Сүрә 22 Хаҗ
-
الَّذِينَ إِنْ مَكَّنَّاهُمْ فِي الْأَرْضِ أَقَامُوا الصَّلَاةَ وَآتَوُا الزَّكَاةَ وَأَمَرُوا بِالْمَعْرُوفِ وَنَهَوْا عَنِ الْمُنْكَرِ ۗ وَلِلَّهِ عَاقِبَةُ الْأُمُورِ
Йортларыннан чыгарылган мөэминнәрне бер җиргә урынлаштырсак, алар намазларын вакытында укырлар, вә зәкятләрен бирерләр һәм кешеләрне яхшылыкка Коръән юлына өндәрләр, һәм гөнаһлы эшләрдән тыярлар, эшләрнең ахыры Аллаһуга хастыр.
22:41 -
وَإِنْ يُكَذِّبُوكَ فَقَدْ كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوحٍ وَعَادٌ وَثَمُودُ
Ий Мухәммәд г-м әгәр сине ялганчы дисәләр, бу кәферләрдән элек Нух кавеме Нухны ялганчы диделәр, вә Гад кавеме Гадны, Сәмуд кавеме Сәмудны ялганчы диделәр.
22:42 -
وَقَوْمُ إِبْرَاهِيمَ وَقَوْمُ لُوطٍ
Намруд кавеме Ибраһимне, Лут кавеме Лутны.
22:43 -
وَأَصْحَابُ مَدْيَنَ ۖ وَكُذِّبَ مُوسَىٰ فَأَمْلَيْتُ لِلْكَافِرِينَ ثُمَّ أَخَذْتُهُمْ ۖ فَكَيْفَ كَانَ نَكِيرِ
Мәдйән кавеме Шөґәебне ялганчы диделәр, вә Муса да ялганга тотылды. Кәферләргә әҗәлләре җиткәнче ирек бирдем, соңра аларны ґәзаб белән тоттым, аларга Минем мәкерем ничек булды?
22:44 -
فَكَأَيِّنْ مِنْ قَرْيَةٍ أَهْلَكْنَاهَا وَهِيَ ظَالِمَةٌ فَهِيَ خَاوِيَةٌ عَلَىٰ عُرُوشِهَا وَبِئْرٍ مُعَطَّلَةٍ وَقَصْرٍ مَشِيدٍ
Кешеләре залим булган күпме шәһәрне һәлак иттек, биналарының түшәмнәре ишелгән, аннары түшәмнәр өстенә диварлары ишелгән вә кешеләре һәлак булып күпме коелар һәм күпме өйләр буш калганнар.
22:45 -
أَفَلَمْ يَسِيرُوا فِي الْأَرْضِ فَتَكُونَ لَهُمْ قُلُوبٌ يَعْقِلُونَ بِهَا أَوْ آذَانٌ يَسْمَعُونَ بِهَا ۖ فَإِنَّهَا لَا تَعْمَى الْأَبْصَارُ وَلَٰكِنْ تَعْمَى الْقُلُوبُ الَّتِي فِي الصُّدُورِ
Әйә алар җир өстендә йөрмиләрме, йөрсәләр һәлак булган шәһәрләрне күреп гыйбрәт алырлар иде, һәм күңелләре йомшарып Аллаһуның ґәзабын аңнар иделәр, һәм колаклары да хак сүзләрне ишетә торган булыр иде, бит маңгай күзенең сукыр булуы Аллаһуны танып мөселман булудан мәхрүм итмәс мәгәр күкрәк эчендәге күңел сукыр булса – ул мәхрүм итәр.
22:46 -
وَيَسْتَعْجِلُونَكَ بِالْعَذَابِ وَلَنْ يُخْلِفَ اللَّهُ وَعْدَهُ ۚ وَإِنَّ يَوْمًا عِنْدَ رَبِّكَ كَأَلْفِ سَنَةٍ مِمَّا تَعُدُّونَ
Кәферләр, ґәзабны синнән ашыктырып сорыйлар, бит Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык итмәс, киләсе ґәзаб аларга, әлбәттә, килер, Раббың хозурында аларның ґәзаб көннәре, сез саный торган көннәрнең мең елы кеби озындыр.
22:47 -
وَكَأَيِّنْ مِنْ قَرْيَةٍ أَمْلَيْتُ لَهَا وَهِيَ ظَالِمَةٌ ثُمَّ أَخَذْتُهَا وَإِلَيَّ الْمَصِيرُ
Күпме шәһәрнең залим кешеләренә вакыт бирдем, иман китермәделәр, соңра ґәзаб белән тоттым, ахирәттә кайтмаклары Миңадыр.
22:48 -
قُلْ يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّمَا أَنَا لَكُمْ نَذِيرٌ مُبِينٌ
Әйт ий Мухәммәд г-м: "Ий кешеләр әгәр иман китермәсәгез, мин сезне фәкать Аллаһ ґәзабы белән куркытучымын ачык аңлатып".
22:49 -
فَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَهُمْ مَغْفِرَةٌ وَرِزْقٌ كَرِيمٌ
Дөреслектә иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган мөэминнәргә Аллаһуның ярлыкавы һәм җәннәт нигъмәтләредер.
22:50 -
وَالَّذِينَ سَعَوْا فِي آيَاتِنَا مُعَاجِزِينَ أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ الْجَحِيمِ
Мөэминнәр көчсез дип Безнең аятьләребезне ялганга чыгару өчен тырышкан кәферләр – җәһәннәм әһелләредер.
22:51 -
وَمَا أَرْسَلْنَا مِنْ قَبْلِكَ مِنْ رَسُولٍ وَلَا نَبِيٍّ إِلَّا إِذَا تَمَنَّىٰ أَلْقَى الشَّيْطَانُ فِي أُمْنِيَّتِهِ فَيَنْسَخُ اللَّهُ مَا يُلْقِي الشَّيْطَانُ ثُمَّ يُحْكِمُ اللَّهُ آيَاتِهِ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Синнән элек тә расүл вә пәйгамбәр җибәрмәдек мәгәр җибәргән расүл вә пәйгамбәр бер нәрсәне сөеп теләсә, шайтан аның теләгән нәрсәсенә вәсвәсәсене салыр иде, шайтан салган нәрсәне Аллаһ бетерер, вә аларга биргән аятьләрен мәхкәм таза кылыр иде, бит Аллаһ белеп һәм хикмәт белән эш кыйлучы.
22:52 -
لِيَجْعَلَ مَا يُلْقِي الشَّيْطَانُ فِتْنَةً لِلَّذِينَ فِي قُلُوبِهِمْ مَرَضٌ وَالْقَاسِيَةِ قُلُوبُهُمْ ۗ وَإِنَّ الظَّالِمِينَ لَفِي شِقَاقٍ بَعِيدٍ
Аллаһ шайтан вәсвәсә кылган нәрсәне күңелләрендә хакны кабул итмәү авыруы булган кешеләргә вә имансызлык белән күңелләре каралып каткан кешеләргә фетнә кылды, Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәр, шиксез хактан бик тә ерак булганнары хәлдә хыйлафлыкталар.
22:53 -
وَلِيَعْلَمَ الَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ أَنَّهُ الْحَقُّ مِنْ رَبِّكَ فَيُؤْمِنُوا بِهِ فَتُخْبِتَ لَهُ قُلُوبُهُمْ ۗ وَإِنَّ اللَّهَ لَهَادِ الَّذِينَ آمَنُوا إِلَىٰ صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ
Чын белем ияләре Коръәнне Раббыңнан иңгән хак китап дип белсеннәр өчен, ягъни алар Коръәннең хаклыгын белеп шайтан юлына кермәсләр вә Коръән юлыннан чыкмаслар, Коръәннең һәр сүзенә ышанырлар вә күңелләре Коръәнгә мәхәббәт итәр, иман китереп Коръән белән гамәл кылган кешеләрне, әлбәттә, Аллаһ туры юлга күндерүче.
22:54 -
وَلَا يَزَالُ الَّذِينَ كَفَرُوا فِي مِرْيَةٍ مِنْهُ حَتَّىٰ تَأْتِيَهُمُ السَّاعَةُ بَغْتَةً أَوْ يَأْتِيَهُمْ عَذَابُ يَوْمٍ عَقِيمٍ
Кәферләр Коръәнгә шикләнүләрен бетермәсләр (иман китермәсләр) аңсызлан кинәт кенә кыямәт килгәнгәчә, яки нәселләрне бетерә торган ґәзаб килгәнгәчә.
22:55 -
الْمُلْكُ يَوْمَئِذٍ لِلَّهِ يَحْكُمُ بَيْنَهُمْ ۚ فَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ فِي جَنَّاتِ النَّعِيمِ
Кыямәт көнендә патшалык ялгыз Аллаһ кулында булыр, кешеләр арасында гаделлек илә хөкем итәр, иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәргә нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр булыр.
22:56 -
وَالَّذِينَ كَفَرُوا وَكَذَّبُوا بِآيَاتِنَا فَأُولَٰئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ مُهِينٌ
Имансыз булып Безнең аятьләребезне ялган диючеләргә ниһаять, каты ґәзаб булыр.
22:57 -
وَالَّذِينَ هَاجَرُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ ثُمَّ قُتِلُوا أَوْ مَاتُوا لَيَرْزُقَنَّهُمُ اللَّهُ رِزْقًا حَسَنًا ۚ وَإِنَّ اللَّهَ لَهُوَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ
Хак мөэминнәр Аллаһ юлында дин өчен күчеп киттеләр, соңра кәферләрдән үтерелделәр яки үлделәр, әлбәттә аларны Аллаһ күркәм ризык белән ризыкландырыр, Аллаһ ризык бирүчеләрнең хәерлесе.
22:58 -
لَيُدْخِلَنَّهُمْ مُدْخَلًا يَرْضَوْنَهُ ۗ وَإِنَّ اللَّهَ لَعَلِيمٌ حَلِيمٌ
Дәхи аларны яхшы урынга хөрмәтләп кертер, алар Аллаһудан риза булырлар, әлбәттә, Аллаһ һәркемнең күңелен вә эшен белүче вә мөэминнәргә йомшактыр.
22:59 -
ذَٰلِكَ وَمَنْ عَاقَبَ بِمِثْلِ مَا عُوقِبَ بِهِ ثُمَّ بُغِيَ عَلَيْهِ لَيَنْصُرَنَّهُ اللَّهُ ۗ إِنَّ اللَّهَ لَعَفُوٌّ غَفُورٌ
Эш Без әйткәнчәдер. Берәү икенче берәүдән зарар күреп, үзенә ирешкән зарар хәтле белән зарар ирештерүчедән үч алса, соңра бу үч алучыга икенче мәртәбә зарар ирештерелсә, ул икенче мәртәбә зарар күрүчегә, әлбәттә, Аллаһ ярдәм бирер, дөреслектә Аллаһ мөэминнәрне гафу итүче вә гөнаһларын ярлыкаучы.
22:60
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман