Сүрә 68 Нун
-
أَمْ لَهُمْ شُرَكَاءُ فَلْيَأْتُوا بِشُرَكَائِهِمْ إِنْ كَانُوا صَادِقِينَ
Әллә аларның Аллаһуга каршы сөйли торган Аллаһудан башка Аллалары бармы? Әгәр булса – китерсеннәр, дөрес сөйләүчеләрдән булсалар.
68:41 -
يَوْمَ يُكْشَفُ عَنْ سَاقٍ وَيُدْعَوْنَ إِلَى السُّجُودِ فَلَا يَسْتَطِيعُونَ
Бер көн эшләрнең пәрдәләре ачылыр, хак батылдан аерылыр һәм сәҗдәгә чакырылырлар, ләкин кәферләрнең вә монафикъларның сәҗдә кылырга көчләре җитмәс.
68:42 -
خَاشِعَةً أَبْصَارُهُمْ تَرْهَقُهُمْ ذِلَّةٌ ۖ وَقَدْ كَانُوا يُدْعَوْنَ إِلَى السُّجُودِ وَهُمْ سَالِمُونَ
Куркудан күзләре түбән салынган булыр вә аларны хурлык каплар. Тәхкыйк алар дөньяда сәҗдә кылырга, ягъни намаз укырга боерылган иделәр, ләкин укымадылар, үзләре сәламәт тә иделәр, намаз укымаска һич гозерләре юк иде.
68:43 -
فَذَرْنِي وَمَنْ يُكَذِّبُ بِهَٰذَا الْحَدِيثِ ۖ سَنَسْتَدْرِجُهُمْ مِنْ حَيْثُ لَا يَعْلَمُونَ
Ий Мухәммәд г-м, Коръәнне ялганга тотучыларны минем белән калдыр, ягъни Коръән сүзләрен катлап-катлап ишетеп тә аны инкяр итүче динсезләрне Миңа тапшыр да алардан кисел, тиздән аларны ґәзабка тартырбыз алар белмәгән юл белән.
68:44 -
وَأُمْلِي لَهُمْ ۚ إِنَّ كَيْدِي مَتِينٌ
Аларга вакыт бирермен, ґәзаб кылырга ашыкмамын, тәхкыйк Минем хәйләм төпледер, ґәзабымнан һич котыла алмаслар.
68:45 -
أَمْ تَسْأَلُهُمْ أَجْرًا فَهُمْ مِنْ مَغْرَمٍ مُثْقَلُونَ
Ислам динен өйрәткән өчен син әллә алардан хезмәт хакын сорыйсыңмы, алар шул хакны түләргә авырсынып Ислам динен кабул итмиләрме?
68:46 -
أَمْ عِنْدَهُمُ الْغَيْبُ فَهُمْ يَكْتُبُونَ
Әллә алар хозурында яшерен эшне белү белеме бармы, ягъни Ләүхүл Мәхфуз алар хозурында булып шуннан күчереп язалармы, шуның өчен аларның синең пәйгамбәрлегеңә ихтыяҗлары юкмы?
68:47 -
فَاصْبِرْ لِحُكْمِ رَبِّكَ وَلَا تَكُنْ كَصَاحِبِ الْحُوتِ إِذْ نَادَىٰ وَهُوَ مَكْظُومٌ
Чыда Раббыңның хөкеменә һәм кәферләрнең каршылык күрсәтүләренә, вә балык юлдашы Йунүс кеби булма Ул Йунүс балык эчендә тарлыкта Раббысына мөнәҗәть итте, ялварды эченә кайгы тулган хәлдә.
68:48 -
لَوْلَا أَنْ تَدَارَكَهُ نِعْمَةٌ مِنْ رَبِّهِ لَنُبِذَ بِالْعَرَاءِ وَهُوَ مَذْمُومٌ
Әгәр ул Йунүскә балык эчендә Раббысыннан нигъмәт ирешмәгән булса иде, әлбәттә, балык эченнән чыгарылып агачсыз вә үләнсез булган кызу сәхрәгә хур ителеп ташланыр иде.
68:49 -
فَاجْتَبَاهُ رَبُّهُ فَجَعَلَهُ مِنَ الصَّالِحِينَ
Ул Йунүсне Раббысы ихтыяр кылды, яңадан вәхий иңдереп пәйгамбәрлеген дәвам иттерде, дәхи аны изгеләрдән кылды.
68:50 -
وَإِنْ يَكَادُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَيُزْلِقُونَكَ بِأَبْصَارِهِمْ لَمَّا سَمِعُوا الذِّكْرَ وَيَقُولُونَ إِنَّهُ لَمَجْنُونٌ
Кәферләр Мухәммәд г-мнең Коръән укыганын яки Коръәннән вәгазь сөйләгәнен ишетсәләр, ачуларыннан яки хөседләнеп зәһәрле карашлары белән, аны аягыннан егарга якынлашалар иде һәм ул Мухәммәд мәҗнүн дияләр иде
68:51 -
وَمَا هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِلْعَالَمِينَ
Ул – Коръән бөтен мәхлүкатны уятучы вә Аллаһының яхшыларга рәхмәтне, яманларга ґәзабны искә тешерүчедер һәм иманны, динне, һидәятне һәм яхшылыкны кәсеп итәр өчен Аллаһ тарафыннан кешеләргә күрсәтелгән якты туры юлдыр.
68:52
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман