Сүрә 2 Сыер

  1. وَإِذْ قُلْتُمْ يَا مُوسَىٰ لَنْ نَصْبِرَ عَلَىٰ طَعَامٍ وَاحِدٍ فَادْعُ لَنَا رَبَّكَ يُخْرِجْ لَنَا مِمَّا تُنْبِتُ الْأَرْضُ مِنْ بَقْلِهَا وَقِثَّائِهَا وَفُومِهَا وَعَدَسِهَا وَبَصَلِهَا ۖ قَالَ أَتَسْتَبْدِلُونَ الَّذِي هُوَ أَدْنَىٰ بِالَّذِي هُوَ خَيْرٌ ۚ اهْبِطُوا مِصْرًا فَإِنَّ لَكُمْ مَا سَأَلْتُمْ ۗ وَضُرِبَتْ عَلَيْهِمُ الذِّلَّةُ وَالْمَسْكَنَةُ وَبَاءُوا بِغَضَبٍ مِنَ اللَّهِ ۗ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ كَانُوا يَكْفُرُونَ بِآيَاتِ اللَّهِ وَيَقْتُلُونَ النَّبِيِّينَ بِغَيْرِ الْحَقِّ ۗ ذَٰلِكَ بِمَا عَصَوْا وَكَانُوا يَعْتَدُونَ

    Янә әйттегез: "Ий Муса, без бер төрле генә ризыкка сабыр итә алмыйбыз, безнең өчен Раббыңнан дога кыл, җирдә үсә торган нәрсәләрдән: кыяр, сарымсак, суган һәм вак орлыклардан сорап". Муса аларга әйтте: "Аллаһ биргән әүвәлге яхшы ризыкларны үзегез сораган начар ризыкларга алыштырасызмы? Шәһәргә керегез, сез сораган нәрсәләр анда булыр". Аларга авыр эшләр, хурлык, мескенлек вә Аллаһуның ачулы каһәре йөкләтелде. Аларга бу җәзалар Аллаһудан тиешле булды Аның аятьләрен инкяр иткәннәре һәм пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен, дәхи бу җәзалар аларга тиешле булды Аллаһуга гөнаһлы булганнары һәм сызган сызыктан чыкканнары өчен.

    2:61
  2. إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَالَّذِينَ هَادُوا وَالنَّصَارَىٰ وَالصَّابِئِينَ مَنْ آمَنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَعَمِلَ صَالِحًا فَلَهُمْ أَجْرُهُمْ عِنْدَ رَبِّهِمْ وَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ

    Гамәлсез генә ышанучылардан, вә яһүдләрдән, вә насаралардан һәм төрле нәрсәләргә табынучылардан берәү Аллаһуга иман китереп Коръән, сөннәт дәлилләре белән изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәрнең кылган әҗере Раббылары хозурында, аларга курку һәм кайгы булмас.

    2:62
  3. وَإِذْ أَخَذْنَا مِيثَاقَكُمْ وَرَفَعْنَا فَوْقَكُمُ الطُّورَ خُذُوا مَا آتَيْنَاكُمْ بِقُوَّةٍ وَاذْكُرُوا مَا فِيهِ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

    Янә сездән ґәһед алган вакытыбызны хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәрдек вә әйттек: "Тәүратны алыгыз һәм аның белән ихлас вә тырышлык илә гамәл кылыгыз, һәм анда булган Безнең вәгазьләр белән вәгазьләнегез, бәлки Аллаһдан куркучы булырсыз.

    2:63
  4. ثُمَّ تَوَلَّيْتُمْ مِنْ بَعْدِ ذَٰلِكَ ۖ فَلَوْلَا فَضْلُ اللَّهِ عَلَيْكُمْ وَرَحْمَتُهُ لَكُنْتُمْ مِنَ الْخَاسِرِينَ

    Тур тавының өстегезгә төшүеннән Без сезне коткарганыбыздан соң күп вакыт үтмәде, Тәүрат белән гамәл кылырга биргән вәгъдәгезне бозып, аның белән гамәл кылмый башладыгыз. Әгәр сезгә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, һәммәләрегез һәлак булыр идегез.

    2:64
  5. وَلَقَدْ عَلِمْتُمُ الَّذِينَ اعْتَدَوْا مِنْكُمْ فِي السَّبْتِ فَقُلْنَا لَهُمْ كُونُوا قِرَدَةً خَاسِئِينَ

    Шимбә көне хакында Аллаһ хөкемен бозучыларыгызны, әлбәттә, белдегез. Чиктән үтүчеләрне һәлак итмәк өчен Аллаһ аларга әйтте: "Хур булганыгыз хәлдә – маймыл булыгыз", – дип. Шунда ук маймыл булдылар. (Ягькуб балалары Муса гәләйһис-сәләмгә каршы килеп, җомга урына шимбә көнне сайладылар. Шуннан соң Аллаһ аларга шимбә көнне дөнья эшен вә балык тотуны хәрам кылды. Аларны сынар өчен Аллаһ әмере белән шимбә көн яр буена балыклар күп килер булдылар. Яһүдләр балыкларны күреп кызыктылар һәм балыкларны тоту өчен Аллаһуга каршы хәйлә кордылар: шимбә көн яр буена килгән балыкларны елымнар белән әйләндереп алдылар, аннары якшәмбе көнне балыкларны судан чыгардылар. Аллаһ аларга ачуланды һәм маймыл булыгыз диде, маймыл булып, һәлак булдылар).

    2:65
  6. فَجَعَلْنَاهَا نَكَالًا لِمَا بَيْنَ يَدَيْهَا وَمَا خَلْفَهَا وَمَوْعِظَةً لِلْمُتَّقِينَ

    Без аларны шулай хурлыкка салдык һәм һәлак иттек гыйбрәт өчен вә Аллаһудан курыкканлыкларга вәгазь булсын өчен.

    2:66
  7. وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ إِنَّ اللَّهَ يَأْمُرُكُمْ أَنْ تَذْبَحُوا بَقَرَةً ۖ قَالُوا أَتَتَّخِذُنَا هُزُوًا ۖ قَالَ أَعُوذُ بِاللَّهِ أَنْ أَكُونَ مِنَ الْجَاهِلِينَ

    Янә Мусаның сезгә сыер бугазларга әмер иткәнен хәтерләгез! Муса кавеменә әйтте: "Дөреслектә Аллаһ сезгә сыер бугазларга боера". Алар әйттеләр: "Безне сыер бугазларга кушып мәсхәрә кыласыңмы?" Муса әйтте: "Сезне мәсхәрә кылып ахмаклардан булудан Аллаһуга сыгынамын". (Яһүдләрдән бер кеше үтерелгән иде, ләкин кем үтергәнлеге мәгълүм түгел иде. Муса г-мгә килеп: "Үтерүчене табарга безгә ярдәм ит", – диделәр. Муса әйтте: "Бер сыер бугазлагыз һәм шул сыерның койрыгы белән мәеткә сугарсыз, мәет терелер һәм үтерүчеләрне әйтер).

    2:67
  8. قَالُوا ادْعُ لَنَا رَبَّكَ يُبَيِّنْ لَنَا مَا هِيَ ۚ قَالَ إِنَّهُ يَقُولُ إِنَّهَا بَقَرَةٌ لَا فَارِضٌ وَلَا بِكْرٌ عَوَانٌ بَيْنَ ذَٰلِكَ ۖ فَافْعَلُوا مَا تُؤْمَرُونَ

    Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора – сыерның сыйфатларын безгә ачык бәян итсен!" Муса әйтте: "Аллаһу таґәлә әйтәдер: сыер карт та, яшь тә булмасын, урта яшьләрдә булсын! Күп сорашып тормагыз, Аллаһ кушканны эшләгез".

    2:68
  9. قَالُوا ادْعُ لَنَا رَبَّكَ يُبَيِّنْ لَنَا مَا لَوْنُهَا ۚ قَالَ إِنَّهُ يَقُولُ إِنَّهَا بَقَرَةٌ صَفْرَاءُ فَاقِعٌ لَوْنُهَا تَسُرُّ النَّاظِرِينَ

    Әйттеләр: "Ий Муса Раббыңдан сора ул сыерның төсе нинди, әйтсен!" Муса әйтте: "Аллаһ әйтә, ул сыерның төсе ачык сары булыр, аңа караучыларны ґәҗәбләндерер", – дип.

    2:69
  10. قَالُوا ادْعُ لَنَا رَبَّكَ يُبَيِّنْ لَنَا مَا هِيَ إِنَّ الْبَقَرَ تَشَابَهَ عَلَيْنَا وَإِنَّا إِنْ شَاءَ اللَّهُ لَمُهْتَدُونَ

    Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсен! Ул сыер кырда утлап йөрүчеме? Яки җир сөрүчеме? Бер-берсенә охшаган сыерларны күрдек, ләкин үзебезгә кирәк сыерны аера алмадык. Әгәр ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсә, Аллаһ теләсә, ул сыерны табарбыз"

    2:70
  11. قَالَ إِنَّهُ يَقُولُ إِنَّهَا بَقَرَةٌ لَا ذَلُولٌ تُثِيرُ الْأَرْضَ وَلَا تَسْقِي الْحَرْثَ مُسَلَّمَةٌ لَا شِيَةَ فِيهَا ۚ قَالُوا الْآنَ جِئْتَ بِالْحَقِّ ۚ فَذَبَحُوهَا وَمَا كَادُوا يَفْعَلُونَ

    Муса әйтте: "Дөреслектә Аллаһ әйтәдер: ул сыер, әлбәттә, җир сөреп, җир сугарып мәшәкать чикмәгән сыердыр, ул сыерда чуарлык юк һәм һәр кимчелектән пакь". Алар. "Хәзер сыерның бөтен хәлен бәян кылдың, инде табарга мөмкин булыр", – диделәр һәм сыерны таптылар, бик зур бәягә сатып алып бугазладылар. Ләкин сыерның бәясе бик югары булу сәбәпле, аны сатып алудан гаҗиз була яздылар.

    2:71
  12. وَإِذْ قَتَلْتُمْ نَفْسًا فَادَّارَأْتُمْ فِيهَا ۖ وَاللَّهُ مُخْرِجٌ مَا كُنْتُمْ تَكْتُمُونَ

    Бер кешене үтереп, кем үтерде дип шаулашкан вакытыгызны да хәтерләгез! Аллаһ сез яшергән нәрсәне ачып күрсәтүче. Ягъни үтерүчеләрне мәетнең үзеннән әйттерде.

    2:72
  13. فَقُلْنَا اضْرِبُوهُ بِبَعْضِهَا ۚ كَذَٰلِكَ يُحْيِي اللَّهُ الْمَوْتَىٰ وَيُرِيكُمْ آيَاتِهِ لَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ

    Без әйттек: "Сыерның берәр әгъзасы белән мәеткә сугыгыз". Сыерның койрыгы белән мәеткә суктылар, мәет терелде һәм үтерүчеләрне әйтте, алар хөкем ителделәр. Шул мәетне тергезгән кебек Аллаһ кыямәт көнне мәетләрне тергезер. Әнә шулай, Аллаһ үзенең барлыгына һәм берлегенә дәлилләр күрсәтә, бәлки гыйбрәтләнерсез һәм вәгазьләнеп төзәлерсез! (Бу сыер вакыйгасы кешеләр өчен гыйбрәттер. Муса г-м сыерны бугазлагыз дигәч, шунда ук берәр сыерны бугазласалар- Аллаһуның әмерен үтәгән булырлар иде, ләкин яһүдләр, тәкрар сорау биреп, үзләренә авырлык китерделәр, ахырдан ул сыер өчен үзенең тиресе тулы алтын түләргә мәҗбүр булдылар. Шуның белән Аллаһу тәгалә күрсәтә ки, аның әмерен күп тикшереп, сорап тормыйча, тирәнгә кермичә, шундук үтәүнең хәерлесен. Бакара сурәсендә 285 аятьтә – "Самиґнә вә әтәґнә" – чын мөселманнар Аллаһуның әмерләрен ишеткәч, күп сорап тормыйча: "Без ишеттек һәм буйсындык", – дип әйтәләр ди).

    2:73
  14. ثُمَّ قَسَتْ قُلُوبُكُمْ مِنْ بَعْدِ ذَٰلِكَ فَهِيَ كَالْحِجَارَةِ أَوْ أَشَدُّ قَسْوَةً ۚ وَإِنَّ مِنَ الْحِجَارَةِ لَمَا يَتَفَجَّرُ مِنْهُ الْأَنْهَارُ ۚ وَإِنَّ مِنْهَا لَمَا يَشَّقَّقُ فَيَخْرُجُ مِنْهُ الْمَاءُ ۚ وَإِنَّ مِنْهَا لَمَا يَهْبِطُ مِنْ خَشْيَةِ اللَّهِ ۗ وَمَا اللَّهُ بِغَافِلٍ عَمَّا تَعْمَلُونَ

    Аллаһу тәгаләнең күп могҗизаларыннан соң мәетнең терелгәнен һәм Аллаһ хөкемнәрен бозучыларның маймыл вә дуңгыз сурәтенә кереп һәлак булуларын күрдегез, шуннан сон, да күңелегез йомшармады, бәлки таштай катты, хәтта таштан да катырак булды. Дөреслектә, таш таулардан елгалар ага, зур таш ярылса, эченнән су чыга һәм Аллаһудан куркып, таулардан таш ярылып төшә. Ий кешеләр! Сезнең кылган эшләрегездән Аллаһ һич тә гафил түгел. Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз!

    2:74
  15. أَفَتَطْمَعُونَ أَنْ يُؤْمِنُوا لَكُمْ وَقَدْ كَانَ فَرِيقٌ مِنْهُمْ يَسْمَعُونَ كَلَامَ اللَّهِ ثُمَّ يُحَرِّفُونَهُ مِنْ بَعْدِ مَا عَقَلُوهُ وَهُمْ يَعْلَمُونَ

    Ий сез мөселманнар! Яһүдләрнең сезнең динегезгә кереп мөселман булуларын телисезме? Дөреслектә, яһүдләрдән бер төркем җәмәгать ишеттеләр Аллаһуның сүзен, ягъни Тәүратны, соңыннан үзгәрттеләр Аллаһуның сүзен, аңлагач һәм белгәчтен.

    2:75
  16. وَإِذَا لَقُوا الَّذِينَ آمَنُوا قَالُوا آمَنَّا وَإِذَا خَلَا بَعْضُهُمْ إِلَىٰ بَعْضٍ قَالُوا أَتُحَدِّثُونَهُمْ بِمَا فَتَحَ اللَّهُ عَلَيْكُمْ لِيُحَاجُّوكُمْ بِهِ عِنْدَ رَبِّكُمْ ۚ أَفَلَا تَعْقِلُونَ

    Ул яһүдләр мөселманнарга очраганда: "Иман китердек", – диләр. Әгәр аулакта бер-берсенә юлыксалар әйтерләр ул яһүдләр үзара: "Ник хәбәр бирәсез мөэминнәргә үзегезгә Аллаһ ачык бәян кылган эшләрне" (Ягъни алар, Тәүратны укып беләләр иде Мухәммәднең хак расүл икәнен; ләкин аулакта бер-беренә әйтерләр иде: "Тәүраттагы шул сүзләрне мөэминнәрдән яшерегез", – дип). "Аның пәйгамбәр икәнлеген белә торып, инкяр иттегез, дип, ахирәттә Аллаһ хозурында өстегездән торуларына дәлил булсын өчен сөйлисезме? Уйлап карамыйсызмы?" – диләр.

    2:76
  17. أَوَلَا يَعْلَمُونَ أَنَّ اللَّهَ يَعْلَمُ مَا يُسِرُّونَ وَمَا يُعْلِنُونَ

    Ул яһүдләр белмиләрме аларның күрсәтеп эшләгән һәм яшереп эшләгән эшләрен Аллаһу тәгаләнең белгәнлеген? Әлбәттә, беләләр, ләкин мәкерлек кылалар.

    2:77
  18. وَمِنْهُمْ أُمِّيُّونَ لَا يَعْلَمُونَ الْكِتَابَ إِلَّا أَمَانِيَّ وَإِنْ هُمْ إِلَّا يَظُنُّونَ

    Яһүдләрдән Тәүратны белмәүчеләр дә бар. Алар ата-бабадан калган ялган хөрафәт сүзләрне генә беләләр. Алар хакны белмиләр, мәгәр ялган, ясалма динне хак дин дип төшенәләр һәм шул сукыр төшенүләре белән эш кылалар. (Нинди үкенеч! Бүгенге безнең мөселманнарыбыз да наданнар, Коръән хөкемнәрен белмиләр һәм бидәгатьне дин дип төшенәләр).

    2:78
  19. فَوَيْلٌ لِلَّذِينَ يَكْتُبُونَ الْكِتَابَ بِأَيْدِيهِمْ ثُمَّ يَقُولُونَ هَٰذَا مِنْ عِنْدِ اللَّهِ لِيَشْتَرُوا بِهِ ثَمَنًا قَلِيلًا ۖ فَوَيْلٌ لَهُمْ مِمَّا كَتَبَتْ أَيْدِيهِمْ وَوَيْلٌ لَهُمْ مِمَّا يَكْسِبُونَ

    Ни үкенеч, үзләре китап язып, бу китап Аллаһудан диючеләргә! Алар бу эшне эшлиләр надан халыктан аз акча алыр өчен. Аларга һәлакәтлек ялган китап язганнары өчен, янә аларга һәлакәтлек явызлык кылганнары өчен.

    2:79
  20. وَقَالُوا لَنْ تَمَسَّنَا النَّارُ إِلَّا أَيَّامًا مَعْدُودَةً ۚ قُلْ أَتَّخَذْتُمْ عِنْدَ اللَّهِ عَهْدًا فَلَنْ يُخْلِفَ اللَّهُ عَهْدَهُ ۖ أَمْ تَقُولُونَ عَلَى اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ

    Яһүдләр: "Безне ахирәттә җәһәннәм ґәзабы тотмас, мәгәр саналмыш көнлек кенә тотар", – диләр. Син аларга әйт: "Ґәзаб кылмаска Аллаһ сезгә вәгъдә кылдымы? Әгәр вәгъдә кылган булса, Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмыйдыр. Сез Аллаһ хакында белмәгәнне сөйлисезме?".

    2:80

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман