Сүрә 7 Пәрдә, аят 115 – 126

  1. قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِمَّا أَنْ تُلْقِيَ وَإِمَّا أَنْ نَكُونَ نَحْنُ الْمُلْقِينَ

    Сихерчеләр әйттеләр: "Ий Муса, синме әүвәл таягыңны ташлыйсың? Яки без әүвәл ташлыйкмы?"

    7:115
  2. قَالَ أَلْقُوا ۖ فَلَمَّا أَلْقَوْا سَحَرُوا أَعْيُنَ النَّاسِ وَاسْتَرْهَبُوهُمْ وَجَاءُوا بِسِحْرٍ عَظِيمٍ

    Муса әйтте: "Сез ташлагыз", ташлаганнары заманда кешеләрнең күзләрен сихерләделәр вә куркыттылар һәм көчләре җиткәнчә олугъ сихерне күрсәттеләр, ташлаган таяк вә арканнары барчасы елан булып күренделәр.

    7:116
  3. وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ مُوسَىٰ أَنْ أَلْقِ عَصَاكَ ۖ فَإِذَا هِيَ تَلْقَفُ مَا يَأْفِكُونَ

    Мусага: "Таягыңны җиргә ташла", – дип вәхий кылдык, Муса таягын ташлады исә, зур елан булып сихерчеләрнең елан булып күренгән таяк вә арканнарын йотып бетерде.

    7:117
  4. فَوَقَعَ الْحَقُّ وَبَطَلَ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ

    Хаклык өскә чыгып аларның сихергә таянып эшләгән ялган эшләре батыл булды – юкка чыкты.

    7:118
  5. فَغُلِبُوا هُنَالِكَ وَانْقَلَبُوا صَاغِرِينَ

    Шул урында сихерчеләр җиңелделәр вә хур булып кайттылар.

    7:119
  6. وَأُلْقِيَ السَّحَرَةُ سَاجِدِينَ

    Фиргауннең сихерчеләре Мусаның могҗизасын күргәч, иман китерделәр һәм Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар.

    7:120
  7. قَالُوا آمَنَّا بِرَبِّ الْعَالَمِينَ

    Бөтен галәмне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек, – диделәр. (Фиргаун: "Миңа иман китердегезме", – дип сорады).

    7:121
  8. رَبِّ مُوسَىٰ وَهَارُونَ

    Сихерчеләр: "Муса вә Һарунның Раббысына иман китердек", – диделәр.

    7:122
  9. قَالَ فِرْعَوْنُ آمَنْتُمْ بِهِ قَبْلَ أَنْ آذَنَ لَكُمْ ۖ إِنَّ هَٰذَا لَمَكْرٌ مَكَرْتُمُوهُ فِي الْمَدِينَةِ لِتُخْرِجُوا مِنْهَا أَهْلَهَا ۖ فَسَوْفَ تَعْلَمُونَ

    Фиргаун әйтте: "Мин рөхсәт бирмичә Мусага иман китерәсезме? Тәхкыйк сез шәһәрдән хәйлә-мәкер корып килгәнсез, ул шәһәрдән халыкны чыгармаклыгыгыз өчен, бик тиз белерсез сезгә ни кылганымны".

    7:123
  10. لَأُقَطِّعَنَّ أَيْدِيَكُمْ وَأَرْجُلَكُمْ مِنْ خِلَافٍ ثُمَّ لَأُصَلِّبَنَّكُمْ أَجْمَعِينَ

    Әлбәттә, мин сезнең уң кул вә сул аякларыгызны, яки сул кул вә уң аякларыгызны кисәрмен, соңра барчагызны асармын.

    7:124
  11. قَالُوا إِنَّا إِلَىٰ رَبِّنَا مُنْقَلِبُونَ

    Сихерчеләр әйттеләр: "Ассаң – асарсың, Аллаһуга кайтабыз, синең асуыңнан курыкмыйбыз".

    7:125
  12. وَمَا تَنْقِمُ مِنَّا إِلَّا أَنْ آمَنَّا بِآيَاتِ رَبِّنَا لَمَّا جَاءَتْنَا ۚ رَبَّنَا أَفْرِغْ عَلَيْنَا صَبْرًا وَتَوَفَّنَا مُسْلِمِينَ

    Ий Фиргаун! Син безне шелтә кылмыйсың, башка нәрсә өчен мәгәр шелтә кылсаң Раббыбыздан килгән аятьләргә иман китергәнебез өчен генә. Ий Раббыбыз! Фиргаун кылган ґәзабка чыдарга безгә сабырлык бир һәм безне мөселман булган хәлебездә үтер! (Фиргаун, иман китергән сихерчеләрне әйткәнчә ґәзаблап үтерде. Карагыз! Иманнары нинди көчле булган Фиргаунның ґәзаблап үтерүеннән һич курыкмаганнар, иманнарыннан кире дүнмәгәннәр).

    7:126

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман