Сүрә 83 Киметүчеләр

  1. يَشْهَدُهُ الْمُقَرَّبُونَ

    Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен.

    83:21
  2. إِنَّ الْأَبْرَارَ لَفِي نَعِيمٍ

    Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр,

    83:22
  3. عَلَى الْأَرَائِكِ يَنْظُرُونَ

    яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар.

    83:23
  4. تَعْرِفُ فِي وُجُوهِهِمْ نَضْرَةَ النَّعِيمِ

    Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр.

    83:24
  5. يُسْقَوْنَ مِنْ رَحِيقٍ مَخْتُومٍ

    Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән.

    83:25
  6. خِتَامُهُ مِسْكٌ ۚ وَفِي ذَٰلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ الْمُتَنَافِسُونَ

    Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар!

    83:26
  7. وَمِزَاجُهُ مِنْ تَسْنِيمٍ

    Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер.

    83:27
  8. عَيْنًا يَشْرَبُ بِهَا الْمُقَرَّبُونَ

    Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.)

    83:28
  9. إِنَّ الَّذِينَ أَجْرَمُوا كَانُوا مِنَ الَّذِينَ آمَنُوا يَضْحَكُونَ

    Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр

    83:29
  10. وَإِذَا مَرُّوا بِهِمْ يَتَغَامَزُونَ

    Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр.

    83:30
  11. وَإِذَا انْقَلَبُوا إِلَىٰ أَهْلِهِمُ انْقَلَبُوا فَكِهِينَ

    Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр.

    83:31
  12. وَإِذَا رَأَوْهُمْ قَالُوا إِنَّ هَٰؤُلَاءِ لَضَالُّونَ

    Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде.

    83:32
  13. وَمَا أُرْسِلُوا عَلَيْهِمْ حَافِظِينَ

    Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр.

    83:33
  14. فَالْيَوْمَ الَّذِينَ آمَنُوا مِنَ الْكُفَّارِ يَضْحَكُونَ

    Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр.

    83:34
  15. عَلَى الْأَرَائِكِ يَنْظُرُونَ

    Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар.

    83:35
  16. هَلْ ثُوِّبَ الْكُفَّارُ مَا كَانُوا يَفْعَلُونَ

    Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде.

    83:36

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман