Сүрә 40 Мөэмин

  1. اللَّهُ الَّذِي جَعَلَ لَكُمُ اللَّيْلَ لِتَسْكُنُوا فِيهِ وَالنَّهَارَ مُبْصِرًا ۚ إِنَّ اللَّهَ لَذُو فَضْلٍ عَلَى النَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَشْكُرُونَ

    Аллаһ сезгә тынычланып ял итәргә караңгы кичне халык кылды, вә көндезне кәсеп итәр өчен сезгә якты кылды, Аллаһ кешеләргә юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр бу нигъмәтләргә шөкер итмиләр.

    40:61
  2. ذَٰلِكُمُ اللَّهُ رَبُّكُمْ خَالِقُ كُلِّ شَيْءٍ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ فَأَنَّىٰ تُؤْفَكُونَ

    Шул эшләрне эшләүче Аллаһ һәрнәрсәне халык кылучы сезнең Раббыгыздыр, Аллаһудан башка һичбер Илаһә юк, мәгәр Ул – Аллаһ үзе генәдер, шул Аллаһуга ышанудан һәм Аңа гыйбадәт кылудан ничек качасыз?

    40:62
  3. كَذَٰلِكَ يُؤْفَكُ الَّذِينَ كَانُوا بِآيَاتِ اللَّهِ يَجْحَدُونَ

    Әүвәлге кәферләр Аллаһудан качкан кеби, хәзерге кәферләр дә аятьләрен инкяр итеп Аллаһуга гыйбадәт кылудан качарлар.

    40:63
  4. اللَّهُ الَّذِي جَعَلَ لَكُمُ الْأَرْضَ قَرَارًا وَالسَّمَاءَ بِنَاءً وَصَوَّرَكُمْ فَأَحْسَنَ صُوَرَكُمْ وَرَزَقَكُمْ مِنَ الطَّيِّبَاتِ ۚ ذَٰلِكُمُ اللَّهُ رَبُّكُمْ ۖ فَتَبَارَكَ اللَّهُ رَبُّ الْعَالَمِينَ

    Аллаһ сезгә җирне файдаланып тору өчен халык кылды, вә күкне бөек түбә ясады, вә үзегезне күркәм сурәт белән сурәтләде, вә сезне тәмле пакь ризыклар белән ризыкландырды. Ошбу эшләрне эшләүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, барча галәмне тәрбияләүче Аллаһ бик бөек булды, мактау Аңа хастыр.

    40:64
  5. هُوَ الْحَيُّ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ فَادْعُوهُ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ ۗ الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ

    Ул – Аллаһ терек вә Аңардан башка Илаһә һич юк, Ислам динен Аллаһ ризалыгы өчен генә тотканыгыз хәлдә Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, барча галәмне тәрбияләүче Аллаһуга барча мактау хастыр.

    40:65
  6. قُلْ إِنِّي نُهِيتُ أَنْ أَعْبُدَ الَّذِينَ تَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ لَمَّا جَاءَنِيَ الْبَيِّنَاتُ مِنْ رَبِّي وَأُمِرْتُ أَنْ أُسْلِمَ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ

    Әйт: "Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган нәрсәләргә гыйбадәт кылудан мин Аллаһ тарафыннан тыелдым, Раббымнан Аллаһуның бер генә икәнлеге хакында ачык дәлилләр килгәч, галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга тапшырылырга һәм Аңа итагать итәргә боерылдым.

    40:66
  7. هُوَ الَّذِي خَلَقَكُمْ مِنْ تُرَابٍ ثُمَّ مِنْ نُطْفَةٍ ثُمَّ مِنْ عَلَقَةٍ ثُمَّ يُخْرِجُكُمْ طِفْلًا ثُمَّ لِتَبْلُغُوا أَشُدَّكُمْ ثُمَّ لِتَكُونُوا شُيُوخًا ۚ وَمِنْكُمْ مَنْ يُتَوَفَّىٰ مِنْ قَبْلُ ۖ وَلِتَبْلُغُوا أَجَلًا مُسَمًّى وَلَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ

    Сез гыйбадәт кылырга тиешле булган Ул – Аллаһ. Адәмне туфрактан халык кылды, соңра нәселегезне үрчетер өчен сезне бер тамчы судан, соңра ул суны оешкан каты кан кылды, соңра төзеп бетергәч, бала хәлегездә анагыздан тудырадыр, соңра куәтләнгәнче үстерәдер, аннары кайберләрегезгә озын гомер биреп картлык загыйфьлегенә ирештерәдер, вә сезнең кайберләрегез картлыкка ирешмичә үләдер, Аллаһ сезгә бу эшләрне шулай кылды һәркем билгеләнгән гомерен яшәсен өчен, гаять гакылларыгызны эшләтеп Аллаһуга иманыгызны куәтләрсез.

    40:67
  8. هُوَ الَّذِي يُحْيِي وَيُمِيتُ ۖ فَإِذَا قَضَىٰ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُ كُنْ فَيَكُونُ

    Ул – Аллаһ тергезер вә үтерер, әгәр Ул бер эшне булдырырга теләсә, фәкать "Бул" дип кенә әйтүдер, ул нәрсә бар булыр.

    40:68
  9. أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ يُجَادِلُونَ فِي آيَاتِ اللَّهِ أَنَّىٰ يُصْرَفُونَ

    Әйә син күрмәдеңме Аллаһ аятьләрендә низагълашкан каршы сөйләгән кешеләрне, хакны кабул итүдән алар ничек дүндерелделәр, ягъни хакны аңлаудан мәхрүм ителделәр.

    40:69
  10. الَّذِينَ كَذَّبُوا بِالْكِتَابِ وَبِمَا أَرْسَلْنَا بِهِ رُسُلَنَا ۖ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ

    Китабыбыз Коръәнне инкяр итүчеләр рәсүлләребез белән җибәргән дәлилләрне вә могъҗизаларны дә ялганга тоттылар, бу кабахәт эшләренең җәзасын тиздән күрерләр.

    40:70
  11. إِذِ الْأَغْلَالُ فِي أَعْنَاقِهِمْ وَالسَّلَاسِلُ يُسْحَبُونَ

    Куллары муеннарына богауланып

    40:71
  12. فِي الْحَمِيمِ ثُمَّ فِي النَّارِ يُسْجَرُونَ

    аяклары зәнҗирләнеп кайнар суга салынсалар, соңра утта яндырылсалар – ул вакытта Аллаһуга каршы сүз әйтә алмаслар.

    40:72
  13. ثُمَّ قِيلَ لَهُمْ أَيْنَ مَا كُنْتُمْ تُشْرِكُونَ

    Соңра аларга әйтелер: "Аллаһуга шәрик иткән сынымнарыгыз кайда?

    40:73
  14. مِنْ دُونِ اللَّهِ ۖ قَالُوا ضَلُّوا عَنَّا بَلْ لَمْ نَكُنْ نَدْعُو مِنْ قَبْلُ شَيْئًا ۚ كَذَٰلِكَ يُضِلُّ اللَّهُ الْكَافِرِينَ

    Аллаһудан башка сынымнарыгызны ярдәмгә чакырыгыз!" Мөшрикләр әйтерләр: "Алар бездән гаиб булдылар безгә күренмиләр, безгә мәгълүм булды ки, сынымнарга гыйбадәт кылуыгыз бушка гына булган икән, алардан бер файда да юклыгын бүген белдек", – дип. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы һәрбер кәферне шулай адаштырадыр.

    40:74
  15. ذَٰلِكُمْ بِمَا كُنْتُمْ تَفْرَحُونَ فِي الْأَرْضِ بِغَيْرِ الْحَقِّ وَبِمَا كُنْتُمْ تَمْرَحُونَ

    Бу җәза сезгә тиешле булды мөшрик булганыгыз өчен һәм ахирәтне инкяр иткәнегез өчен, бик шатлана идегез вә тәкәбберләнеп мактана идегез, әнә ґәзаб үзегезнекедер.

    40:75
  16. ادْخُلُوا أَبْوَابَ جَهَنَّمَ خَالِدِينَ فِيهَا ۖ فَبِئْسَ مَثْوَى الْمُتَكَبِّرِينَ

    Анда – мәңге торучы булып җәһәннәмгә керегез, ул җәһәннәм тәкәбберләр өчен нинди яман урындыр.

    40:76
  17. فَاصْبِرْ إِنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ ۚ فَإِمَّا نُرِيَنَّكَ بَعْضَ الَّذِي نَعِدُهُمْ أَوْ نَتَوَفَّيَنَّكَ فَإِلَيْنَا يُرْجَعُونَ

    Бит дөньяда Аллаһ дошманнары күп, ислам өчен Аллаһ юлында сабыр кыл, чыдамлы бул, Раббыңның вәгъдәсе хак, сине саклар һәм ярдәм бирер, кәферләргә вәгъдә иткән ґәзабыбызны сиңа күрсәтербез исән чагында, яки сине үтергәнебездән соң аларны ґәзаб кылырбыз, соңра җәза алмак өчен безгә кайтырлар.

    40:77
  18. وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا رُسُلًا مِنْ قَبْلِكَ مِنْهُمْ مَنْ قَصَصْنَا عَلَيْكَ وَمِنْهُمْ مَنْ لَمْ نَقْصُصْ عَلَيْكَ ۗ وَمَا كَانَ لِرَسُولٍ أَنْ يَأْتِيَ بِآيَةٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ ۚ فَإِذَا جَاءَ أَمْرُ اللَّهِ قُضِيَ بِالْحَقِّ وَخَسِرَ هُنَالِكَ الْمُبْطِلُونَ

    Ий Мухәммәд г-м синнән элек Без бик күп пәйгамбәрләр җибәрдек, ул пәйгамбәрләрнең бәгъзеләренең хәлләрен сиңа бәян иттек, вә бәгъзеләренең хәлләрен сиңа бәян кылмадык. Вә һичбер пәйгамбәргә бер могъҗиза яки бер аять белән килмәк лаек булмады, мәгәр Аллаһу тәгаләнең теләге белән генә килделәр. Әгәр кәферләргә ґәзаб белән Аллаһуның әмере килсә, пәйгамбәрләр белән кәферләр арасында гаделлек белән хөкем тәмам булды, әнә шул вакытта бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар һәлак булырлар, хәсрәттә ґәзабта калырлар.

    40:78
  19. اللَّهُ الَّذِي جَعَلَ لَكُمُ الْأَنْعَامَ لِتَرْكَبُوا مِنْهَا وَمِنْهَا تَأْكُلُونَ

    Ул – Аллаһ сезгә дүрт аяклы хайваннар бирде, бәгъзеләренә утырып йөрисез, вә бәгъзеләренең итләрен, сөтләрен ашыйсыз.

    40:79
  20. وَلَكُمْ فِيهَا مَنَافِعُ وَلِتَبْلُغُوا عَلَيْهَا حَاجَةً فِي صُدُورِكُمْ وَعَلَيْهَا وَعَلَى الْفُلْكِ تُحْمَلُونَ

    Вә аларда сезнең өчең күп файдалар бар, вә әйберләрегезне ул хайваннар өстенә салып сәфәрләрдә йөрисез шулай ук сәүдә таварларыгызны хайваннарга вә көймәләргә төяп озын юлларга барасыз.

    40:80

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман