Сүрә 95 Инҗир, аят 5 – 6
-
ثُمَّ رَدَدْنَاهُ أَسْفَلَ سَافِلِينَ
Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.)
95:5 -
إِلَّا الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ فَلَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُونٍ
Мәгәр иман китереп Аллаһуга вә расүлгә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кешеләрне генә түбәннәрнең түбәненә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган мәңгегә җәннәт нигъмәтләредер.
95:6
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман