Сүрә 7 Пәрдә

  1. وَمِمَّنْ خَلَقْنَا أُمَّةٌ يَهْدُونَ بِالْحَقِّ وَبِهِ يَعْدِلُونَ

    Без бар кылган кешеләрдән бер җәмәгать бардыр ки, кешеләрне Коръән белән гамәл кылырга чакырырлар һәм үзләре дөреслек белән Коръән өйрәткәнчә гамәл кылырлар.

    7:181
  2. وَالَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا سَنَسْتَدْرِجُهُمْ مِنْ حَيْثُ لَا يَعْلَمُونَ

    Аятьләребезне ялган диюче кешеләрне акырындык илә ґәзабка тартырбыз, үзләре белмәгән яктан.

    7:182
  3. وَأُمْلِي لَهُمْ ۚ إِنَّ كَيْدِي مَتِينٌ

    Вә аларга миһләт – бераз вакыт бирербез, алар исә алданып һаман гөнаһта булырлар, бит Минем тотмагым мәхкәм вә тазадыр.

    7:183
  4. أَوَلَمْ يَتَفَكَّرُوا ۗ مَا بِصَاحِبِهِمْ مِنْ جِنَّةٍ ۚ إِنْ هُوَ إِلَّا نَذِيرٌ مُبِينٌ

    Әйә алар фикерләп, уйлап карамыйлармы? Үзләренең юлдашлары Мухәммәд г-м диваналык юклыкны? Ул Аллаһу карышканнарны җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы гына, ә дингә көчләүче түгел.

    7:184
  5. أَوَلَمْ يَنْظُرُوا فِي مَلَكُوتِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا خَلَقَ اللَّهُ مِنْ شَيْءٍ وَأَنْ عَسَىٰ أَنْ يَكُونَ قَدِ اقْتَرَبَ أَجَلُهُمْ ۖ فَبِأَيِّ حَدِيثٍ بَعْدَهُ يُؤْمِنُونَ

    Әйә ул кәферләр җир вә күкләрнең төзелешенә игътибар илә карамыйлармы? Әгәр фәһемләп карасалар, әлбәттә, аларны төзүче Аллаһуны белер иделәр вә җирдәге төзелешләргә дә карамыйлармы? Вә әҗәлләре ихтимал бик якындыр, аңа да карамыйлармы? Инде Коръәнгә иман китермәсәләр нәрсәгә иман китерерләр?

    7:185
  6. مَنْ يُضْلِلِ اللَّهُ فَلَا هَادِيَ لَهُ ۚ وَيَذَرُهُمْ فِي طُغْيَانِهِمْ يَعْمَهُونَ

    Аллаһ, бер кешене адашу юлына салса, аны туры юлга салучы булмас, Аллаһ аларны азгынлыкларында калдырыр, ни дә эшли алмыйча хәйран булып йөрерләр.

    7:186
  7. يَسْأَلُونَكَ عَنِ السَّاعَةِ أَيَّانَ مُرْسَاهَا ۖ قُلْ إِنَّمَا عِلْمُهَا عِنْدَ رَبِّي ۖ لَا يُجَلِّيهَا لِوَقْتِهَا إِلَّا هُوَ ۚ ثَقُلَتْ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ لَا تَأْتِيكُمْ إِلَّا بَغْتَةً ۗ يَسْأَلُونَكَ كَأَنَّكَ حَفِيٌّ عَنْهَا ۖ قُلْ إِنَّمَا عِلْمُهَا عِنْدَ اللَّهِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ

    Ий Мухәммәд г-м! Синнән "кыямәт көне кайчан була", дип сорыйлар. Әйт: "Кыямәтнең кайчан булачагын фәкать Аллаһ үзе генә белә, кыямәтнең вакытын фаш итәргә Аллаһудан башка һичбер затның көче җитмәс". Җир вә күкләр мәхлукларына аны белмәк бик авыр, кыямәт сезгә аңсыздан – кинәттән килер. Гүя син кыямәттән хәбәрдар, аны синнән күп сорыйлар. Әйт: "Кыямәт вакытын белмәк Аллаһуга хастыр, ләкин Аллаһуга хас икәнен күп кешеләр белмиләр".

    7:187
  8. قُلْ لَا أَمْلِكُ لِنَفْسِي نَفْعًا وَلَا ضَرًّا إِلَّا مَا شَاءَ اللَّهُ ۚ وَلَوْ كُنْتُ أَعْلَمُ الْغَيْبَ لَاسْتَكْثَرْتُ مِنَ الْخَيْرِ وَمَا مَسَّنِيَ السُّوءُ ۚ إِنْ أَنَا إِلَّا نَذِيرٌ وَبَشِيرٌ لِقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ

    Әйт: "Мин үземә файданы да вә зарарны да китерүче түгелмен, ул Аллаһ эшедер, Ул нәрсә теләсә – миңа шул ирешер. Әгәр Мин яшерендәге файдаларны белә торган булсам, әлбәттә, үземә күп файдаларны булдырыр идем һәм Миңа һичбер зарар ирешмәс иде. Бит Мин – фәкать кәферләрне җәһәннәм белән куркытучы вә мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүчемен".

    7:188
  9. هُوَ الَّذِي خَلَقَكُمْ مِنْ نَفْسٍ وَاحِدَةٍ وَجَعَلَ مِنْهَا زَوْجَهَا لِيَسْكُنَ إِلَيْهَا ۖ فَلَمَّا تَغَشَّاهَا حَمَلَتْ حَمْلًا خَفِيفًا فَمَرَّتْ بِهِ ۖ فَلَمَّا أَثْقَلَتْ دَعَوَا اللَّهَ رَبَّهُمَا لَئِنْ آتَيْتَنَا صَالِحًا لَنَكُونَنَّ مِنَ الشَّاكِرِينَ

    Сезне бер Адәм г-мнән халык кылучы вә Адәмнең сул кабыргасыннан хатыны Һаваны бар итүче Аллаһ, ул Һава илә Адәмнең күңеле карар тапсын өчен. Кайчан Адәм Һавага якынлык кылды исә, Һава җиңел йөкле булды, Һава ул йөк белән ничә вакытлар үткәрде, йөге авырайгач Адәм вә Һава икәүләп тәрбиячеләре булган Аллаһуга дога кылдылар: "Ий Раббыбыз, әгәр безгә бер яхшы бала бирсәң, әлбәттә, шөкер итүчеләрдән булыр идек".

    7:189
  10. فَلَمَّا آتَاهُمَا صَالِحًا جَعَلَا لَهُ شُرَكَاءَ فِيمَا آتَاهُمَا ۚ فَتَعَالَى اللَّهُ عَمَّا يُشْرِكُونَ

    Аллаһу тәгалә аларга яхшы бала биргәч, аларга бирелгән балада Аллаһуга бернәрсәне шәрик кылдылар, ягъни шайтан коткысы белән баланың исемен Ґәбдүл-хәрис куштылар, шайтан колы дигән сүз. Аллаһу тәгалә мөшрикләр кылган ширекләрдән пакь.

    7:190
  11. أَيُشْرِكُونَ مَا لَا يَخْلُقُ شَيْئًا وَهُمْ يُخْلَقُونَ

    Ул мөшрикләр, һичнәрсәне бар итәргә көче җитмәгән нәрсәләрне Аллаһуга тиң кылалармы? Бәлки ул нәрсәләр үзләре халык кылынганнар.

    7:191
  12. وَلَا يَسْتَطِيعُونَ لَهُمْ نَصْرًا وَلَا أَنْفُسَهُمْ يَنْصُرُونَ

    Вә ул нәрсәләр мөшрикләргә ярдәм бирергә кадир түгелләр вә ул нәрсәләр үзләренә да ярдәм кыла алмаслар.

    7:192
  13. وَإِنْ تَدْعُوهُمْ إِلَى الْهُدَىٰ لَا يَتَّبِعُوكُمْ ۚ سَوَاءٌ عَلَيْكُمْ أَدَعَوْتُمُوهُمْ أَمْ أَنْتُمْ صَامِتُونَ

    Әгәр мөшрикләрне һидият – туры юлга өндәсәгез, алар сезгә һич иярмәсләр, сезгә барыбердер, аларны һидәяткә өндәсәгез дә, яки дәшмичә тик торсагыз да сезгә иярмәсләр.

    7:193
  14. إِنَّ الَّذِينَ تَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ عِبَادٌ أَمْثَالُكُمْ ۖ فَادْعُوهُمْ فَلْيَسْتَجِيبُوا لَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ

    Ий мөшрикләр, тәхкыйк Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнар, сезнең кебек үк мәхлуклардыр, ул сынымнарыгыздан дога кылып сорагыз, сораганыгызны бирсеннәр! Әгәр аларны Илаһә тотуда эшегез дөрес булса.

    7:194
  15. أَلَهُمْ أَرْجُلٌ يَمْشُونَ بِهَا ۖ أَمْ لَهُمْ أَيْدٍ يَبْطِشُونَ بِهَا ۖ أَمْ لَهُمْ أَعْيُنٌ يُبْصِرُونَ بِهَا ۖ أَمْ لَهُمْ آذَانٌ يَسْمَعُونَ بِهَا ۗ قُلِ ادْعُوا شُرَكَاءَكُمْ ثُمَّ كِيدُونِ فَلَا تُنْظِرُونِ

    Әйә ул сынымнарның йөрергә аяклары бармы? Тотарга куллары бармы? Күрергә күзләре бармы? Һәм ишетергә колаклары бармы? Әлбәттә, берсе дә юк. Әйт: "Үзегезнең Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгызны чакырыгыз, аннары миңа һич миһләт – вакыт бирмичә хәйлә-мәкерләрегезне кылыгыз".

    7:195
  16. إِنَّ وَلِيِّيَ اللَّهُ الَّذِي نَزَّلَ الْكِتَابَ ۖ وَهُوَ يَتَوَلَّى الصَّالِحِينَ

    Тәхкыйк минем ярдәмчем миңа Коръән иңдерүче Аллаһу тәгалә. Вә Ул – Аллаһ, изге яхшы бәндәләрен саклар.

    7:196
  17. وَالَّذِينَ تَدْعُونَ مِنْ دُونِهِ لَا يَسْتَطِيعُونَ نَصْرَكُمْ وَلَا أَنْفُسَهُمْ يَنْصُرُونَ

    Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнар сезгә ярдәм итәргә кадир түгелләр һәм үзләренә дә ярдәм итә алмаслар.

    7:197
  18. وَإِنْ تَدْعُوهُمْ إِلَى الْهُدَىٰ لَا يَسْمَعُوا ۖ وَتَرَاهُمْ يَنْظُرُونَ إِلَيْكَ وَهُمْ لَا يُبْصِرُونَ

    Әгәр мөшрикләрне Коръән юлына чакырсагыз, аны ишетмәсләр. Вә күрерсең, алар сиңа карарлар, ләкин хакны күрмәсләр.

    7:198
  19. خُذِ الْعَفْوَ وَأْمُرْ بِالْعُرْفِ وَأَعْرِضْ عَنِ الْجَاهِلِينَ

    Ий Мухәммәд! Синең эшең гафу сораучыларны гафу итү булсын вә яхшылыкка өндәү булсын! Һәм хакны аңламаучы җаһилләрдән-наданнардан кисел, алар белән булышма!

    7:199
  20. وَإِمَّا يَنْزَغَنَّكَ مِنَ الشَّيْطَانِ نَزْغٌ فَاسْتَعِذْ بِاللَّهِ ۚ إِنَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ

    Әгәр Аллаһ кушкан эшләрдән сине туктатыр өчен сиңа шайтанның вәсвәсә-низагы килсә, Аллаһуга сыгын! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче.

    7:200

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман