:74 -
قُلْ مَنْ كَانَ فِي الضَّلَالَةِ فَلْيَمْدُدْ لَهُ الرَّحْمَٰنُ مَدًّا ۚ حَتَّىٰ إِذَا رَأَوْا مَا يُوعَدُونَ إِمَّا الْعَذَابَ وَإِمَّا السَّاعَةَ فَسَيَعْلَمُونَ مَنْ هُوَ شَرٌّ مَكَانًا وَأَضْعَفُ جُنْدًا
Әйт: "Берәү хактан адашуда булса, сынамак өчен Аллаһ аңа озын гомер биргән булыр. Хәтта әгәр вәгъдә ителгән ґәзабны күрсәләр, яки дөньяда мөселманнар аларны җиңеп, үтермәк вә әсир алмак ґәзабы ирешсә, яки кыямәттә җәһәннәмгә керәчәкләрен күрсәләр, шул вакытта белерләр урын йөзеннән кайсы фирканең урыны кабахәтрәк, ягъни җәһәннәм кемгә тиешле икәнен һәм кайсы фирканең гаскәре зәгыйфьрәк икәнен."
19:75 -
وَيَزِيدُ اللَّهُ الَّذِينَ اهْتَدَوْا هُدًى ۗ وَالْبَاقِيَاتُ الصَّالِحَاتُ خَيْرٌ عِنْدَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ مَرَدًّا
Аллаһ, Коръән белән гамәл кылып һидәяттә булган мөэминнәрнең һидәятен арттырыр. Изге гамәл мәңге калучыдыр, ул изге гамәл сәваб йөзеннән Раббың хозурында хәерлерәк вә ахырда кайтмак йөзеннән хәерлерәктер.
19:76 -
أَفَرَأَيْتَ الَّذِي كَفَرَ بِآيَاتِنَا وَقَالَ لَأُوتَيَنَّ مَالًا وَوَلَدًا
Әйә белдеңме аятьләребезне инкяр итүчене, ул кәфер әйтте: "Әгәр кубарылсам, әлбәттә, малларым вә балаларым миңа бирелер дә, бурычларымны анда түләрмен", – дип.
19:77 -
أَطَّلَعَ الْغَيْبَ أَمِ اتَّخَذَ عِنْدَ الرَّحْمَٰنِ عَهْدًا
Ул имансыз, әллә яшерен эшне белә торган булдымы, яки маллары вә балалары кайтарып биреләчәге белән Аллаһудан ґәһед алдымы?
19:78 -
كَلَّا ۚ سَنَكْتُبُ مَا يَقُولُ وَنَمُدُّ لَهُ مِنَ الْعَذَابِ مَدًّا
Юк, ул имансыз яшерен эшне дә белмәде һәм Аллаһудан ґәһед тә алмады! Әлбәттә, Без аның әйткән сүзләрен язарбыз һәм ахирәттә җәза бирербез, һәм имансыз булганы өчен булган ґәзабына янә ґәзабны арттырырбыз.
19:79 -
وَنَرِثُهُ مَا يَقُولُ وَيَأْتِينَا فَرْدًا
Вә кыямәттә миңа бирелер дигән малына вә балаларына башканы варис итәрбез, Безнең хозурыбызга ялгыз килер.
19:80
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман