Сүрә 2 Сыер
-
وَمِنْهُمْ مَنْ يَقُولُ رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
Янә алардан бар дөньяны хәләл юл белән, ахирәтне хак юл белән кәсеп итеп: "Ий Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла", – диючеләр.
2:201 -
أُولَٰئِكَ لَهُمْ نَصِيبٌ مِمَّا كَسَبُوا ۚ وَاللَّهُ سَرِيعُ الْحِسَابِ
Бу кешеләргә дөньяда һәм ахирәттә Аллаһудан өлеш булыр эшләгән эшләре һәм кылган гамәлләре хәтле, кәсепләреннән артык бирелмәс. Аллаһ тизлек белән кешеләрнең кәсепләрен хисаплап тиешле җәзаны билгеләүче. (Имансыз динсезләр, дөнья кирәге өчен Аллаһуны телләренә алалар: "Ий Раббым! бәлә-казадан сакла, эшемне уңышлы кыл", – диләр. Әмма үзләре Аллаһуга баш ияргә һәм дингә керергә теләмиләр.
2:202 -
وَاذْكُرُوا اللَّهَ فِي أَيَّامٍ مَعْدُودَاتٍ ۚ فَمَنْ تَعَجَّلَ فِي يَوْمَيْنِ فَلَا إِثْمَ عَلَيْهِ وَمَنْ تَأَخَّرَ فَلَا إِثْمَ عَلَيْهِ ۚ لِمَنِ اتَّقَىٰ ۗ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّكُمْ إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ
Билгеле олугъ көннәрдә ягъни хаҗ көннәрендә Аллаһуны күп зекер итегез! Берәү хаҗ кылганда Минәдән ашыгып, икенче көнне Мәккәгә кайтса аңа гөнаһ юк, берәү кичегеп, өченче көнгә калса, аңа да гөнаһ юктыр, гөнаһтан сакланучылар өчен. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз! Гөнаһлардан сакланыгыз! Яхшы белегез, хөкемгә Аллаһуга кайтасыз.
2:203 -
وَمِنَ النَّاسِ مَنْ يُعْجِبُكَ قَوْلُهُ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَيُشْهِدُ اللَّهَ عَلَىٰ مَا فِي قَلْبِهِ وَهُوَ أَلَدُّ الْخِصَامِ
Ий Мухәммәд г-м! Дөнья тереклегендә кайбер кешеләрнең татлы сүзе, якты йөзе сине гаҗәбләндерер һәм шатландырыр, күңелемдәге изге ниятне Аллаһ белә дип Аллаһуны үзенә шаһид кыйлып сөйләр, әммә үзе синең һәм мөселманнарның зарарына йөрүче дәгъвәтчеләрнең иң катырагы булыр. (Әхнәс исемле бер залим пәйгамбәр янына килеп мин мөселман булырга килдем, минем изге ният белән килгәнемне Аллаһ беләдер диде. Мухәммәд г-м аның күңелендәге явыз ниятен белмәде. Бу залим кайтканда мөселманнарның игеннәрен яндырып, хайваннарны үтереп китте).
2:204 -
وَإِذَا تَوَلَّىٰ سَعَىٰ فِي الْأَرْضِ لِيُفْسِدَ فِيهَا وَيُهْلِكَ الْحَرْثَ وَالنَّسْلَ ۗ وَاللَّهُ لَا يُحِبُّ الْفَسَادَ
Ул залим синнән аерылгач җир өстендә йөрер яман эшләрне кыйлмак өчен һәм игеннәрне, хайваннарны һәләк итеп нәселен бетермәк өчен. Аллаһу тәгалә явызлыкны, зарарлы эшләрне һич тә сөйми.
2:205 -
وَإِذَا قِيلَ لَهُ اتَّقِ اللَّهَ أَخَذَتْهُ الْعِزَّةُ بِالْإِثْمِ ۚ فَحَسْبُهُ جَهَنَّمُ ۚ وَلَبِئْسَ الْمِهَادُ
Әгәр ул залимга Аллаһудан курык дип әйтелсә, тотар аны ачу һәм наданлык гайрәте тәкәбберләнеп явыз эшләрне, төрле гөнаһларны эшләмәк өчен. Аңа ґәзаб йөзеннән җәһәннәм газабы җитәр. Ул җәһәннәм – анда кайтучылар өчен нинди яман урын.
2:206 -
وَمِنَ النَّاسِ مَنْ يَشْرِي نَفْسَهُ ابْتِغَاءَ مَرْضَاتِ اللَّهِ ۗ وَاللَّهُ رَءُوفٌ بِالْعِبَادِ
Янә кешеләрдән шундый кеше бар, бөтен вөҗүден биреп Аллаһу тәгаләнең ризалыгын сатыл алыр, ягъни хаклык өчен шаһид булганчы көрәшер, сугышыр, үлемнән курыкмас. Аллаһ әнә шундый коллары өчен бик тә рәхимле.
2:207 -
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا ادْخُلُوا فِي السِّلْمِ كَافَّةً وَلَا تَتَّبِعُوا خُطُوَاتِ الشَّيْطَانِ ۚ إِنَّهُ لَكُمْ عَدُوٌّ مُبِينٌ
Ий мөэминнәр! Һәммәгез дә берләшкән хәлегездә Коръән эчендә булган тынычлык, хаклык юлына керегез! Әмма Коръән хөкемнәренә, тынычлык юлына каршы булган шайтан юлына кермәгез! Ул сезгә мәгълүм булган ачык дошман.
2:208 -
فَإِنْ زَلَلْتُمْ مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَتْكُمُ الْبَيِّنَاتُ فَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Аллаһ сезгә Коръән белән һәрнәрсәне ачык бәян иткәннән соң хактан тайсагыз, Аллаһ сызган сызыктан читкә чыксагыз, яки ислам динен шайтан гамәлләре һәм кәфер эшләре белән бутап пычратсагыз, диннең дөреслеген югалтсагыз ул вакытта яхшы белегез! Әлбәттә Аллаһ галиб-җиңүче һәм каты хөкем итүче.
2:209 -
هَلْ يَنْظُرُونَ إِلَّا أَنْ يَأْتِيَهُمُ اللَّهُ فِي ظُلَلٍ مِنَ الْغَمَامِ وَالْمَلَائِكَةُ وَقُضِيَ الْأَمْرُ ۚ وَإِلَى اللَّهِ تُرْجَعُ الْأُمُورُ
Коръән белән гамәл кылмаучы төрле фиркаләр көтмиләр Аллаһудан һичнәрсәне, мәгәр караңгы болыт эченнән Аллаһуның каты газабы килгәнен яки фәрештәләрнең ґәзаб белән килгәнен көтәләр. Аллаһуның әмере үтәлде, ягъни Коръән белән гамәл кылучыларга һидәять булачагы, вә Коръән белән гамәл кылмаучыларга хактан адашу булачагы Аллаһудан хөкем ителде. Барча эш хөкемгә Аллаһуга кайта.
2:210 -
سَلْ بَنِي إِسْرَائِيلَ كَمْ آتَيْنَاهُمْ مِنْ آيَةٍ بَيِّنَةٍ ۗ وَمَنْ يُبَدِّلْ نِعْمَةَ اللَّهِ مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَتْهُ فَإِنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ
Яһүдләрдән сора Без аларга күпме ґәҗәб могҗизалар бирдек һәм һәрнәрсәне ачык аңлатучы китап бирдек. Берәү Аллаһуның нигъмәтләре булган һидәятне көферлеккә алыштырса, ул нигъмәт Аллаһудан килгәннән соң, Аллаһ андый кешеләрдән каты ґәзаб белән үч алачак.
2:211 -
زُيِّنَ لِلَّذِينَ كَفَرُوا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا وَيَسْخَرُونَ مِنَ الَّذِينَ آمَنُوا ۘ وَالَّذِينَ اتَّقَوْا فَوْقَهُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۗ وَاللَّهُ يَرْزُقُ مَنْ يَشَاءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ
Әммә Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләр ахирәттә, әлбәттә, көферләрдән өстен булырлар. Аллаһ үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландырыр.
2:212 -
كَانَ النَّاسُ أُمَّةً وَاحِدَةً فَبَعَثَ اللَّهُ النَّبِيِّينَ مُبَشِّرِينَ وَمُنْذِرِينَ وَأَنْزَلَ مَعَهُمُ الْكِتَابَ بِالْحَقِّ لِيَحْكُمَ بَيْنَ النَّاسِ فِيمَا اخْتَلَفُوا فِيهِ ۚ وَمَا اخْتَلَفَ فِيهِ إِلَّا الَّذِينَ أُوتُوهُ مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَتْهُمُ الْبَيِّنَاتُ بَغْيًا بَيْنَهُمْ ۖ فَهَدَى اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا لِمَا اخْتَلَفُوا فِيهِ مِنَ الْحَقِّ بِإِذْنِهِ ۗ وَاللَّهُ يَهْدِي مَنْ يَشَاءُ إِلَىٰ صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ
Кешеләр һәммәсе дә ислам динендә иделәр, соңра төрле диннәргә бүленделәр. Аллаһ һәммә кавемнәргә пәйгамбәр күндерде, Аллаһуга баш игәннәрне җәннәтләр белән сөендерүче, һәм Аллаһуга буйсынмаган кешеләрне җәһәннәм газабы белән куркытучы итеп. Янә Аллаһ аларга китап иңдерде хаклык белән, ихтыйлаф кылышкан кешеләр арасын гаделлек белән хөкем итсеннәр өчен, ягъни дин эшләрендә төрле юлда булган кешеләрне, бер генә юлга кертмәк өчен. Ислам диненең хөкемнәрендә ихтыйлаф кылышмадылар, мәгәр Аллаһудан аларга китап бирелгән кавем, китапларында ислам дине ачык бәян ителгәннән соң бер-берсенә хөседлек белән ихтыйлаф кылыштылар, төрле мәзһәбләргә бүленделәр. Аллаһу тәгалә, Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне бидәґәтчеләр ихтилаф кыйлышкан эшләрдә хак булган ягына күндерде үзенең теләге белән. Аллаһ үзе теләгән кешене туры юлга салыр.
2:213 -
أَمْ حَسِبْتُمْ أَنْ تَدْخُلُوا الْجَنَّةَ وَلَمَّا يَأْتِكُمْ مَثَلُ الَّذِينَ خَلَوْا مِنْ قَبْلِكُمْ ۖ مَسَّتْهُمُ الْبَأْسَاءُ وَالضَّرَّاءُ وَزُلْزِلُوا حَتَّىٰ يَقُولَ الرَّسُولُ وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ مَتَىٰ نَصْرُ اللَّهِ ۗ أَلَا إِنَّ نَصْرَ اللَّهِ قَرِيبٌ
Ий сез мөэминнәр! Аз гына гамәл белән, җиңел генә җәннәткә керергә исәплисезме? Сездән әүвәлге кавемнәргә килгән авырлыклар әле сезгә килгәне юк. Аларны ачлык, сырхау, бәлә-казалар һәм сугыш авырлыклары тотты, хәтта көчләре бетте, пәйгамбәр һәм аңа ияргән мөэминнәр әйттеләр: "Аллаһуның ярдәме безгә кайчан булыр икән", – дип. Аң булыгыз! Төрле авырлыкка чыдап һидәяттә нык торган мөэминнәргә Аллаһуның ярдәме, әлбәттә, бик якын.
2:214 -
يَسْأَلُونَكَ مَاذَا يُنْفِقُونَ ۖ قُلْ مَا أَنْفَقْتُمْ مِنْ خَيْرٍ فَلِلْوَالِدَيْنِ وَالْأَقْرَبِينَ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينِ وَابْنِ السَّبِيلِ ۗ وَمَا تَفْعَلُوا مِنْ خَيْرٍ فَإِنَّ اللَّهَ بِهِ عَلِيمٌ
Аллаһ ризалыгы өчен бирә торган садакалар хакында синнән сорашалар. Син аларга әйт: "Яхшы нәрсәләрегездән ата-аналарыгызга, якын кардәшләрегезгә, ятимнәргә, мескеннәргә һәм мөсафирләргә бирегез", – дип.
2:215 -
كُتِبَ عَلَيْكُمُ الْقِتَالُ وَهُوَ كُرْهٌ لَكُمْ ۖ وَعَسَىٰ أَنْ تَكْرَهُوا شَيْئًا وَهُوَ خَيْرٌ لَكُمْ ۖ وَعَسَىٰ أَنْ تُحِبُّوا شَيْئًا وَهُوَ شَرٌّ لَكُمْ ۗ وَاللَّهُ يَعْلَمُ وَأَنْتُمْ لَا تَعْلَمُونَ
Ий мөэминнәр! Үзегезне һәм динегезне саклау өчен кәферләрнең һөҗүменә каршы сугышу сезгә фарыз ителде. Ләкин үзегез өчен файдалы сугыш сезгә яман күренде, янә үзегез өчен изге булган нәрсәләрнең сезгә яман булып күренүе бик якын һәм үзегез өчен зарарлы булган нәрсәләрнең, сөекле булып күренүе бик якын. Сезгә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнлекне Аллаһ белә, әммә сез белмисез.
2:216 -
يَسْأَلُونَكَ عَنِ الشَّهْرِ الْحَرَامِ قِتَالٍ فِيهِ ۖ قُلْ قِتَالٌ فِيهِ كَبِيرٌ ۖ وَصَدٌّ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ وَكُفْرٌ بِهِ وَالْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَإِخْرَاجُ أَهْلِهِ مِنْهُ أَكْبَرُ عِنْدَ اللَّهِ ۚ وَالْفِتْنَةُ أَكْبَرُ مِنَ الْقَتْلِ ۗ وَلَا يَزَالُونَ يُقَاتِلُونَكُمْ حَتَّىٰ يَرُدُّوكُمْ عَنْ دِينِكُمْ إِنِ اسْتَطَاعُوا ۚ وَمَنْ يَرْتَدِدْ مِنْكُمْ عَنْ دِينِهِ فَيَمُتْ وَهُوَ كَافِرٌ فَأُولَٰئِكَ حَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ ۖ وَأُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. (Мөшрикләрнең кәрванчылары белән сахәбәләр арасында кечкенә сугыш булды, рәҗаб ае иде.) Хәрам булган айда сугышу – зур гөнаһ, дип әйт! Әмма кешеләрне Аллаһ юлыннан тыю, Аллаһуга яки Аның, китабына ышанмау, мәсҗид Хәрамда намаз укудан тыю яки мөселманнарны аннан куып чыгару, бу эшләр Аллаһу каршында тагын да зуррак гөнаһдыр. Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә гөнаһ һәм зарары олуграктыр. Мөшрикләр, туктамыйча, сезнең белән һаман сугышырлар, хәтта сезне хак динегездән чыгарып мөшриклеккә кайтарганнарына чаклы, әгәр көчләре җитсә. Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидеґәт гамәлләрдән төзелгән батыл дингә кайтса, һәм Коръән юлына кермичә кәфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге калырлар.
2:217 -
إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَالَّذِينَ هَاجَرُوا وَجَاهَدُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ أُولَٰئِكَ يَرْجُونَ رَحْمَتَ اللَّهِ ۚ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Дөреслектә, иман китергән хак мөэминнәр ислам динен куәтләр өчен Коръән белән гамәл кыйлучы хак мөселманнар янына күчеп киттеләр һәм ислам динен яклап көферләргә каршы сугыштылар, алар бу эшләрне Аллаһуның рәхмәтен өмет итеп эшләделәр. Аллаһ әнә шундый мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы.
2:218 -
يَسْأَلُونَكَ عَنِ الْخَمْرِ وَالْمَيْسِرِ ۖ قُلْ فِيهِمَا إِثْمٌ كَبِيرٌ وَمَنَافِعُ لِلنَّاسِ وَإِثْمُهُمَا أَكْبَرُ مِنْ نَفْعِهِمَا ۗ وَيَسْأَلُونَكَ مَاذَا يُنْفِقُونَ قُلِ الْعَفْوَ ۗ كَذَٰلِكَ يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمُ الْآيَاتِ لَعَلَّكُمْ تَتَفَكَّرُونَ
Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорашалар. Әйт: "Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына караганда гөнаһы һәм зарары зуррак". Янә синнән: "Садака кылып нәрсә бирик һәм күпме бирик", – дип сорыйлар. "Үзегездән арткан малны бирегез һәм гафу итегез", – дип әйт. Әнә шулай Аллаһ сезгә үзенең аятьләрен ачык бәян итә, шаять, фикерләп карарсыз да аңларсыз!
2:219 -
فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ ۗ وَيَسْأَلُونَكَ عَنِ الْيَتَامَىٰ ۖ قُلْ إِصْلَاحٌ لَهُمْ خَيْرٌ ۖ وَإِنْ تُخَالِطُوهُمْ فَإِخْوَانُكُمْ ۚ وَاللَّهُ يَعْلَمُ الْمُفْسِدَ مِنَ الْمُصْلِحِ ۚ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَأَعْنَتَكُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Сезгә дөньяда һәм ахирәттә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы шуларны Аллаһ Коръәндә ачык бәян кыладыр. Янә синнән ятимнәр хакында сорашалар. Аларның барча эшләрен ислах кылу, юлга салу алар өчен хәерле, дип әйт. Әгәр ятимнәрне үз гаиләгезгә кушсагыз, алар сезнең кардәшләрегездер. Аллаһ белер ятимнәр эшен юлга салучыдан, хыянәт итеп, ятимнәр эшен бозучыны. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, сезне авыр мәшәкатькә салыр иде, ләкин ятимнәрне җиңел юл белән тәрбия кылырга рөхсәт бирде. Шиксез, Аллаһ барча эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.
2:220
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман