Мусхаф, бит 262
-
الر ۚ تِلْكَ آيَاتُ الْكِتَابِ وَقُرْآنٍ مُبِينٍ
Әлиф ләм ра. Ошбу аятьләр Аллаһудан иңгән китап аятьләредер вә ачык мәгънәле Коръән аятьләредер.
15:1 -
رُبَمَا يَوَدُّ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْ كَانُوا مُسْلِمِينَ
Ахирәттә кяферләр күп вакыт мөселман булуны теләрләр, ягъни мөселманнарның җәннәткә кергәннәрен күргәч, кяферләр: "Кәшки без дә мөселман булган булсакчы", – диярләр.
15:2 -
ذَرْهُمْ يَأْكُلُوا وَيَتَمَتَّعُوا وَيُلْهِهِمُ الْأَمَلُ ۖ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
Аларны ихтыярларына куй, ашасыннар, файдалансыннар вә күп яшәү өметенә алдалансыннар! Дөньяга алданганлыкларын тиздән белерләр.
15:3 -
وَمَا أَهْلَكْنَا مِنْ قَرْيَةٍ إِلَّا وَلَهَا كِتَابٌ مَعْلُومٌ
Шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек, мәгәр вакыты билгеләнеп язылганнан соң гына һәлак иттек, ягъни Аллаһ тарафыннан билгеләнгән гомерләре беткән булыр.
15:4 -
مَا تَسْبِقُ مِنْ أُمَّةٍ أَجَلَهَا وَمَا يَسْتَأْخِرُونَ
Бернинди җәмәгать кешеләре билгеләнгән әҗәлләреннән алда да вә соңга калып та үлмәсләр, вакытында үләрләр.
15:5 -
وَقَالُوا يَا أَيُّهَا الَّذِي نُزِّلَ عَلَيْهِ الذِّكْرُ إِنَّكَ لَمَجْنُونٌ
Мәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий сиңа Коръән иңдерелгән, Мухәммәд, син, әлбәттә, мәҗнүнсең.
15:6 -
لَوْ مَا تَأْتِينَا بِالْمَلَائِكَةِ إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, сүзеңне дөресләр өчен безгә фәрештә китерсәң иде".
15:7 -
مَا نُنَزِّلُ الْمَلَائِكَةَ إِلَّا بِالْحَقِّ وَمَا كَانُوا إِذًا مُنْظَرِينَ
Фәрештәне иңдерсәк, фәкать хаклык белән иңдерәбез, ул вакытта аларга тәүбә итәргә вакыт бирелмәс, фәрештә килү белән аларны һәлак итәр.
15:8 -
إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا الذِّكْرَ وَإِنَّا لَهُ لَحَافِظُونَ
Дөреслектә Без Коръәнне үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны үзебез сакларбыз.
15:9 -
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مِنْ قَبْلِكَ فِي شِيَعِ الْأَوَّلِينَ
Дөреслектә Без синнән әүвәлге өммәтләргә дә хак дин белән пәйгамбәрләр җибәрдек.
15:10 -
وَمَا يَأْتِيهِمْ مِنْ رَسُولٍ إِلَّا كَانُوا بِهِ يَسْتَهْزِئُونَ
Мәгәр аларга пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар.
15:11 -
كَذَٰلِكَ نَسْلُكُهُ فِي قُلُوبِ الْمُجْرِمِينَ
Залимнәр күңеленә шулай салырбыз ул мәсхәрәне, ягъни мәсхәрә итүне бик яратырлар.
15:12 -
لَا يُؤْمِنُونَ بِهِ ۖ وَقَدْ خَلَتْ سُنَّةُ الْأَوَّلِينَ
Ул залимнәр Коръәнгә иман китермәсләр, әүвәлге залимнәргә ґәзаб бирү гадәтебез үтте, боларга да шул ґәзаб булыр.
15:13 -
وَلَوْ فَتَحْنَا عَلَيْهِمْ بَابًا مِنَ السَّمَاءِ فَظَلُّوا فِيهِ يَعْرُجُونَ
Ул кяферларга күктән ишек ачсак, вә ул ишектән фәрештәләр югары менсәләр, кәферләр шуны күреп торсалар,
15:14 -
لَقَالُوا إِنَّمَا سُكِّرَتْ أَبْصَارُنَا بَلْ نَحْنُ قَوْمٌ مَسْحُورُونَ
әлбәттә, әйтерләр иде: "Күзебез пәрдәләнде, бәлки без сихерләнгәнбез, Мухәммәд безне сихерләгән".
15:15
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман