Сүрә 22 Хаҗ
-
وَلَهُمْ مَقَامِعُ مِنْ حَدِيدٍ
Вә алар өчен тимердән камчылар булыр, аның белән сугылырлар.
22:21 -
كُلَّمَا أَرَادُوا أَنْ يَخْرُجُوا مِنْهَا مِنْ غَمٍّ أُعِيدُوا فِيهَا وَذُوقُوا عَذَابَ الْحَرِيقِ
Һәркайчан ул уттан чыгарга теләсәләр үзләренә ирешкән хәсрәттән котылмас өчен, утка кире кайтарылырлар һәм яндыручы ґәзабны татыгыз, диелер.
22:22 -
إِنَّ اللَّهَ يُدْخِلُ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ يُحَلَّوْنَ فِيهَا مِنْ أَسَاوِرَ مِنْ ذَهَبٍ وَلُؤْلُؤًا ۖ وَلِبَاسُهُمْ فِيهَا حَرِيرٌ
Аллаһ, иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне асларыннан татлы елгалар агучы җәннәтләргә кертер, алар анда алтын беләзекләр вә лүэ-лүэ (энҗе) ташлары белән бизәнерләр вә киемнәре яшел ефәктән булыр.
22:23 -
وَهُدُوا إِلَى الطَّيِّبِ مِنَ الْقَوْلِ وَهُدُوا إِلَىٰ صِرَاطِ الْحَمِيدِ
Алар сүзнең пакь яхшы булганына күндерелделәр ул "Ля Илаһә ил лаллаһ" сүзедер, янә алар Аллаһуның мактаулы юлына күндерелделәр, ул юл "Ислам" динедер.
22:24 -
إِنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا وَيَصُدُّونَ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ وَالْمَسْجِدِ الْحَرَامِ الَّذِي جَعَلْنَاهُ لِلنَّاسِ سَوَاءً الْعَاكِفُ فِيهِ وَالْبَادِ ۚ وَمَنْ يُرِدْ فِيهِ بِإِلْحَادٍ بِظُلْمٍ نُذِقْهُ مِنْ عَذَابٍ أَلِيمٍ
Дөреслектә кәферләр, кешеләрне Аллаһ юлыннан һәм дә мәсҗид Хәрам юлыннан тыялар, ул Мәсҗидне кешеләр өчен гыйбадәт йорты кыйлдык, анда торучыга да, ягадан китүчегә дә бертигез булганы хәлдә, берәү ул Мәсҗидтә золым белән гөнаһ эшләргә теләсә, Без аны рәнҗеткүче ґәзабтан татытырбыз.
22:25 -
وَإِذْ بَوَّأْنَا لِإِبْرَاهِيمَ مَكَانَ الْبَيْتِ أَنْ لَا تُشْرِكْ بِي شَيْئًا وَطَهِّرْ بَيْتِيَ لِلطَّائِفِينَ وَالْقَائِمِينَ وَالرُّكَّعِ السُّجُودِ
Дәхи хәтерләгез, Ибраһимга Кәгъбәнең урынын бәян иттек, вә аңа әйттек: "Миңа һичнәрсәне тиңдәш итмәгел, вә Минем өемне ягадан килеп таваф итүчеләргә, вә анда торучыларга, вә намаз укучыларга пакьләгел, анда ислам диненә хыйлаф бер гамәл дә булмасын.
22:26 -
وَأَذِّنْ فِي النَّاسِ بِالْحَجِّ يَأْتُوكَ رِجَالًا وَعَلَىٰ كُلِّ ضَامِرٍ يَأْتِينَ مِنْ كُلِّ فَجٍّ عَمِيقٍ
Кешеләрне хаҗга чакырып кычкыр, җәяү йөреп сиңа килерләр, вә арык дөяләргә атланып килерләр, ул дөяләр ерак юлларның һәрбереннән килерләр.
22:27 -
لِيَشْهَدُوا مَنَافِعَ لَهُمْ وَيَذْكُرُوا اسْمَ اللَّهِ فِي أَيَّامٍ مَعْلُومَاتٍ عَلَىٰ مَا رَزَقَهُمْ مِنْ بَهِيمَةِ الْأَنْعَامِ ۖ فَكُلُوا مِنْهَا وَأَطْعِمُوا الْبَائِسَ الْفَقِيرَ
Хаҗиларның дөньяларына вә диннәренә файда китерсеннәр өчен, һәм тәшрыйк кеби билгеле бәйрәм көннәрендә Аллаһ исемен күп зекер итсеннәр өчен дөя, сыер вә куйлар белен ризыкландыруына шөкер итеп, хаҗда салган корбан итләрен атагыз һәм каты фәкыйрьгә ашатыгыз.
22:28 -
ثُمَّ لْيَقْضُوا تَفَثَهُمْ وَلْيُوفُوا نُذُورَهُمْ وَلْيَطَّوَّفُوا بِالْبَيْتِ الْعَتِيقِ
Соңра чәч, мыек, тырнак кебиләрне кисеп артыгын бетерсеннәр, вә нәзерләрен үтәсеннәр, вә Минем иске өем Кәгъбәне таваф итсеннәр.
22:29 -
ذَٰلِكَ وَمَنْ يُعَظِّمْ حُرُمَاتِ اللَّهِ فَهُوَ خَيْرٌ لَهُ عِنْدَ رَبِّهِ ۗ وَأُحِلَّتْ لَكُمُ الْأَنْعَامُ إِلَّا مَا يُتْلَىٰ عَلَيْكُمْ ۖ فَاجْتَنِبُوا الرِّجْسَ مِنَ الْأَوْثَانِ وَاجْتَنِبُوا قَوْلَ الزُّورِ
Зекер ителгәннәр хаҗ гамәлләредер, берәү Аллаһ хөкемнәрен вә Кәгъбәне зурласа, аның зурлавы Аллаһ хозурында, аның өчен хәерледер. Сезгә дөя, сыер вә куй, кәҗә хәләл булды, мәгәр Коръәндә хәрамлыгы зекер ителгән нәрсәләр хәләл түгел, тәреләрдән сакланыгыз нәҗестән сакланган кеби һәм ялган, боһтан һәм пычрак сүзләрдән сакланыгыз!
22:30 -
حُنَفَاءَ لِلَّهِ غَيْرَ مُشْرِكِينَ بِهِ ۚ وَمَنْ يُشْرِكْ بِاللَّهِ فَكَأَنَّمَا خَرَّ مِنَ السَّمَاءِ فَتَخْطَفُهُ الطَّيْرُ أَوْ تَهْوِي بِهِ الرِّيحُ فِي مَكَانٍ سَحِيقٍ
Батыл диннән Аллаһ диненә күчкәнегез хәлдә Аллаһуга мәхлукны тиңдәш итмичә, хаҗ гамәлләрен үтәгез, берәү Аллаһуга мәхлукны тиң итсә, гүя ул мөшрик күктән егылып төште, дәрхәл кошлар өзгәләде, яки аны җил очырып ерак җиргә алып китте котылу һич мөмкин булмас.
22:31 -
ذَٰلِكَ وَمَنْ يُعَظِّمْ شَعَائِرَ اللَّهِ فَإِنَّهَا مِنْ تَقْوَى الْقُلُوبِ
Эш әнә шулай Аллаһ хөкемнәре зекер ителде, берәү Аллаһ динен яки хаҗ гамәлләрен зурласа, бу күңелләрендә тәкъвалык булган кешеләрнең эше.
22:32 -
لَكُمْ فِيهَا مَنَافِعُ إِلَىٰ أَجَلٍ مُسَمًّى ثُمَّ مَحِلُّهَا إِلَى الْبَيْتِ الْعَتِيقِ
Корбанга чалачак хайваннарда чалганчы сезнең өчен файдалар бардыр, соңра ул корбанлыкларның чала торган урыннары Кәгъбәтүллаһ хозурындадыр.
22:33 -
وَلِكُلِّ أُمَّةٍ جَعَلْنَا مَنْسَكًا لِيَذْكُرُوا اسْمَ اللَّهِ عَلَىٰ مَا رَزَقَهُمْ مِنْ بَهِيمَةِ الْأَنْعَامِ ۗ فَإِلَٰهُكُمْ إِلَٰهٌ وَاحِدٌ فَلَهُ أَسْلِمُوا ۗ وَبَشِّرِ الْمُخْبِتِينَ
Барча мөэмин җәмәгате өчен корбан чалырга урын кылдык ягъни хаҗга бармаган мөэминнәр өйдә корбан чалырлар, Без аларга биргән дөя, сыер, куйларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен зекер итсеннәр, бит сезнең Илаһәгыз ялгыз бер Аллаһ. Аңа кайтыгыз вә итагать итегез, ихлас мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр.
22:34 -
الَّذِينَ إِذَا ذُكِرَ اللَّهُ وَجِلَتْ قُلُوبُهُمْ وَالصَّابِرِينَ عَلَىٰ مَا أَصَابَهُمْ وَالْمُقِيمِي الصَّلَاةِ وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنْفِقُونَ
Ул ихлас мөэминнәргә Аллаһ зекер ителсә, аларның йөрәкләре тетрәр һәм ирешкән бәла казага сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр, вә Без биргән малдан Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирерләр.
22:35 -
وَالْبُدْنَ جَعَلْنَاهَا لَكُمْ مِنْ شَعَائِرِ اللَّهِ لَكُمْ فِيهَا خَيْرٌ ۖ فَاذْكُرُوا اسْمَ اللَّهِ عَلَيْهَا صَوَافَّ ۖ فَإِذَا وَجَبَتْ جُنُوبُهَا فَكُلُوا مِنْهَا وَأَطْعِمُوا الْقَانِعَ وَالْمُعْتَرَّ ۚ كَذَٰلِكَ سَخَّرْنَاهَا لَكُمْ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Корбан дөяләрен Аллаһ диненең галәмәтләреннән кылдык, аларда сезнең өчен дөньяда файда, ахирәткә сәваб бар, өч аякларында торган хәлләрендә бугазлаган вакытыгызда Аллаһ исемен зекер итегез, әгәр бугазлагач яннары илә җиргә төшсәләр, аларны ашагыз вә канәгатьле фәкыйрьгә вә оялып сораучы фәкыйрьгә ашатыгыз! Ул дөяләрне аяк өстендә бугазлауны бәян иткәнебез кеби аларны сезгә файдаландырдык, шаять шөкер итәрсез.
22:36 -
لَنْ يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَٰكِنْ يَنَالُهُ التَّقْوَىٰ مِنْكُمْ ۚ كَذَٰلِكَ سَخَّرَهَا لَكُمْ لِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَىٰ مَا هَدَاكُمْ ۗ وَبَشِّرِ الْمُحْسِنِينَ
Чалган дөяләрегезнең итләре вә каннары Аллаһуга ирешмәс ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһуны зурлап тәкбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне җәннәт белән шатландыр!
22:37 -
إِنَّ اللَّهَ يُدَافِعُ عَنِ الَّذِينَ آمَنُوا ۗ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ كُلَّ خَوَّانٍ كَفُورٍ
Аллаһ, мөэминнәрдән кәферләрнең золымын җибәрер, Аллаһ, әлбәттә, хыянәтче, көферлек кылучыны яратмый.
22:38 -
أُذِنَ لِلَّذِينَ يُقَاتَلُونَ بِأَنَّهُمْ ظُلِمُوا ۚ وَإِنَّ اللَّهَ عَلَىٰ نَصْرِهِمْ لَقَدِيرٌ
Кәферләр өстенә сугыш белән барырга мөэминнәргә Аллаһудан рөхсәт бирелде, кәферләрдән золым күргәннәре өчен, тәхкыйк Аллаһ мөэминнәргә ярдәм бирергә кадир.
22:39 -
الَّذِينَ أُخْرِجُوا مِنْ دِيَارِهِمْ بِغَيْرِ حَقٍّ إِلَّا أَنْ يَقُولُوا رَبُّنَا اللَّهُ ۗ وَلَوْلَا دَفْعُ اللَّهِ النَّاسَ بَعْضَهُمْ بِبَعْضٍ لَهُدِّمَتْ صَوَامِعُ وَبِيَعٌ وَصَلَوَاتٌ وَمَسَاجِدُ يُذْكَرُ فِيهَا اسْمُ اللَّهِ كَثِيرًا ۗ وَلَيَنْصُرَنَّ اللَّهُ مَنْ يَنْصُرُهُ ۗ إِنَّ اللَّهَ لَقَوِيٌّ عَزِيزٌ
Ул кәферләрдән золым күрүче мөэминнәр: "Безнең, Раббыбыз Аллаһ", – дип әйткән өчен йортларыннан чыгарылдылар. Әгәр Аллаһу тәгаләнең залим кешеләрне гадел кешеләр белән бастырып мазлумнарны яклавы булмаса иде, әлбәттә, манахларның сумгалары, насараларның чиркәүләре, яһүдләрнең гыйбадәт йортлары вә мөселманнарның Аллаһуның исеме күп зекер ителә торган мәсҗидләре егылып, җимерелер иде. Аллаһ ризалыгы өчен ислам диненә нинди юл белән булса да ярдәм итүчегә, әлбәттә, Аллаһ ул кешегә ярдәм бирер, Аллаһ куәт иясе вә һәр эштә җиңүче.
22:40
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман