Мусхаф, бит 259

  1. تُؤْتِي أُكُلَهَا كُلَّ حِينٍ بِإِذْنِ رَبِّهَا ۗ وَيَضْرِبُ اللَّهُ الْأَمْثَالَ لِلنَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَتَذَكَّرُونَ

    Аллаһ бәндәләренә шундый мисалларны китерә, гыйбадәтләнеп вәгазьләнсеннәр өчен.

    14:25
  2. وَمَثَلُ كَلِمَةٍ خَبِيثَةٍ كَشَجَرَةٍ خَبِيثَةٍ اجْتُثَّتْ مِنْ فَوْقِ الْأَرْضِ مَا لَهَا مِنْ قَرَارٍ

    Вә диндә дәлилсез ялган сүзнең мисалы: тамыры белән чыгарып җир өстенә ташланган һичбер нәрсәгә яраксыз начар агач кеби ки, һичнәрсә бирми, батыл дин дә шундыйдыр.

    14:26
  3. يُثَبِّتُ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا بِالْقَوْلِ الثَّابِتِ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الْآخِرَةِ ۖ وَيُضِلُّ اللَّهُ الظَّالِمِينَ ۚ وَيَفْعَلُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ

    Иман китереп хак диндә булган кешеләрне Аллаһ дөньяда вә ахирәттә дәлил белән сабит булган "Лә Илаһә Илләллаһ" сүзенә беркетер, әмма иман китермәгән залимләрне Аллаһ адаштырыр, Аллаһ теләгән эшне кылыр.

    14:27
  4. أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ بَدَّلُوا نِعْمَتَ اللَّهِ كُفْرًا وَأَحَلُّوا قَوْمَهُمْ دَارَ الْبَوَارِ

    Күрәсеңме явыз кешеләрне, Аллаһ биргән ислам динен көфергә алыштыралар, ягъни исламны кабул итмиләр, җәһәннәмгә алып бара торган батыл динне кабул итәләр, вә үзләренә ияргән каумләрен һәлакәтлек йортына салдылар.

    14:28
  5. جَهَنَّمَ يَصْلَوْنَهَا ۖ وَبِئْسَ الْقَرَارُ

    Ул йорт җәһәннәмдер, анда керерләр, ни яман урын ул җәһәннәм.

    14:29
  6. وَجَعَلُوا لِلَّهِ أَنْدَادًا لِيُضِلُّوا عَنْ سَبِيلِهِ ۗ قُلْ تَمَتَّعُوا فَإِنَّ مَصِيرَكُمْ إِلَى النَّارِ

    Ул мөшрикләр, кешеләрне хак юлдан адаштырыр өчен Аллаһуга тиңдәшләр ясадылар. Аларга әйт: "Хәзер файдаланып калыгыз, теләгәнчә кыланыгыз, чөнки ни кылансагыз да кайтачак урыныгыз җәһәннәм, аңда теләгәнегезне кыла алмассыз.

    14:30
  7. قُلْ لِعِبَادِيَ الَّذِينَ آمَنُوا يُقِيمُوا الصَّلَاةَ وَيُنْفِقُوا مِمَّا رَزَقْنَاهُمْ سِرًّا وَعَلَانِيَةً مِنْ قَبْلِ أَنْ يَأْتِيَ يَوْمٌ لَا بَيْعٌ فِيهِ وَلَا خِلَالٌ

    Ий Мухәммәд г-м, минем иман китергән бәндәләремә әйт: "Дусчык вә алыш-биреш итү эше булмый торган кыямәт көне килүдән элек намазларын укысынлар вә Без биргән малдан күрсәтеп һәм яшерен садакалар бирсенләр!"

    14:31
  8. اللَّهُ الَّذِي خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ وَأَنْزَلَ مِنَ السَّمَاءِ مَاءً فَأَخْرَجَ بِهِ مِنَ الثَّمَرَاتِ رِزْقًا لَكُمْ ۖ وَسَخَّرَ لَكُمُ الْفُلْكَ لِتَجْرِيَ فِي الْبَحْرِ بِأَمْرِهِ ۖ وَسَخَّرَ لَكُمُ الْأَنْهَارَ

    Җир вә күкләрне халык кылучы кодрәтле Аллаһ вә Ул, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен төрле җимешләр үстерде, вә Ул диңгезләрдә Аллаһ әмере белән йөри торган корабларны сезгә ирекле кылды, вә сезгә елгаларны ирекле кылды.

    14:32
  9. وَسَخَّرَ لَكُمُ الشَّمْسَ وَالْقَمَرَ دَائِبَيْنِ ۖ وَسَخَّرَ لَكُمُ اللَّيْلَ وَالنَّهَارَ

    Дәхи ашыгып йөри торган кояш вә айдан сезне файдаландырды һәм сезне көндез вә кич белән дә файдаландырды.

    14:33

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман