Сүрә 10 Йунус

  1. وَإِذَا أَذَقْنَا النَّاسَ رَحْمَةً مِنْ بَعْدِ ضَرَّاءَ مَسَّتْهُمْ إِذَا لَهُمْ مَكْرٌ فِي آيَاتِنَا ۚ قُلِ اللَّهُ أَسْرَعُ مَكْرًا ۚ إِنَّ رُسُلَنَا يَكْتُبُونَ مَا تَمْكُرُونَ

    Әгәр Без кешеләргә зарар күргәннәреннән соң рәхмәт кылып яхшылык бирсәк, мәсәлән, ачлык соңында байлык бирсәк, фетнә сугыш соңында тынычлык бирсәк, шул вакытта алар, шөкер итеп, Аллаһуга гыйбадәт кылыр урынына Безнең аятьләребезгә мәкерләр кылалар. Әйт: "Аллаһ мәкер кылуда тизрәк мәкер кылучы, Аның мәкере көчле. Тәхкыйк фәрештәләребез сезнең кылган мәкерләрегезне язарлар, тиешле җәзасын күрерсез".

    10:21
  2. هُوَ الَّذِي يُسَيِّرُكُمْ فِي الْبَرِّ وَالْبَحْرِ ۖ حَتَّىٰ إِذَا كُنْتُمْ فِي الْفُلْكِ وَجَرَيْنَ بِهِمْ بِرِيحٍ طَيِّبَةٍ وَفَرِحُوا بِهَا جَاءَتْهَا رِيحٌ عَاصِفٌ وَجَاءَهُمُ الْمَوْجُ مِنْ كُلِّ مَكَانٍ وَظَنُّوا أَنَّهُمْ أُحِيطَ بِهِمْ ۙ دَعَوُا اللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ لَئِنْ أَنْجَيْتَنَا مِنْ هَٰذِهِ لَنَكُونَنَّ مِنَ الشَّاكِرِينَ

    Сезне төрле сәбәпләр белән җирдә вә суда йөртүче зат Аллаһ, хәтта сез зур корабларда булсагыз, ул корабларны яхшы җил йомшак кына алып китсә, шул хәлдә шатланып кына барганда көчле җил чыгып, төрле яктан дулкын килсә һәм чорнап алган дулкын һәлакәтлеге килде дип белсәләр, шул вакыт алар Аллаһ диненә кайтып, ихлас Аллаһуга дога кылырга тотыналар: "Йә Рабби, әгәр безне бу һәлакәттән коткарсаң, әлбәттә, нигъмәтләреңә шөкер кылучылардан булырбыз", – диләр.

    10:22
  3. فَلَمَّا أَنْجَاهُمْ إِذَا هُمْ يَبْغُونَ فِي الْأَرْضِ بِغَيْرِ الْحَقِّ ۗ يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّمَا بَغْيُكُمْ عَلَىٰ أَنْفُسِكُمْ ۖ مَتَاعَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ۖ ثُمَّ إِلَيْنَا مَرْجِعُكُمْ فَنُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ

    Аллаһ әгәр аларны коткарса, шуннан соң алар җир өстендә бозыклык кыла башлыйлар. Ий кешеләр! Бозыклыгыгыз үз зарарыгызга, дөньяда файдалануыгыз бик аздыр, соңра Безнең хозурымызга кайтарылачаксыз, шул вакытта кылган эшләрегез белән сезгә хәбәр бирербез.

    10:23
  4. إِنَّمَا مَثَلُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا كَمَاءٍ أَنْزَلْنَاهُ مِنَ السَّمَاءِ فَاخْتَلَطَ بِهِ نَبَاتُ الْأَرْضِ مِمَّا يَأْكُلُ النَّاسُ وَالْأَنْعَامُ حَتَّىٰ إِذَا أَخَذَتِ الْأَرْضُ زُخْرُفَهَا وَازَّيَّنَتْ وَظَنَّ أَهْلُهَا أَنَّهُمْ قَادِرُونَ عَلَيْهَا أَتَاهَا أَمْرُنَا لَيْلًا أَوْ نَهَارًا فَجَعَلْنَاهَا حَصِيدًا كَأَنْ لَمْ تَغْنَ بِالْأَمْسِ ۚ كَذَٰلِكَ نُفَصِّلُ الْآيَاتِ لِقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ

    Дөньяда яшәүнең мисалы: Без күктән иңдерелгән яңгыр суы кеби, ул яңгыр белән кешеләр вә хайваннар ашый торган нәрсәләр аралашып үссәләр, хәтта җир матур чәчәкләрен чыгарып зиннәтләнеп китсә, кешеләр хәзер без файдаланабыз дип торганда, үскән нәрсәләрнең һәммәсен һәлак итмәк өчен Безнең әмеребез көндез яки кич белән килсә, Без аларны киселмеш камыл кеби кылырбыз да, гүя ул үсемлекләр кичә булмаган кеби булып калыр. Әнә шулай фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәтле аятьләребезне бәян кылабыз.

    10:24
  5. وَاللَّهُ يَدْعُو إِلَىٰ دَارِ السَّلَامِ وَيَهْدِي مَنْ يَشَاءُ إِلَىٰ صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ

    Аллаһу тәгалә бөтен дөнья кешеләрен мәңгелек тынычлык, иминлек йорты булган җәннәтләргә чакыра вә үзе теләгән кешеләрне җәннәтләргә бара торган туры юлга күндерде. (Аллаһу тәгаләнең җәннәтләргә чакыруының тәртибе һәм җәннәтләр юлы Коръән Кәримдер).

    10:25
  6. لِلَّذِينَ أَحْسَنُوا الْحُسْنَىٰ وَزِيَادَةٌ ۖ وَلَا يَرْهَقُ وُجُوهَهُمْ قَتَرٌ وَلَا ذِلَّةٌ ۚ أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ الْجَنَّةِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ

    Дөньяда Аллаһуга гыйбадәт кылып, яхшылыкларны кылган кешеләргә ахирәттә яхшылык, җәннәт нигъмәтләре вә аннан да артыграк Аллаһу тәгаләнең диндарын күрү булыр, аларның йөзләрен һич карарлык капламас вә аларга һич хурлык ирешмәс. Җәннәт кешеләре әнә шулардыр, алар анда мәңге калырлар.

    10:26
  7. وَالَّذِينَ كَسَبُوا السَّيِّئَاتِ جَزَاءُ سَيِّئَةٍ بِمِثْلِهَا وَتَرْهَقُهُمْ ذِلَّةٌ ۖ مَا لَهُمْ مِنَ اللَّهِ مِنْ عَاصِمٍ ۖ كَأَنَّمَا أُغْشِيَتْ وُجُوهُهُمْ قِطَعًا مِنَ اللَّيْلِ مُظْلِمًا ۚ أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ

    Әмма бозыклыкны кәсеп итүчеләр, ягъни имансыз, динсез булуны яки башка гөнаһларны кәсеп итүчеләр, аларга үзләренең бозыклыгы кеби җәһәннәм ґәзабы булачак, аларны төрле хурлыклар каплар, аларны Аллаһ ґәзабыннан саклаучы кеше булмас, аларны гүя караңгы кичнең бер кисеге каплаган кеби чырайлары кара булыр, утка керәсе кешеләр әнә шулар, алар анда мәңге калырлар.

    10:27
  8. وَيَوْمَ نَحْشُرُهُمْ جَمِيعًا ثُمَّ نَقُولُ لِلَّذِينَ أَشْرَكُوا مَكَانَكُمْ أَنْتُمْ وَشُرَكَاؤُكُمْ ۚ فَزَيَّلْنَا بَيْنَهُمْ ۖ وَقَالَ شُرَكَاؤُهُمْ مَا كُنْتُمْ إِيَّانَا تَعْبُدُونَ

    Бер көнне һәммә кешеләрне каберләрдән кубарырбыз, соңра әйтербез: мөшрикләргә үзегез һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез урыныгызда гына торыгыз! Аларның араларында булган дуслыкны бетерегез, сынымнары әйтерләр: "Сез безгә гыйбадәт кылмадыгыз, безгә гыйбадәт кылыгыз дип без сезгә кушмадык", – дип.

    10:28
  9. فَكَفَىٰ بِاللَّهِ شَهِيدًا بَيْنَنَا وَبَيْنَكُمْ إِنْ كُنَّا عَنْ عِبَادَتِكُمْ لَغَافِلِينَ

    Сезнең белән безнең арада шаһит булырга Аллаһ җитә, тәхкыйк сезнең безгә гыйбадәт кылуыгыздан без гафил булдык, – диярләр.

    10:29
  10. هُنَالِكَ تَبْلُو كُلُّ نَفْسٍ مَا أَسْلَفَتْ ۚ وَرُدُّوا إِلَى اللَّهِ مَوْلَاهُمُ الْحَقِّ ۖ وَضَلَّ عَنْهُمْ مَا كَانُوا يَفْتَرُونَ

    Шул вакытта һәркем нинди эш кылган булса, һәммәсе ачыкланыр вә үзләренең хак хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар вә Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре югалыр.

    10:30
  11. قُلْ مَنْ يَرْزُقُكُمْ مِنَ السَّمَاءِ وَالْأَرْضِ أَمَّنْ يَمْلِكُ السَّمْعَ وَالْأَبْصَارَ وَمَنْ يُخْرِجُ الْحَيَّ مِنَ الْمَيِّتِ وَيُخْرِجُ الْمَيِّتَ مِنَ الْحَيِّ وَمَنْ يُدَبِّرُ الْأَمْرَ ۚ فَسَيَقُولُونَ اللَّهُ ۚ فَقُلْ أَفَلَا تَتَّقُونَ

    Сорагыл: "Җир вә күк тарафыннан кем ризыкландыра? Яки хуҗа булып сезгә күз вә колакларны кем бирә? Дәхи үлектән терекне һәм теректән үлекне кем чыгара, кемнең көче җитә? Вә бөтен эшләр белән кем җитәкчелек итә? Алар әйтер: "Аллаһ". Әйт: "Шулай булгач Аллаһудан курыкмыйсызмы? Әлбәттә, куркыгыз!"

    10:31
  12. فَذَٰلِكُمُ اللَّهُ رَبُّكُمُ الْحَقُّ ۖ فَمَاذَا بَعْدَ الْحَقِّ إِلَّا الضَّلَالُ ۖ فَأَنَّىٰ تُصْرَفُونَ

    Ошбу эшләрне кылучы хак тәрбиячегез булган Аллаһ! Инде хакны ташлаганнан соң, адашудан башка нәрсә булыр? Әлбәттә, фәкать адашу булыр! Ничаклы каты киреләнәсез, хакны ташлап кайда бармакчы буласыз?

    10:32
  13. كَذَٰلِكَ حَقَّتْ كَلِمَتُ رَبِّكَ عَلَى الَّذِينَ فَسَقُوا أَنَّهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ

    Аллаһ тәгаләнең хаклыгы дөресләнгән кеби, фасыйклар иман китермәсләр дигән сүз дә дөресләнде!

    10:33
  14. قُلْ هَلْ مِنْ شُرَكَائِكُمْ مَنْ يَبْدَأُ الْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُ ۚ قُلِ اللَّهُ يَبْدَأُ الْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُ ۖ فَأَنَّىٰ تُؤْفَكُونَ

    Мөшрикләргә әйт: "Сезнең сынымнарыгыз мәхлукларны бар итеп соңра үтереп янә тергезүчеләрме? Араларында шул эшне эшләүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, юк! Бәлки кешеләрне халык кылучы, соңра үтереп янә тергезүче фәкать Аллаһу тәгалә. Ул – Аллаһуга ничек ялганны ифтира кыласыз?

    10:34
  15. قُلْ هَلْ مِنْ شُرَكَائِكُمْ مَنْ يَهْدِي إِلَى الْحَقِّ ۚ قُلِ اللَّهُ يَهْدِي لِلْحَقِّ ۗ أَفَمَنْ يَهْدِي إِلَى الْحَقِّ أَحَقُّ أَنْ يُتَّبَعَ أَمَّنْ لَا يَهِدِّي إِلَّا أَنْ يُهْدَىٰ ۖ فَمَا لَكُمْ كَيْفَ تَحْكُمُونَ

    Янә әйт: "Сезнең сынымнарыгыздан хак юлга күндерүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, юк! Хак юлга фәкать Аллаһу тәгалә үзе генә күндерә! Хак юлга күндерүче Аллаһуга иярергә, баш ияргә тиешлеме? Яки селкенергә дә хәленнән килми торган сынымнарга баш ию тиешлеме? Яки Аллаһ күндермәсә туры юлны үзе өчен генә дә таба алмаган ишаннарга иярергә, аларга баш ияргә тиешлеме? Ни булды сезгә, батыл эшне кыласыз?"

    10:35
  16. وَمَا يَتَّبِعُ أَكْثَرُهُمْ إِلَّا ظَنًّا ۚ إِنَّ الظَّنَّ لَا يُغْنِي مِنَ الْحَقِّ شَيْئًا ۚ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ بِمَا يَفْعَلُونَ

    Зан итү, ягъни дәлилсез уйлау, яки нәфес теләгәнчә хөкем итү – дөреслекнең һичбер өлешенә ирештермәс. Дөреслектә, Аллаһ аларның ни, эшләгәннәрен белә.

    10:36
  17. وَمَا كَانَ هَٰذَا الْقُرْآنُ أَنْ يُفْتَرَىٰ مِنْ دُونِ اللَّهِ وَلَٰكِنْ تَصْدِيقَ الَّذِي بَيْنَ يَدَيْهِ وَتَفْصِيلَ الْكِتَابِ لَا رَيْبَ فِيهِ مِنْ رَبِّ الْعَالَمِينَ

    Бу Коръән Аллаһудан башка бер кеше уйлап чыгарган китап дип ифтира ителә торган нәрсә түгел, ләкин Аллаһудан әүвәлге китапларны дөресләгәне хәлдә һәм шәригать хөкемнәрен ачык бәян иткән хәлдә иңдерелде, Коръәннең бөтен галәмне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелгәнлегендә һич шик юк.

    10:37
  18. أَمْ يَقُولُونَ افْتَرَاهُ ۖ قُلْ فَأْتُوا بِسُورَةٍ مِثْلِهِ وَادْعُوا مَنِ اسْتَطَعْتُمْ مِنْ دُونِ اللَّهِ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ

    Әйә ул мөшрикләр, Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган да, аннары Аллаһ иңдерде дип ялган сөйлиләрме? Әйт: "Әгәр Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарган булса, сез дә Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин булганнарны барчасын да чакырыгыз да, бергәләшеп, бер сүрә китерегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз".

    10:38
  19. بَلْ كَذَّبُوا بِمَا لَمْ يُحِيطُوا بِعِلْمِهِ وَلَمَّا يَأْتِهِمْ تَأْوِيلُهُ ۚ كَذَٰلِكَ كَذَّبَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ ۖ فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الظَّالِمِينَ

    Бәлки алар үзләре аңлап һәм белеп бетерә алмаган нәрсәне гафиллек белән ялган диделәр һәм аларга Коръәннең тәэвиле дә килмәде, аңламыйча гафил калдылар. Болардан алдагылар да пәйгамбәрләрен ялган диделәр. Карагыл, залимнәрнең ахыры ничек булды? Башка залимнәрнең дә ахыры шулай булачак.

    10:39
  20. وَمِنْهُمْ مَنْ يُؤْمِنُ بِهِ وَمِنْهُمْ مَنْ لَا يُؤْمِنُ بِهِ ۚ وَرَبُّكَ أَعْلَمُ بِالْمُفْسِدِينَ

    Аларның бәгъзеләре Коръәнгә ышаналар, бәгъзеләре Коръәнгә ышанмыйлар. Синең Раббың Коръәнгә ышанмыйча бозыклык кылучы фәсыйкларны белүчерәк.

    10:40

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман