Сүрә 40 Мөэмин
-
وَيَا قَوْمِ مَا لِي أَدْعُوكُمْ إِلَى النَّجَاةِ وَتَدْعُونَنِي إِلَى النَّارِ
Ий кавемем, миңа ни булды, мин сезне уттан котылырга чакырамын, ә сез исә мине ут ґәзабына чакырасыз,
40:41 -
تَدْعُونَنِي لِأَكْفُرَ بِاللَّهِ وَأُشْرِكَ بِهِ مَا لَيْسَ لِي بِهِ عِلْمٌ وَأَنَا أَدْعُوكُمْ إِلَى الْعَزِيزِ الْغَفَّارِ
вә сез мине Аллаһуны инкяр итәргә һәм Аллаһуга ширек кылырга һич дәлилем булмаган көйгә мине мөшрик булырга чакырасыз, әмма мин сезне һәр эштә көчле вә тәүбә итүчеләрне ярлыкаучы Аллаһуга чакырамын. Менә инде уйлап күрегез, сезме мине ґәзабтан коткарып изгелек итәргә тырышучы? Яки минме сезне ґәзабтан коткарып сезгә изгелек итәргә тырышучы?
40:42 -
لَا جَرَمَ أَنَّمَا تَدْعُونَنِي إِلَيْهِ لَيْسَ لَهُ دَعْوَةٌ فِي الدُّنْيَا وَلَا فِي الْآخِرَةِ وَأَنَّ مَرَدَّنَا إِلَى اللَّهِ وَأَنَّ الْمُسْرِفِينَ هُمْ أَصْحَابُ النَّارِ
Шик шөбеһә юк, сез гыйбадәт кылган сынымнарыгыз дөньяда да, ахирәттә дә әйткәннәре юк безгә гыйбадәт кылыгыз, дип. Сез җаһиллар генә, аларга сукыр заныгыз белән гыйбадәт кыласыз, вә безне дә ахмаклыгыгыз белән сынымнарга гыйбадәт кылырга чакырасыз. Без, Аллаһуга гына гыйбадәт итүче мөэминнәр, Аллаһуның рәхмәтенә кайтучыларбыз, әмма Аллаһудан башкага гыйбадәт кылып азган, адашкан кешеләр, әлбәттә, җәһәннәм утына кайтачаклар.
40:43 -
فَسَتَذْكُرُونَ مَا أَقُولُ لَكُمْ ۚ وَأُفَوِّضُ أَمْرِي إِلَى اللَّهِ ۚ إِنَّ اللَّهَ بَصِيرٌ بِالْعِبَادِ
Ий кавемем, мин әйткән сүзләрнең, хаклыгын тиздән белерсез, ләкин эш узган булыр, мин эшемне Аллаһуга тапшырамын, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләрен күрүчедер.
40:44 -
فَوَقَاهُ اللَّهُ سَيِّئَاتِ مَا مَكَرُوا ۖ وَحَاقَ بِآلِ فِرْعَوْنَ سُوءُ الْعَذَابِ
Фиргаун кавеме әлеге мөэминне үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ ул мөэминне кәферләрнең мәкереннән саклады, Фиргауннең кавеменә каты ґәзаб иреште.
40:45 -
النَّارُ يُعْرَضُونَ عَلَيْهَا غُدُوًّا وَعَشِيًّا ۖ وَيَوْمَ تَقُومُ السَّاعَةُ أَدْخِلُوا آلَ فِرْعَوْنَ أَشَدَّ الْعَذَابِ
Аларга иртә дә, кич тә ут ґәзабы гарызъ ителер, әмма кыямәт көне булгач Фиргаун кавемен ґәзабның катысына кертегез, диелер.
40:46 -
وَإِذْ يَتَحَاجُّونَ فِي النَّارِ فَيَقُولُ الضُّعَفَاءُ لِلَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا إِنَّا كُنَّا لَكُمْ تَبَعًا فَهَلْ أَنْتُمْ مُغْنُونَ عَنَّا نَصِيبًا مِنَ النَّارِ
Кәферләр низагълашкан чакта загыйфьләре, ягъни иярүчеләре тәкәббер булган олугъларына: "Сез безне үзегезгә ияртеп имансыз иттегез, инде бүген безгә бирелгән ут ґәзабыннан аз гына булса да җибәрә аласызмы, ягъни ґәзабыбызны киметә аласызмы?" – дип сорарлар.
40:47 -
قَالَ الَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا إِنَّا كُلٌّ فِيهَا إِنَّ اللَّهَ قَدْ حَكَمَ بَيْنَ الْعِبَادِ
Ияртүче олугъ кәферләр әйтерләр: "Без дә, сез дә бүген барчабыз да бергә уттабыз, тәхкыйк Аллаһ бәндәләре арасын гаделлек белән хөкем итте, мөэминнәрне җәннәткә, кәферләрне җәһәннәмгә кергезде".
40:48 -
وَقَالَ الَّذِينَ فِي النَّارِ لِخَزَنَةِ جَهَنَّمَ ادْعُوا رَبَّكُمْ يُخَفِّفْ عَنَّا يَوْمًا مِنَ الْعَذَابِ
Ут эчендә торучы кәферләр җәһәннәм сакчыларына әйтерләр: "Ий сакчылар, безнең өчен Раббыгызга дога кылыгыз, безнең ґәзабыбызны бер генә көнгә булса да җиңеләйтмәс микән.
40:49 -
قَالُوا أَوَلَمْ تَكُ تَأْتِيكُمْ رُسُلُكُمْ بِالْبَيِّنَاتِ ۖ قَالُوا بَلَىٰ ۚ قَالُوا فَادْعُوا ۗ وَمَا دُعَاءُ الْكَافِرِينَ إِلَّا فِي ضَلَالٍ
Сакчылар әйттеләр: "Әйә сезгә хак динне ачык итеп бәян кылучы вә бүгенге ґәзабыгыз белән хәбәр бирүче пәйгамбәрләр килмәдеме?" Алар әйттеләр: "Һәрнәрсәдән хәбәр бирүче пәйгамбәрләр килделәр, ләкин без аларны ялганга тоттык", – дип. Сакчылар әйтерләр: "Без сезгә шәфәгать итүче түгелбез, үзегез Раббыгызга дога кылыгыз", – дип. Аллаһ: "Кәферләрнең догалары да адашмакта, һич кабул булмас", – дияр.
40:50 -
إِنَّا لَنَنْصُرُ رُسُلَنَا وَالَّذِينَ آمَنُوا فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَيَوْمَ يَقُومُ الْأَشْهَادُ
Без пәйгамбәрләребезгә һәр Коръән белән гамәл кылучы мөэмин бәндәләребезгә дөньяда һәм ахирәттә шаһитлар җыелган көндә ярдәм бирәчәкбез.
40:51 -
يَوْمَ لَا يَنْفَعُ الظَّالِمِينَ مَعْذِرَتُهُمْ ۖ وَلَهُمُ اللَّعْنَةُ وَلَهُمْ سُوءُ الدَّارِ
Ул көндә залимнәргә ґәзабтан котылу өчен ґөзер күрсәтүләре һич файда бирмәс, аларгадыр ләгънәт, һәм аларга бик яман урын булыр.
40:52 -
وَلَقَدْ آتَيْنَا مُوسَى الْهُدَىٰ وَأَوْرَثْنَا بَنِي إِسْرَائِيلَ الْكِتَابَ
Тәхкыйк Без Мусага Тәүрат һәм могъҗизалар бирдек, вә Мусадан соң Ягькуб балаларын Тәүратка варис кылдык.
40:53 -
هُدًى وَذِكْرَىٰ لِأُولِي الْأَلْبَابِ
Ул Тәүрат гакыл ияләренә вәгазь һәм һидәят булган хәлдә.
40:54 -
فَاصْبِرْ إِنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَاسْتَغْفِرْ لِذَنْبِكَ وَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ بِالْعَشِيِّ وَالْإِبْكَارِ
Вакытлыча гына булган авырлыкларга сабыр ит, Раббыңның сиңа һәм мөэминнәргә биргән вәгъдәсе хак, вә гөнаһларың өчен истигъфар кыл, вә Раббыңны мактап иртә дә вә кичтә дә тәсбихләр әйткел!
40:55 -
إِنَّ الَّذِينَ يُجَادِلُونَ فِي آيَاتِ اللَّهِ بِغَيْرِ سُلْطَانٍ أَتَاهُمْ ۙ إِنْ فِي صُدُورِهِمْ إِلَّا كِبْرٌ مَا هُمْ بِبَالِغِيهِ ۚ فَاسْتَعِذْ بِاللَّهِ ۖ إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ الْبَصِيرُ
Тәкәббер кешеләр Аллаһудан үзләренә килгән Аллаһуның аятьләре хакында дәлилсез вә белемсез низагълашалар, аятьтләрне төрле якка тарткалыйлар, аларның күңелләрендә фәкать тәкәбберлек кенәдер, ләкин алар күңелләрендәге олугълыкка ирешәчәк түгелләр. Инде син аларның явызлыгыннан Аллаһуга сыен, Ул әлбәттә, ишетүче вә күрүче.
40:56 -
لَخَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ أَكْبَرُ مِنْ خَلْقِ النَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Җирне вә күкләрне халык кылу, әлбәттә, үлгән кешеләрне яңадан тергезүгә караганда олугърак эштер, ләкин шуны күбрәк кешеләр белмиләр, хайван кебиләр.
40:57 -
وَمَا يَسْتَوِي الْأَعْمَىٰ وَالْبَصِيرُ وَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ وَلَا الْمُسِيءُ ۚ قَلِيلًا مَا تَتَذَكَّرُونَ
Сукыр кеше күзле кеше белән бертигез була алмас, һәм дә чын иманлы, күп изге гамәлле хак мөэмин, әлбәттә, имансыз, динсез бозыклыкка чумган явыз кеше белән мәңге бертигез булмас. Әнә шундый гыйбрәтле эшләргә бик салкын карыйсыз һәм хак булган вәгазь белән бик аз гына вәгазьләнәсез, шуның өчен яхшылыкларыгыз бик тә аз, әмма бозык эшләрегез бигрәк тә күптер.
40:58 -
إِنَّ السَّاعَةَ لَآتِيَةٌ لَا رَيْبَ فِيهَا وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يُؤْمِنُونَ
Кыямәт көне, әлбәттә, киләчәк, килүендә һич шик юк, ләкин кешеләрнең, күбрәге ышанмыйлар.
40:59 -
وَقَالَ رَبُّكُمُ ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ ۚ إِنَّ الَّذِينَ يَسْتَكْبِرُونَ عَنْ عِبَادَتِي سَيَدْخُلُونَ جَهَنَّمَ دَاخِرِينَ
Раббыгыз әйтте: "Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен". Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр.
40:60
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман