Сүрә 10 Йунус

  1. وَإِنْ كَذَّبُوكَ فَقُلْ لِي عَمَلِي وَلَكُمْ عَمَلُكُمْ ۖ أَنْتُمْ بَرِيئُونَ مِمَّا أَعْمَلُ وَأَنَا بَرِيءٌ مِمَّا تَعْمَلُونَ

    Әгәр алар сине ялганчы дисәләр, әйт: "Миңа үз гамәлем, сезгә дә үз гамәлегез вә сез минем кылган эшемнән бизүчесез, мин дә сез кылган эштән бизүчемен".

    10:41
  2. وَمِنْهُمْ مَنْ يَسْتَمِعُونَ إِلَيْكَ ۚ أَفَأَنْتَ تُسْمِعُ الصُّمَّ وَلَوْ كَانُوا لَا يَعْقِلُونَ

    Алардан бәгъзеләре синең Коръән укыганыңны тыңларлар, ләкин Аллаһ сүзе икәнлегенә иман китермәсләр. Син аларга хак сүзне ишеттерермен дип уйлыйсыңмы, алар саңгырау булып һичнәрсә аңламасалар да?

    10:42
  3. وَمِنْهُمْ مَنْ يَنْظُرُ إِلَيْكَ ۚ أَفَأَنْتَ تَهْدِي الْعُمْيَ وَلَوْ كَانُوا لَا يُبْصِرُونَ

    Аларның кайберләре сиңа маңгай күзе белән карыйлар, ләкин хакны күрмиләр, әйә син сукырларга хак юлны күрсәтә алырсыңмы? Гәрчә алар хак юлга күз салмый торган булсалар да.

    10:43
  4. إِنَّ اللَّهَ لَا يَظْلِمُ النَّاسَ شَيْئًا وَلَٰكِنَّ النَّاسَ أَنْفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ

    Аллаһ кешеләргә берничек тә золым итмәс, ләкин Аллаһуга карышып, кешеләр үзләренә золым итәрләр.

    10:44
  5. وَيَوْمَ يَحْشُرُهُمْ كَأَنْ لَمْ يَلْبَثُوا إِلَّا سَاعَةً مِنَ النَّهَارِ يَتَعَارَفُونَ بَيْنَهُمْ ۚ قَدْ خَسِرَ الَّذِينَ كَذَّبُوا بِلِقَاءِ اللَّهِ وَمَا كَانُوا مُهْتَدِينَ

    Кешеләрне каберләрдән кубаргач, дөньяда көндез бер сәгать тә тормаган кеби булырлар, дөньядагы кеби үзара танышырлар. Терелеп, Аллаһуга юлыгуны инкяр иткән кешеләр тәхкыйк һәлак булдылар, алар туры юлга кәнелмәделәр.

    10:45
  6. وَإِمَّا نُرِيَنَّكَ بَعْضَ الَّذِي نَعِدُهُمْ أَوْ نَتَوَفَّيَنَّكَ فَإِلَيْنَا مَرْجِعُهُمْ ثُمَّ اللَّهُ شَهِيدٌ عَلَىٰ مَا يَفْعَلُونَ

    Аларга вәгъдә кылган ґәзабларның бәгъзесен сиңа күрсәтсәк күрсәтербез, яки синең җаныңны алганнан соң ґәзаб кылырбыз. Аларның кайтачак җирләре безгәдер, соңра алар кылганның барчасын Аллаһ күрүче, җәзасын бирер.

    10:46
  7. وَلِكُلِّ أُمَّةٍ رَسُولٌ ۖ فَإِذَا جَاءَ رَسُولُهُمْ قُضِيَ بَيْنَهُمْ بِالْقِسْطِ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ

    Вә һәр кавемнең расүле бар, кыямәт көнне рәсүлләре килеп, аларның бөтен эшләреннән шәһадәт бирсә, араларында гаделлек белән хөкем булыр һәм савабны киметеп, яки гөнаһны арттырып, аларга золым итү булмас, ягъни үзләре белән нәрсә алып барсалар, җәзасы шул булыр.

    10:47
  8. وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا الْوَعْدُ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ

    Кәферләр көлеп әйтәләр: "Вәгъдә кылган кыямәт көнегез һәм ґәзабыгыз кайчан була? Әгәр дөрес сөйләүче булсагыз безгә әйтеп бирегез".

    10:48
  9. قُلْ لَا أَمْلِكُ لِنَفْسِي ضَرًّا وَلَا نَفْعًا إِلَّا مَا شَاءَ اللَّهُ ۗ لِكُلِّ أُمَّةٍ أَجَلٌ ۚ إِذَا جَاءَ أَجَلُهُمْ فَلَا يَسْتَأْخِرُونَ سَاعَةً ۖ وَلَا يَسْتَقْدِمُونَ

    Әйт: "Мин үзем дә Аллаһ теләгеннән башка үземә файданы булдырырга һәм зарардан имин булырга кадир түгелмен. Барча кешеләргә дә Аллаһ хөкеменә кайту өчен билгеләнгән вакыт бар. Кайчан вакытлары җитсә, бер сәгать ашыгып килмәс вә бер сәгать соңга калмас.

    10:49
  10. قُلْ أَرَأَيْتُمْ إِنْ أَتَاكُمْ عَذَابُهُ بَيَاتًا أَوْ نَهَارًا مَاذَا يَسْتَعْجِلُ مِنْهُ الْمُجْرِمُونَ

    Әйт: "Беләсезме, сезгә көндез яки кич Аллаһуның ґәзабы килсә, кәферләр ул ґәзабның кайсына ашыгырлар?"

    10:50
  11. أَثُمَّ إِذَا مَا وَقَعَ آمَنْتُمْ بِهِ ۚ آلْآنَ وَقَدْ كُنْتُمْ بِهِ تَسْتَعْجِلُونَ

    Әйә сез башыгызга ґәзаб килгәч кенә аңа ышанырсызмы? Менә хәзер иман китердегез, әмма ґәзаб килмәс борын мәсхәрә кылып, ул ґәзабның килүен ашыктыра идегез.

    10:51
  12. ثُمَّ قِيلَ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا ذُوقُوا عَذَابَ الْخُلْدِ هَلْ تُجْزَوْنَ إِلَّا بِمَا كُنْتُمْ تَكْسِبُونَ

    Соңра җәһәннәм сакчылары залимнәргә әйтте: "Мәңгелек ґәзабны татыгыз. Сез һичнәрсә өчен түгел, мәгәр үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз өчен ґәзаб кылынасыз".

    10:52
  13. وَيَسْتَنْبِئُونَكَ أَحَقٌّ هُوَ ۖ قُلْ إِي وَرَبِّي إِنَّهُ لَحَقٌّ ۖ وَمَا أَنْتُمْ بِمُعْجِزِينَ

    Кәферләр синнән сорыйлар: "Бу Коръән хакмы?" Әйт: "Аллаһ белән ант итеп әйтәмен, бу Коръән, әлбәттә хак, сез Аллаһуны гаҗиз итә алмассыз!"

    10:53
  14. وَلَوْ أَنَّ لِكُلِّ نَفْسٍ ظَلَمَتْ مَا فِي الْأَرْضِ لَافْتَدَتْ بِهِ ۗ وَأَسَرُّوا النَّدَامَةَ لَمَّا رَأَوُا الْعَذَابَ ۖ وَقُضِيَ بَيْنَهُمْ بِالْقِسْطِ ۚ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ

    Әгәр җир өстендәге бетен байлык залим кешеләрнеке булса иде, кыямәт көнне үзләрен ґәзабтан сатып алыр өчен барчасын бирер иделәр, ләкин ґәзабтан котыла алсалар вә ґәзабны күргән вакытларында хәсрәтләрен яшерерләр. Араларында гаделлек белән хөкем тәмам булыр, тиешлесеннән артык җәза биреп золым ителмәсләр.

    10:54
  15. أَلَا إِنَّ لِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۗ أَلَا إِنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ

    Әгаһ булыгыз, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр, әлбәттә, Аллаһ мөлке. Янә әгаһ булыгыз, Аллаһуның вәгъдәсе хак, ләкин кешеләрнең күбрәге аны белмиләр.

    10:55
  16. هُوَ يُحْيِي وَيُمِيتُ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ

    Ул – Аллаһ тергезә вә үтерә һәм кыямәт көнне барчагыз Аның хозурына кайтарылырсыз.

    10:56
  17. يَا أَيُّهَا النَّاسُ قَدْ جَاءَتْكُمْ مَوْعِظَةٌ مِنْ رَبِّكُمْ وَشِفَاءٌ لِمَا فِي الصُّدُورِ وَهُدًى وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ

    Ий кешеләр! Тәхкыйк тәрбиячегез булган Аллаһудан сезгә вәгазь булып Коръән килде, ул күңелдәге имансызлык, наданлык авыруларына шифа, күңелен аның белән шифалаган кешеләргә һидәят һәм мөэминнәргә рәхмәт.

    10:57
  18. قُلْ بِفَضْلِ اللَّهِ وَبِرَحْمَتِهِ فَبِذَٰلِكَ فَلْيَفْرَحُوا هُوَ خَيْرٌ مِمَّا يَجْمَعُونَ

    Ий Мухәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары өчен шатлансыннар. Коръән белән гамәл кылу алар җыйган малдан хәерлерәк.

    10:58
  19. قُلْ أَرَأَيْتُمْ مَا أَنْزَلَ اللَّهُ لَكُمْ مِنْ رِزْقٍ فَجَعَلْتُمْ مِنْهُ حَرَامًا وَحَلَالًا قُلْ آللَّهُ أَذِنَ لَكُمْ ۖ أَمْ عَلَى اللَّهِ تَفْتَرُونَ

    Әйт: "Әйә күрдегезме Аллаһ сезнең өчен иңдергән ризыкларны, яки үз белдегегез илә кайберләрен хәләл, кайберләрен хәрам кылдыгыз". Янә әйт: "Шулай үз белдегегез белән хөкем итәргә Аллаһ сезгә рөхсәт бирдеме? Яки Аллаһуга ялганны ифтира кыласызмы? Әлбәттә, бу хөкемегез Аллаһуга ифтира.

    10:59
  20. وَمَا ظَنُّ الَّذِينَ يَفْتَرُونَ عَلَى اللَّهِ الْكَذِبَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۗ إِنَّ اللَّهَ لَذُو فَضْلٍ عَلَى النَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَشْكُرُونَ

    Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешеләрнең кыямәт көнендә башларына киләчәк эш хакында уйлары ничек икән? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә кешеләр өчен, әлбәттә, юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр Аның нигъмәтләренә шөкер итмиләр, һаман азгынлыкталар.

    10:60

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман