Сүрә 53 Йолдыз

  1. وَالنَّجْمِ إِذَا هَوَىٰ

    Баючы йолдыз белән ант итәмен.

    53:1
  2. مَا ضَلَّ صَاحِبُكُمْ وَمَا غَوَىٰ

    Сезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм бозылмады, азмады.

    53:2
  3. وَمَا يَنْطِقُ عَنِ الْهَوَىٰ

    Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс.

    53:3
  4. إِنْ هُوَ إِلَّا وَحْيٌ يُوحَىٰ

    Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер.

    53:4
  5. عَلَّمَهُ شَدِيدُ الْقُوَىٰ

    Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте.

    53:5
  6. ذُو مِرَّةٍ فَاسْتَوَىٰ

    Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән.

    53:6
  7. وَهُوَ بِالْأُفُقِ الْأَعْلَىٰ

    Ул фәрештә офыкның югарысында иде.

    53:7
  8. ثُمَّ دَنَا فَتَدَلَّىٰ

    Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен.

    53:8
  9. فَكَانَ قَابَ قَوْسَيْنِ أَوْ أَدْنَىٰ

    Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды.

    53:9
  10. فَأَوْحَىٰ إِلَىٰ عَبْدِهِ مَا أَوْحَىٰ

    Җәбраил фәрештә Аллаһуның колы Мухәммәд г-мгә вәхий кылды үзенә Аллаһудан вәхий ителгән нәрсәне.

    53:10
  11. مَا كَذَبَ الْفُؤَادُ مَا رَأَىٰ

    Мухәммәд г-мнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһуны күңеле илә күрде.

    53:11
  12. أَفَتُمَارُونَهُ عَلَىٰ مَا يَرَىٰ

    Әллә Мухәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низагълашасызмы?

    53:12
  13. وَلَقَدْ رَآهُ نَزْلَةً أُخْرَىٰ

    Тәхкыйк ул Җәбраилне үз сурәтендә күрде икенче мәртәбә.

    53:13
  14. عِنْدَ سِدْرَةِ الْمُنْتَهَىٰ

    Сидерәтүлмүнтәһә агачы янында.

    53:14
  15. عِنْدَهَا جَنَّةُ الْمَأْوَىٰ

    Мәэва җәннәте шул агач янындадыр.

    53:15
  16. إِذْ يَغْشَى السِّدْرَةَ مَا يَغْشَىٰ

    Ул агачны күп фәрештәләр каплаган иде.

    53:16
  17. مَا زَاغَ الْبَصَرُ وَمَا طَغَىٰ

    Мухәммәд г-мнең күзе шул агачтан һәм фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән уңга-сулга үтмәде.

    53:17
  18. لَقَدْ رَأَىٰ مِنْ آيَاتِ رَبِّهِ الْكُبْرَىٰ

    Тәхкыйк ул күрде мигъраҗдә Раббысының олугъ галәмәт вә дәлилләрен.

    53:18
  19. أَفَرَأَيْتُمُ اللَّاتَ وَالْعُزَّىٰ

    Лут, Гүзза исемле сынымнарны күрдегезме?

    53:19
  20. وَمَنَاةَ الثَّالِثَةَ الْأُخْرَىٰ

    Вә алардан башка өченче Мәнат исемле сынымны күрәсезме? Ягъни шул һичнәрсәгә ярамаган сынымнар Аллаһуның ярдәмчесе яки угыллары була алалармы?

    53:20

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман