Мусхаф, бит 216

  1. أَلَا إِنَّ أَوْلِيَاءَ اللَّهِ لَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ

    Әгаһ булыгыз, әлбәттә, Аллаһ дусларына һич куркыныч юк һәм алар көенмәсләр.

    10:62
  2. الَّذِينَ آمَنُوا وَكَانُوا يَتَّقُونَ

    Ул Аллаһуның дуслары хак ышану белән ышандылар һәм һәрвакыт Аллаһуга тәкъвалык кылдылар, ягъни фәхеш, хәрам эшләрдән һәм бидеґәт, хорафат гамәлләрдән һәрвакыт сакландылар вә фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне Аллаһ ризасы өчен генә үтәделәр.

    10:63
  3. لَهُمُ الْبُشْرَىٰ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الْآخِرَةِ ۚ لَا تَبْدِيلَ لِكَلِمَاتِ اللَّهِ ۚ ذَٰلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ

    Аларга дөньяда һәм ахирәттә дә шатлыктыр. Аллаһ сүзләренә алышынмак юк, Ул ни әйтсә шул була, Аллаһуга дус булу – мәңгелек бәхеткә ирешү.

    10:64
  4. وَلَا يَحْزُنْكَ قَوْلُهُمْ ۘ إِنَّ الْعِزَّةَ لِلَّهِ جَمِيعًا ۚ هُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ

    Кәферләрнең яман сүзләре сине хафа кылмасын, бит өстенлекнең барчасы Аллаһу тәгаләнеке, Ул – ишетүче вә белүче.

    10:65
  5. أَلَا إِنَّ لِلَّهِ مَنْ فِي السَّمَاوَاتِ وَمَنْ فِي الْأَرْضِ ۗ وَمَا يَتَّبِعُ الَّذِينَ يَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ شُرَكَاءَ ۚ إِنْ يَتَّبِعُونَ إِلَّا الظَّنَّ وَإِنْ هُمْ إِلَّا يَخْرُصُونَ

    Әгаһ булыгыз, җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһуга тиңдәш итеп кешеләр ияргән сынымнар да Аллаһу тәгаләнеке. Аларның сынымнарга ияреп, алардан ярдәм сораулары дәлил белән түгел, фәкать сукыр хыялга иярү генә, янә алар хакны инкяр итеп ялганны ихтыяр итүчеләр.

    10:66
  6. هُوَ الَّذِي جَعَلَ لَكُمُ اللَّيْلَ لِتَسْكُنُوا فِيهِ وَالنَّهَارَ مُبْصِرًا ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ لِقَوْمٍ يَسْمَعُونَ

    Тынычланып ял итәр өчен караңгы төннәрне, вә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне күреп кәсеп итәр өчен якты көннәрне яратучы Аллаһу тәгалә. Тәхкыйк бу әйтелгәннәрдә хакны ишетә белгән кешеләр өчен ачык дәлилләр вә могҗизалар бар.

    10:67
  7. قَالُوا اتَّخَذَ اللَّهُ وَلَدًا ۗ سُبْحَانَهُ ۖ هُوَ الْغَنِيُّ ۖ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۚ إِنْ عِنْدَكُمْ مِنْ سُلْطَانٍ بِهَٰذَا ۚ أَتَقُولُونَ عَلَى اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ

    Мөшрикләр: "Аллаһ бала тудырды", – диләр. Аллаһу тәгалә бала тудыру кимчелегеннән бик пакь вә Ул бай -һичнәрсәгә мохтаҗ түгел, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр бар да аныкы. Аллаһ бала тудырды дияргә сезнең һич дәлилегез юк, әзегез белмәгән нәрсәне Аллаһуга ифтира кылып сөйлисезме?

    10:68
  8. قُلْ إِنَّ الَّذِينَ يَفْتَرُونَ عَلَى اللَّهِ الْكَذِبَ لَا يُفْلِحُونَ

    Әйт: "Аллаһуга ялганны ифтира кылучы кешеләр Аллаһ ґәзабыннан котылачак түгелләр".

    10:69
  9. مَتَاعٌ فِي الدُّنْيَا ثُمَّ إِلَيْنَا مَرْجِعُهُمْ ثُمَّ نُذِيقُهُمُ الْعَذَابَ الشَّدِيدَ بِمَا كَانُوا يَكْفُرُونَ

    Дөньяда аз гына файдаланырлар да, соңра кайтачак җирләре – Безгә. Анда аларга каты ґәзабны татытырбыз кәфер булганнары өчен.

    10:70

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман