Сүрә 68 Нун

  1. فَتَنَادَوْا مُصْبِحِينَ

    Бу өч егет таң вакытында бер-берсен бакчага чакырдылар.

    68:21
  2. أَنِ اغْدُوا عَلَىٰ حَرْثِكُمْ إِنْ كُنْتُمْ صَارِمِينَ

    Бакчагызга иртәрәк барыгыз, әгәр җимешләрегезне кисеп җыярга теләсәгез.

    68:22
  3. فَانْطَلَقُوا وَهُمْ يَتَخَافَتُونَ

    Алар яшерен генә сөйләшкән хәлләрендә бакчага киттеләр.

    68:23
  4. أَنْ لَا يَدْخُلَنَّهَا الْيَوْمَ عَلَيْكُمْ مِسْكِينٌ

    Бүген бакчага сезнең өстегезгә һич ярлы мескеннәр кермәсен диделәр.

    68:24
  5. وَغَدَوْا عَلَىٰ حَرْدٍ قَادِرِينَ

    Мескеннәр килмәс борын бакчага йөгерделәр, бу эшкә кадирбыз, дип уйладылар.

    68:25
  6. فَلَمَّا رَأَوْهَا قَالُوا إِنَّا لَضَالُّونَ

    Бакчалары янына килеп андагы хәлне күргәч, тәхкыйк бакча юлыбыздан адаштык, башка юлга киткәнбез, диделәр, чөнки бакчаларының коры җире генә калган иде.

    68:26
  7. بَلْ نَحْنُ مَحْرُومُونَ

    Үз бакчаларының шул хәлгә калганын белгәч, юк без адашмаганбыз, бәлки без Аллаһуның нигъмәтеннән тәмам мәхрүм ителгәнбез, Аллаһ безгә бәла җибәргән, диештеләр

    68:27
  8. قَالَ أَوْسَطُهُمْ أَلَمْ أَقُلْ لَكُمْ لَوْلَا تُسَبِّحُونَ

    Аларның уртанчысы яки гакыллырагы: "Мин сезгә әйткән идем түгелме? Аллаһ теләсә дисәгезче", – дип.

    68:28
  9. قَالُوا سُبْحَانَ رَبِّنَا إِنَّا كُنَّا ظَالِمِينَ

    Алар әйттеләр: "Раббыбыз һәр кимчелектән пакь, тәхкыйк без үзебезгә золым кылдык".

    68:29
  10. فَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ يَتَلَاوَمُونَ

    Һәм бер-берсенә каршы килеп шелтәләшә башладылар

    68:30
  11. قَالُوا يَا وَيْلَنَا إِنَّا كُنَّا طَاغِينَ

    Әйттеләр: "Ий безнең кайгыбыз никадәр олугътыр, тәхкыйк без азган кешеләрдән булдык, Аллаһуның чигеннән чыктык.

    68:31
  12. عَسَىٰ رَبُّنَا أَنْ يُبْدِلَنَا خَيْرًا مِنْهَا إِنَّا إِلَىٰ رَبِّنَا رَاغِبُونَ

    Без Раббыбыздан өмет итәбез бакчабызны яхшырак бакчага алыштыруын, тәхкыйк без Раббыбызга вә Аның гыйбадәтенә кызыгучыбыз", – дип.

    68:32
  13. كَذَٰلِكَ الْعَذَابُ ۖ وَلَعَذَابُ الْآخِرَةِ أَكْبَرُ ۚ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ

    Әнә шулайдыр дөнья ґәзабы чиктән үткәннәр! Ахирәт ґәзабы тагын да олугърактыр, әгәр аны кешеләр белсәләр,

    68:33
  14. إِنَّ لِلْمُتَّقِينَ عِنْدَ رَبِّهِمْ جَنَّاتِ النَّعِيمِ

    дөреслектә Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы мөэминнәргә булыр Раббылары хозурында нәгыйм җәннәтләре.

    68:34
  15. أَفَنَجْعَلُ الْمُسْلِمِينَ كَالْمُجْرِمِينَ

    Әйә Безгә итагать итүче мөселманнарны кәферләр кеби яки ышанып та Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган динсезләр кеби кылырбызмы, аларны бер дәрәҗәгә вә бер урынга куярбызмы? Димәк тел белән генә үзләрен мөселман санап динсез йөргән кешеләр Коръәнгә тотынмасалар һәм намаз укымасалар, рузә тотмасалар – Аллаһудан яхшылык көтмәсеннәр!

    68:35
  16. مَا لَكُمْ كَيْفَ تَحْكُمُونَ

    Ий кәферләр вә ышанучы динсезләр, сезгә нәрсә булды, әллә гакылыгызга диваналык ирештеме, чын мөселманнар өчен генә хәзерләнгән җәннәтләргә Аллаһ сезне дә кертер дип уйлыйсызмы?

    68:36
  17. أَمْ لَكُمْ كِتَابٌ فِيهِ تَدْرُسُونَ

    Әллә сезнең күктән иңгән китабыгыз булып, аны укыйсызмы.

    68:37
  18. إِنَّ لَكُمْ فِيهِ لَمَا تَخَيَّرُونَ

    Тәхкыйк сезгә ни теләсәгез, шул булыр, дип язылганмы ул китапта?

    68:38
  19. أَمْ لَكُمْ أَيْمَانٌ عَلَيْنَا بَالِغَةٌ إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ ۙ إِنَّ لَكُمْ لَمَا تَحْكُمُونَ

    Әллә сезгә кыямәт көненә чаклы ни генә хөкем итсәгез дә вә ни генә теләсәгез дә шул сезгә булыр дигән, Безгә биргән ышанычлы ґәһедләрегез бармы? Ягъни ничек теләсәгез – шулай азарга Аллаһудан сезгә рөхсәт бармы?

    68:39
  20. سَلْهُمْ أَيُّهُمْ بِذَٰلِكَ زَعِيمٌ

    Син алардан сорагыл – кайсы бу ялган хөкемнәрен вә батыл дәгъваләрен өстенә ала, яки бу сүзләрне кайсысы дөресли ала.

    68:40

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман