Мусхаф, бит 538

  1. هُوَ الَّذِي خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ فِي سِتَّةِ أَيَّامٍ ثُمَّ اسْتَوَىٰ عَلَى الْعَرْشِ ۚ يَعْلَمُ مَا يَلِجُ فِي الْأَرْضِ وَمَا يَخْرُجُ مِنْهَا وَمَا يَنْزِلُ مِنَ السَّمَاءِ وَمَا يَعْرُجُ فِيهَا ۖ وَهُوَ مَعَكُمْ أَيْنَ مَا كُنْتُمْ ۚ وَاللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ

    Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне алты көн эчендә төзеде, соңра ґәрешне касъ кылып аңа бәйләнеше булган эшне йөретте, Ул беләдер җиргә кергән нәрсәне вә җирдән чыккан нәрсәне, дәхи күктән иңгән нәрсәне һәм күккә ашкан нәрсәне беләдер, вә Ул кайда гына булсагыз да сезнең белән бергәдер. Ул – Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегезне күрүчедер.

    57:4
  2. لَهُ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ وَإِلَى اللَّهِ تُرْجَعُ الْأُمُورُ

    Җиргә вә күкләргә хуҗа булу Аллаһуга хастыр, вә һәр эш Аллаһуга кайтарыладыр.

    57:5
  3. يُولِجُ اللَّيْلَ فِي النَّهَارِ وَيُولِجُ النَّهَارَ فِي اللَّيْلِ ۚ وَهُوَ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ

    Кичне көндезгә кертер вә көндезне кичкә кертер, вә Ул – Аллаһ күкрәктәге яшерен уйларны белүчедер.

    57:6
  4. آمِنُوا بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ وَأَنْفِقُوا مِمَّا جَعَلَكُمْ مُسْتَخْلَفِينَ فِيهِ ۖ فَالَّذِينَ آمَنُوا مِنْكُمْ وَأَنْفَقُوا لَهُمْ أَجْرٌ كَبِيرٌ

    Ий кешеләр Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китерегез, вә малларыгыздан Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирегез, ул маллар сезгә ата-бабаларыгыздан калды! Сезләрдән имән китереп дин тоткан хәлдә садака бирүчеләр – аларгадыр олугъ әҗерләр.

    57:7
  5. وَمَا لَكُمْ لَا تُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ ۙ وَالرَّسُولُ يَدْعُوكُمْ لِتُؤْمِنُوا بِرَبِّكُمْ وَقَدْ أَخَذَ مِيثَاقَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ

    Ий кешеләр, ни булды сезгә: Аллаһуга иман китермәссез вә Аңа итагать итмәссез, бит пәйгамбәр сезне Раббыгызга иман китерергә чакырадыр, вә ул сездән Аллаһуга иман китереп Аңа итагать итәрсез дип ґәһед алды, әгәр Аллаһуга, Коръәнгә вә пәйгамбәргә ышанган булсагыз?

    57:8
  6. هُوَ الَّذِي يُنَزِّلُ عَلَىٰ عَبْدِهِ آيَاتٍ بَيِّنَاتٍ لِيُخْرِجَكُمْ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ ۚ وَإِنَّ اللَّهَ بِكُمْ لَرَءُوفٌ رَحِيمٌ

    Ул – Аллаһ үзенең колы Мухәммәд г-мгә ачык аңлатучы аятьләрне иңдерәдер, сезләрне адашу караңгылыгыннан чыгарып һидәят яктылыгына кертмәк өчен. Әлбәттә, Аллаһ сезгә йомшаклык кылучы рәхимледер.

    57:9
  7. وَمَا لَكُمْ أَلَّا تُنْفِقُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَلِلَّهِ مِيرَاثُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ لَا يَسْتَوِي مِنْكُمْ مَنْ أَنْفَقَ مِنْ قَبْلِ الْفَتْحِ وَقَاتَلَ ۚ أُولَٰئِكَ أَعْظَمُ دَرَجَةً مِنَ الَّذِينَ أَنْفَقُوا مِنْ بَعْدُ وَقَاتَلُوا ۚ وَكُلًّا وَعَدَ اللَّهُ الْحُسْنَىٰ ۚ وَاللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌ

    Ий ышанучылар, сезгә ни булды, малыгызны Аллаһ юлына бирмәскә, җир вә күкләр байлыгы – Аллаһ мирасы була торып? Сезләрдән Мәккә шәһәренә алмас борын малын Аллаһ юлына биргән һәм Аллаһ юлында сугыш кылган кеше, бу эшләрне Мәккәне алганнан соң эшләгән кешеләр белән бертигез булмас, Мәккәне алмас борын, малын биреп Аллаһ юлында сугыш кылган кеше дәрәҗәдә олугърактыр, Мәккәне алганнан соң малын биргән вә Аллаһ юлыңда сугыш кылган кешедән. Аларның әүвәлгеләренә дә вә ахыргыларына да Аллаһ җәннәтне вәгъдә кылды, вә Ул – Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.

    57:10
  8. مَنْ ذَا الَّذِي يُقْرِضُ اللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا فَيُضَاعِفَهُ لَهُ وَلَهُ أَجْرٌ كَرِيمٌ

    Яхшы эшләрне изге гамәлләрне кем Аллаһуга бурычка бирер, ягъни фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылыр, әгәр шулай кылса Аллаһ ул кешенең әҗерен күп мәртәбә арттырыр вә аңа яхшы нигъмәтләр булыр иде.

    57:11

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман