Сүрә 53 Йолдыз, аят 5 – 14

  1. عَلَّمَهُ شَدِيدُ الْقُوَىٰ

    Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте.

    53:5
  2. ذُو مِرَّةٍ فَاسْتَوَىٰ

    Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән.

    53:6
  3. وَهُوَ بِالْأُفُقِ الْأَعْلَىٰ

    Ул фәрештә офыкның югарысында иде.

    53:7
  4. ثُمَّ دَنَا فَتَدَلَّىٰ

    Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен.

    53:8
  5. فَكَانَ قَابَ قَوْسَيْنِ أَوْ أَدْنَىٰ

    Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды.

    53:9
  6. فَأَوْحَىٰ إِلَىٰ عَبْدِهِ مَا أَوْحَىٰ

    Җәбраил фәрештә Аллаһуның колы Мухәммәд г-мгә вәхий кылды үзенә Аллаһудан вәхий ителгән нәрсәне.

    53:10
  7. مَا كَذَبَ الْفُؤَادُ مَا رَأَىٰ

    Мухәммәд г-мнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһуны күңеле илә күрде.

    53:11
  8. أَفَتُمَارُونَهُ عَلَىٰ مَا يَرَىٰ

    Әллә Мухәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низагълашасызмы?

    53:12
  9. وَلَقَدْ رَآهُ نَزْلَةً أُخْرَىٰ

    Тәхкыйк ул Җәбраилне үз сурәтендә күрде икенче мәртәбә.

    53:13
  10. عِنْدَ سِدْرَةِ الْمُنْتَهَىٰ

    Сидерәтүлмүнтәһә агачы янында.

    53:14

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман