Сүрә 5 Аш Яулыгы, аят 7

  1. وَاذْكُرُوا نِعْمَةَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ وَمِيثَاقَهُ الَّذِي وَاثَقَكُمْ بِهِ إِذْ قُلْتُمْ سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا ۖ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ

    Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Һәм дөньяга килмәс борын Аллаһуга биргән ґәһедегезне дә хәтерләгез! Аллаһ рухларны халык кылгач: "Әйә! Сезне юктан бар кылып тәрбияләүче мин түгелме?" – дигәч, "Әлбәттә, син! Сүзеңне ишеттек, үзеңә итагать иттек", – дидегез, шуны белегез! Аллаһудан куркыгыз, аңа гасый булудан сакланыгыз! Күкрәкләрдә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче.

    5:7

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман