Сүрә 53 Йолдыз, аят 19 – 22
-
أَفَرَأَيْتُمُ اللَّاتَ وَالْعُزَّىٰ
Лут, Гүзза исемле сынымнарны күрдегезме?
53:19 -
وَمَنَاةَ الثَّالِثَةَ الْأُخْرَىٰ
Вә алардан башка өченче Мәнат исемле сынымны күрәсезме? Ягъни шул һичнәрсәгә ярамаган сынымнар Аллаһуның ярдәмчесе яки угыллары була алалармы?
53:20 -
أَلَكُمُ الذَّكَرُ وَلَهُ الْأُنْثَىٰ
Ий мөшрикләр, үзегезгә ир балалар булып үзегез яратмаган кыз балаларны Аллаһуга иснад итәсезме? Ягъни Аллаһуның кыз балалары бар дисезме?
53:21 -
تِلْكَ إِذًا قِسْمَةٌ ضِيزَىٰ
Әгәр ир балаларны – үзләренә, кыз балаларны – Аллаһуга бүлә торган булсалар, бу бүлү тиешсез, үлчәүсез бүлүдер. Ягъни мөшрикләр Лут, Гүзза, Мәнат исемнәрне сынымнарга бирделәр дә аларны Аллаһның кызлары диделәр.
53:22
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман