Мусхаф, бит 255
-
وَيَقُولُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَسْتَ مُرْسَلًا ۚ قُلْ كَفَىٰ بِاللَّهِ شَهِيدًا بَيْنِي وَبَيْنَكُمْ وَمَنْ عِنْدَهُ عِلْمُ الْكِتَابِ
Кәферләр әйтерләр син расүл түгел дип, син аларга әйт: "Сезнең белән минем арада шаһит булырга Аллаһ үзе җитәдер һәм Аллаһ китабыннан хәбәре булган мөэминнәр дә минем рәсүллегемә шаһит булырлар".
13:43 -
الر ۚ كِتَابٌ أَنْزَلْنَاهُ إِلَيْكَ لِتُخْرِجَ النَّاسَ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ بِإِذْنِ رَبِّهِمْ إِلَىٰ صِرَاطِ الْعَزِيزِ الْحَمِيدِ
Әлиф ләм ра. Ошбу китапны сиңа иңдердек кешеләрне батыл ялган дин караңгылыгыннан чыгарып, хак дин яктылыгына кертмәклегең өчен Раббыларының теләге белән галиб вә мактаулы булган Аллаһ юлына.
14:1 -
اللَّهِ الَّذِي لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۗ وَوَيْلٌ لِلْكَافِرِينَ مِنْ عَذَابٍ شَدِيدٍ
Җир вә күкләр мөлке Аның кулында булучы Аллаһу тәгаләдер. Кәферләргә каты ґәзаб белән ни зур һәлакәтлек.
14:2 -
الَّذِينَ يَسْتَحِبُّونَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا عَلَى الْآخِرَةِ وَيَصُدُّونَ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ وَيَبْغُونَهَا عِوَجًا ۚ أُولَٰئِكَ فِي ضَلَالٍ بَعِيدٍ
Ул кәферләр ахирәтне ташлап дөньяны гына яратып кәсеп итәләр вә кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар һәм ислам диненең зәгыйфьләнүен яки алар ягына үзгәрүен телиләр, алар хактан бик ерак адашканлар.
14:3 -
وَمَا أَرْسَلْنَا مِنْ رَسُولٍ إِلَّا بِلِسَانِ قَوْمِهِ لِيُبَيِّنَ لَهُمْ ۖ فَيُضِلُّ اللَّهُ مَنْ يَشَاءُ وَيَهْدِي مَنْ يَشَاءُ ۚ وَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Пәйгамбәрләрне һәр заманада үз каумләреннән җибәрдек шәригать хөкемләрене үз телләрендә бәян итсеннәр өчен. Аллаһ үзе теләгән кешене һидәяткә салыр вә үзе теләгән кешене хак юлдан адаштырыр, Ул – Аллаһ көчле вә хөкемче.
14:4 -
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ بِآيَاتِنَا أَنْ أَخْرِجْ قَوْمَكَ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ وَذَكِّرْهُمْ بِأَيَّامِ اللَّهِ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ لِكُلِّ صَبَّارٍ شَكُورٍ
Тәхкыйк Без Мусаны дәлилләр вә могҗизалар белән пәйгамбәр итеп җибәрдек, каумеңне батыл дин караңгылыгыннан чыгарып хак дин яктылыгына керт, дип, вә үткән каумләрнең гыйбрәтле хәлләрен сөйлә, дип, бәла-казага сабыр итеп нигъмәтләргә шөкер итүчеләргә сөйләнгән пәйгамбәрләр хәлендә гыйбрәтләр бар.
14:5
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман