Мусхаф, бит 515

  1. مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللَّهِ ۚ وَالَّذِينَ مَعَهُ أَشِدَّاءُ عَلَى الْكُفَّارِ رُحَمَاءُ بَيْنَهُمْ ۖ تَرَاهُمْ رُكَّعًا سُجَّدًا يَبْتَغُونَ فَضْلًا مِنَ اللَّهِ وَرِضْوَانًا ۖ سِيمَاهُمْ فِي وُجُوهِهِمْ مِنْ أَثَرِ السُّجُودِ ۚ ذَٰلِكَ مَثَلُهُمْ فِي التَّوْرَاةِ ۚ وَمَثَلُهُمْ فِي الْإِنْجِيلِ كَزَرْعٍ أَخْرَجَ شَطْأَهُ فَآزَرَهُ فَاسْتَغْلَظَ فَاسْتَوَىٰ عَلَىٰ سُوقِهِ يُعْجِبُ الزُّرَّاعَ لِيَغِيظَ بِهِمُ الْكُفَّارَ ۗ وَعَدَ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ مِنْهُمْ مَغْفِرَةً وَأَجْرًا عَظِيمًا

    Мухәммәд г-м Аллаһуның рәсүледер, ул расүл илә бергә булган хак мөэминнәр кәферләргә катылардыр, аларга һич шәфкать итмәсләр, вә уз араларында бер-берсенә шәфкатьлеләрдер, күрерсең аларны рөкугъ сәҗдә кылып, Аллаһуның рәхмәтен вә ризалыгын эстәрләр, кыямәт көнендә аларның йөзләрендә намаз укуларының галәмәте булыр. Бу әйтелгән эшләр аларның сыйфатларыдыр, Тәүратта һәм Инҗилдә дә әйтелгәндер – тармакларыны чыгаручы иген кебиләрдер, ул тармак игенгә куәт бирде, һәм ул иген калынайды вә тураеп камылына басты, ул игеннең яхшы уңышы игенчеләрне гаҗәпләндерер, ягъни Сәхабәләр, яхшы уңган иген кеби бик тиз куәтләнделәр һәм Исламны дөньяга тараттылар. Аллаһ шулай кылды, сәхабәләрнең хәлен күреп кәферләр ачулансыннар өчен. Имансызлардан иман китереп изге гамәлләр кылучыларына Аллаһ гафу итүне һәм олугъ әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен вәгъдә кылды.

    48:29
  2. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تُقَدِّمُوا بَيْنَ يَدَيِ اللَّهِ وَرَسُولِهِ ۖ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ

    Ий мөэминнәр! Дин эшләрендә Аллаһудан вә Аның рәсүленнән узып үз белдегегез белән сүз сөйләмәгез, вә Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! Бит Аллаһ ишетүче вә белүчедер.

    49:1
  3. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَرْفَعُوا أَصْوَاتَكُمْ فَوْقَ صَوْتِ النَّبِيِّ وَلَا تَجْهَرُوا لَهُ بِالْقَوْلِ كَجَهْرِ بَعْضِكُمْ لِبَعْضٍ أَنْ تَحْبَطَ أَعْمَالُكُمْ وَأَنْتُمْ لَا تَشْعُرُونَ

    Ий мөэминнәр, тавышларыгызны пәйгамбәр тавышыннан артык күтәрмәгез, вә бер-берегезгә кычкырып сөйләгәнегез кеби пәйгамбәргә кычкырып сөйләмәгез, гамәлләрегезнең юкка чыгу ихтималы булганы өчен, әмма үзегез юкка чыкканны сизмәссез.

    49:2
  4. إِنَّ الَّذِينَ يَغُضُّونَ أَصْوَاتَهُمْ عِنْدَ رَسُولِ اللَّهِ أُولَٰئِكَ الَّذِينَ امْتَحَنَ اللَّهُ قُلُوبَهُمْ لِلتَّقْوَىٰ ۚ لَهُمْ مَغْفِرَةٌ وَأَجْرٌ عَظِيمٌ

    Аллаһ расүле янында тавышларын түбән кылучы мөэминнәрнең күңелен Аллаһ тәкъвалык өчен сынады, аларга гафу ителү вә олугъ әҗер бардыр.

    49:3
  5. إِنَّ الَّذِينَ يُنَادُونَكَ مِنْ وَرَاءِ الْحُجُرَاتِ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْقِلُونَ

    Дөреслектә сиңа хөҗрәләреңнең артыннан кычкырып дәшүчеләр дә бар, алар үзләренә файдалы булган эшне аңламыйлар.

    49:4

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман