Сүрә 19 Мәрьям

  1. قَالَ كَذَٰلِكِ قَالَ رَبُّكِ هُوَ عَلَيَّ هَيِّنٌ ۖ وَلِنَجْعَلَهُ آيَةً لِلنَّاسِ وَرَحْمَةً مِنَّا ۚ وَكَانَ أَمْرًا مَقْضِيًّا

    Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, эш әлбәттә син әйткәнчә, ләкин Раббың әйтәдер: "Атасыз бала тудыру Миңа бик җиңел. Без аны атасыз тудырдык, кодрәтебезгә ґәламәт булсын вә аңа ияргәннәргә рәхмәт булсын өчен, аның атасыз тууы әзәлдә хөкем ителгән әмер булды, әлбәттә, гамәлгә ашар.

    19:21
  2. فَحَمَلَتْهُ فَانْتَبَذَتْ بِهِ مَكَانًا قَصِيًّا

    Җәбраил Мәрьямнең җиңеннән өрде, Мәрьям Гыйсага йөкле булды, һәм корсагындагы йөген күтәреп, кавеменнән аерылып, ерак җиргә китте.

    19:22
  3. فَأَجَاءَهَا الْمَخَاضُ إِلَىٰ جِذْعِ النَّخْلَةِ قَالَتْ يَا لَيْتَنِي مِتُّ قَبْلَ هَٰذَا وَكُنْتُ نَسْيًا مَنْسِيًّا

    Бала табуның авырлыгы китерде ул Мәрьямне хөрмә агачының кәүсәсенә. Мәрьям әйтте: "Бу хәлне күрмәс борын үлгән булсам ни булыр иде һәм үлеп онытылып беткән булсам".

    19:23
  4. فَنَادَاهَا مِنْ تَحْتِهَا أَلَّا تَحْزَنِي قَدْ جَعَلَ رَبُّكِ تَحْتَكِ سَرِيًّا

    Мәрьямнең урыныннан түбән җирдән Җәбраил кычкырды: "Ий Мәрьям, кайгырма, тәхкыйк Раббың аяк астыңда чишмә кылды".

    19:24
  5. وَهُزِّي إِلَيْكِ بِجِذْعِ النَّخْلَةِ تُسَاقِطْ عَلَيْكِ رُطَبًا جَنِيًّا

    Йә Марьям, хөрмә агачының кәүсәсеннән тотып үзеңә таба селкет, төшерер сиңа яңа өлгергән хөрмә җимешен.

    19:25
  6. فَكُلِي وَاشْرَبِي وَقَرِّي عَيْنًا ۖ فَإِمَّا تَرَيِنَّ مِنَ الْبَشَرِ أَحَدًا فَقُولِي إِنِّي نَذَرْتُ لِلرَّحْمَٰنِ صَوْمًا فَلَنْ أُكَلِّمَ الْيَوْمَ إِنْسِيًّا

    Ул хөрмәне аша вә чишмә суын эчкел, ул угълың Гыйса белән күзең карарланып, кайгың бетсен! Әгәр бер кешене балаңнан ягъни балаң хакында синнән сорар күрсәң, әйт: "Мин Аллаһ ризасы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән сөйләшмим".

    19:26
  7. فَأَتَتْ بِهِ قَوْمَهَا تَحْمِلُهُ ۖ قَالُوا يَا مَرْيَمُ لَقَدْ جِئْتِ شَيْئًا فَرِيًّا

    Гыйсаны тудыргач кавеме янына күтәреп килде. Кавеме әйттеләр: "Ий Мәрьям, ярамаган олугъ эш белән килдең".

    19:27
  8. يَا أُخْتَ هَارُونَ مَا كَانَ أَبُوكِ امْرَأَ سَوْءٍ وَمَا كَانَتْ أُمُّكِ بَغِيًّا

    Ий Һарунның кыз кардәше, атаң Ґимран яман юлда түгел иде, анаң да азгын түгел иде.

    19:28
  9. فَأَشَارَتْ إِلَيْهِ ۖ قَالُوا كَيْفَ نُكَلِّمُ مَنْ كَانَ فِي الْمَهْدِ صَبِيًّا

    Мәрьям, угълы Гыйса белән сөйләшергә ишарәт итте. Алар әйттеләр: "Безне мәсхәрә итәсең, бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик?"

    19:29
  10. قَالَ إِنِّي عَبْدُ اللَّهِ آتَانِيَ الْكِتَابَ وَجَعَلَنِي نَبِيًّا

    Гыйса аларның сүзләрен ишеткәч әйтте: "Мин Аллаһу тәгаләнең колымын, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте."

    19:30
  11. وَجَعَلَنِي مُبَارَكًا أَيْنَ مَا كُنْتُ وَأَوْصَانِي بِالصَّلَاةِ وَالزَّكَاةِ مَا دُمْتُ حَيًّا

    Кайда гына булсам да кешеләр өчен мине мөбарәк – файдалы итте, вә миңа намаз укырга әмер итте һәм зәкят бирергә әмер итте терек булган вакытымда.

    19:31
  12. وَبَرًّا بِوَالِدَتِي وَلَمْ يَجْعَلْنِي جَبَّارًا شَقِيًّا

    Янә анама изгелек итүче кылды, мине тәкәбберләнүче вә үзенә гөнаһ эшләүче кылмады.

    19:32
  13. وَالسَّلَامُ عَلَيَّ يَوْمَ وُلِدْتُ وَيَوْمَ أَمُوتُ وَيَوْمَ أُبْعَثُ حَيًّا

    Туган көнемдә вә үлгән көнемдә һәм кабердән кубарылган көнемдә Аллаһудан миңа сәламдер".

    19:33
  14. ذَٰلِكَ عِيسَى ابْنُ مَرْيَمَ ۚ قَوْلَ الْحَقِّ الَّذِي فِيهِ يَمْتَرُونَ

    Ошбу сүзләрне сөйләүче кеше Мәрьям угълы Гыйсадыр, насара ихтыйлаф итә торган сүзләр арасыннан хак сүзләрне сөйләде.

    19:34
  15. مَا كَانَ لِلَّهِ أَنْ يَتَّخِذَ مِنْ وَلَدٍ ۖ سُبْحَانَهُ ۚ إِذَا قَضَىٰ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُ كُنْ فَيَكُونُ

    Бала тудырмак Аллаһуга лаек булмады, Ул бала тудыру кимчелегеннән пакь! Әгәр бер нәрсәне булдырырга теләсә, ул нәрсәгә фәкать: Бул, дип әйтер, ул нәрсә шундук булыр.

    19:35
  16. وَإِنَّ اللَّهَ رَبِّي وَرَبُّكُمْ فَاعْبُدُوهُ ۚ هَٰذَا صِرَاطٌ مُسْتَقِيمٌ

    Тәхкыйк Аллаһ минем һәм сезнең дә Раббыгыз, Аңа гыйбадәт итегез! Аллаһуга гыйбадәт кылу, Коръән өйрәтүе буенча дин тоту, туры юлдыр.

    19:36
  17. فَاخْتَلَفَ الْأَحْزَابُ مِنْ بَيْنِهِمْ ۖ فَوَيْلٌ لِلَّذِينَ كَفَرُوا مِنْ مَشْهَدِ يَوْمٍ عَظِيمٍ

    Мәрьям ирсез бала тудыргач, кешеләр араларында ихтыйлаф иттеләр, ни каты үкенеч хакны инкяр итүчеләргә, ґәзабы каты, куркынычы олугъ булган кыямәт көненең килүеннән.

    19:37
  18. أَسْمِعْ بِهِمْ وَأَبْصِرْ يَوْمَ يَأْتُونَنَا ۖ لَٰكِنِ الظَّالِمُونَ الْيَوْمَ فِي ضَلَالٍ مُبِينٍ

    Алар Безнең хозурыбызга килгән көннәрендә яхшы ишетерләр вә яхшы күрерләр, ләкин Аллаһуга карышып залим булган кешеләр ул көндә ачык адашуда – алданудадыр.

    19:38
  19. وَأَنْذِرْهُمْ يَوْمَ الْحَسْرَةِ إِذْ قُضِيَ الْأَمْرُ وَهُمْ فِي غَفْلَةٍ وَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ

    Ґәзаб киләчәге белән хөкем ителгән хәсрәтле көн белән аларны куркыт! Алар ґәзабның килүеннән гафләттәләр, алар иман китерәчәк түгелләр.

    19:39
  20. إِنَّا نَحْنُ نَرِثُ الْأَرْضَ وَمَنْ عَلَيْهَا وَإِلَيْنَا يُرْجَعُونَ

    Әлбәттә, Без җиргә вә җирдә булган һәр нәрсәгә варис булырбыз вә ахирәттә алар Безгә кайтарылырлар.

    19:40

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман