Сүрә 14 Ибраһим
-
رَبَّنَا اغْفِرْ لِي وَلِوَالِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ
Ий Раббыбыз, үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне ярлыка, кыямәт көнендә хур итмә!"
14:41 -
وَلَا تَحْسَبَنَّ اللَّهَ غَافِلًا عَمَّا يَعْمَلُ الظَّالِمُونَ ۚ إِنَّمَا يُؤَخِّرُهُمْ لِيَوْمٍ تَشْخَصُ فِيهِ الْأَبْصَارُ
Ий Мухәммәд г-м, залимләр кылган эштән Аллаһуны гафил дип уйлама, һич тә гафил түгел. Фәкать ул залимләргә ґәзабны кичектерәдер күзләр текәлеп торган кыямәт көненә чаклы гына.
14:42 -
مُهْطِعِينَ مُقْنِعِي رُءُوسِهِمْ لَا يَرْتَدُّ إِلَيْهِمْ طَرْفُهُمْ ۖ وَأَفْئِدَتُهُمْ هَوَاءٌ
Башларын бөгеп, ашыгып-ашыгып ул залимнәр чакыручыга таба килерләр вә куркуларыннан күзләре йомылмас, текәлеп торыр вә күңелләре аялаудан буштыр.
14:43 -
وَأَنْذِرِ النَّاسَ يَوْمَ يَأْتِيهِمُ الْعَذَابُ فَيَقُولُ الَّذِينَ ظَلَمُوا رَبَّنَا أَخِّرْنَا إِلَىٰ أَجَلٍ قَرِيبٍ نُجِبْ دَعْوَتَكَ وَنَتَّبِعِ الرُّسُلَ ۗ أَوَلَمْ تَكُونُوا أَقْسَمْتُمْ مِنْ قَبْلُ مَا لَكُمْ مِنْ زَوَالٍ
Дәхи адәмнәрне куркыт, аларга ґәзаб килә торган көн белән, ул көндә залимнәр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне дөньяга кайтарып аз гына яшәт, Синең әмерләреңне кабул итеп рәсүлләреңә дә иярер идек!" Аллаһ җавап бирер: "Әйә сез ант итүчеләр түгел идегезме? Безнең малыбыз бетә торган түгел вә кыямәт тә булмый", – дип.
14:44 -
وَسَكَنْتُمْ فِي مَسَاكِنِ الَّذِينَ ظَلَمُوا أَنْفُسَهُمْ وَتَبَيَّنَ لَكُمْ كَيْفَ فَعَلْنَا بِهِمْ وَضَرَبْنَا لَكُمُ الْأَمْثَالَ
Сез дөньяда үзләренә золым иткән "Гад вә Сәмуд" -залимнәр торган урында тордыгыз, вә аларны ничек ґәзаб кылганлыгыбыз сезгә ачык мәгълүм иде, сезгә мисал китердек, ягъни сез дә алар кеби залимнәрсез, инде бүген дөньяга кайтуны сорап маташмагыз!
14:45 -
وَقَدْ مَكَرُوا مَكْرَهُمْ وَعِنْدَ اللَّهِ مَكْرُهُمْ وَإِنْ كَانَ مَكْرُهُمْ لِتَزُولَ مِنْهُ الْجِبَالُ
Хәзерге кяферләр хакка каршы мәкерлек кылсалар, әүвәлге кәферләр дә хакка каршы мәкерлек кылдылар, һәр кәфәрнең мәкере Аллаһуга мәгълүм, гәрчә аларның мәкерләре тауларны урыныннан кубарырлык зур булса да, Аллаһ мәкеренә каршы тора алмаслар.
14:46 -
فَلَا تَحْسَبَنَّ اللَّهَ مُخْلِفَ وَعْدِهِ رُسُلَهُ ۗ إِنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ ذُو انْتِقَامٍ
Ий Мухәммәд г-м, рәсүлләренә биргән вәгъдәсенә Аллаһ хыйлафлык кылыр дип уйлама! Тәхкыйк Аллаһ көчле, залимләрдән үч алачак.
14:47 -
يَوْمَ تُبَدَّلُ الْأَرْضُ غَيْرَ الْأَرْضِ وَالسَّمَاوَاتُ ۖ وَبَرَزُوا لِلَّهِ الْوَاحِدِ الْقَهَّارِ
Кыямәт көнендә җир җирдән башка төскә керер вә күкләр күкләрдән башка төсләргә керерләр, вә кешеләр ялгыз вә кодрәт иясе булган Аллаһу хозурына кубарылырлар.
14:48 -
وَتَرَى الْمُجْرِمِينَ يَوْمَئِذٍ مُقَرَّنِينَ فِي الْأَصْفَادِ
Ул көндә күрерсең залимнәрне – богауланган хәлләрендә бер-берсенә якын булырлар.
14:49 -
سَرَابِيلُهُمْ مِنْ قَطِرَانٍ وَتَغْشَىٰ وُجُوهَهُمُ النَّارُ
Аларның киемнәре утта кыздырылган бакырдан яки сагыздан булып, йөзләрен ут каплар.
14:50 -
لِيَجْزِيَ اللَّهُ كُلَّ نَفْسٍ مَا كَسَبَتْ ۚ إِنَّ اللَّهَ سَرِيعُ الْحِسَابِ
Аллаһуның бу гадел хөкеме һәр кешегә кылган эшенә күрә җәза бирмәк өчен, Аллаһу тәгалә, шиксез, бик тиз хисап итүче.
14:51 -
هَٰذَا بَلَاغٌ لِلنَّاسِ وَلِيُنْذَرُوا بِهِ وَلِيَعْلَمُوا أَنَّمَا هُوَ إِلَٰهٌ وَاحِدٌ وَلِيَذَّكَّرَ أُولُو الْأَلْبَابِ
Бу сөйләүләр кешеләргә ахирәттә булачак хәлләрне белдерү һәм ирештерүдер, Аллаһуның рәхмәте вә ґәзабы кемгә булачагын белеп торсыннар өчен һәм вәгазьләнеп Аллаһуга тәүбә итеп төзәлсеннәр вә гөнаһлардан саклансыннар һәм Аллаһуның бер генә икәнлеген белеп, Аңа гына гыйбадәт кылып вә гакыллы кешеләр вәгазьләнсеннәр өчен.
14:52
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман