Сүрә 7 Пәрдә, аят 115 – 117

  1. قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِمَّا أَنْ تُلْقِيَ وَإِمَّا أَنْ نَكُونَ نَحْنُ الْمُلْقِينَ

    Сихерчеләр әйттеләр: "Ий Муса, синме әүвәл таягыңны ташлыйсың? Яки без әүвәл ташлыйкмы?"

    7:115
  2. قَالَ أَلْقُوا ۖ فَلَمَّا أَلْقَوْا سَحَرُوا أَعْيُنَ النَّاسِ وَاسْتَرْهَبُوهُمْ وَجَاءُوا بِسِحْرٍ عَظِيمٍ

    Муса әйтте: "Сез ташлагыз", ташлаганнары заманда кешеләрнең күзләрен сихерләделәр вә куркыттылар һәм көчләре җиткәнчә олугъ сихерне күрсәттеләр, ташлаган таяк вә арканнары барчасы елан булып күренделәр.

    7:116
  3. وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ مُوسَىٰ أَنْ أَلْقِ عَصَاكَ ۖ فَإِذَا هِيَ تَلْقَفُ مَا يَأْفِكُونَ

    Мусага: "Таягыңны җиргә ташла", – дип вәхий кылдык, Муса таягын ташлады исә, зур елан булып сихерчеләрнең елан булып күренгән таяк вә арканнарын йотып бетерде.

    7:117

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман