Сүрә 6 Терлек, аят 95 – 97
-
إِنَّ اللَّهَ فَالِقُ الْحَبِّ وَالنَّوَىٰ ۖ يُخْرِجُ الْحَيَّ مِنَ الْمَيِّتِ وَمُخْرِجُ الْمَيِّتِ مِنَ الْحَيِّ ۚ ذَٰلِكُمُ اللَّهُ ۖ فَأَنَّىٰ تُؤْفَكُونَ
Шиксез, Аллаһу тәгалә вак орлыкларны һәм җимеш тешләрене яручы, ягъни җиргә салган һәр орлыкны үстерүче, Ул үлектән терекне чыгарыр вә теректән үлекне чыгарыр, бу эшләрне эшләүче – Аллаһудыр, Аллаһудан ничек дүнәсез, ягъни Аңа итагать итүне ничек куясыз?
6:95 -
فَالِقُ الْإِصْبَاحِ وَجَعَلَ اللَّيْلَ سَكَنًا وَالشَّمْسَ وَالْقَمَرَ حُسْبَانًا ۚ ذَٰلِكَ تَقْدِيرُ الْعَزِيزِ الْعَلِيمِ
Ул таңны булдыручы вә төнне ял итәргә пәрдә кылды һәм кояш белән айны көн хисапларын белергә уңай кылды, бу эшләрне кылучы – кодрәт вә белем иясе Аллаһ.
6:96 -
وَهُوَ الَّذِي جَعَلَ لَكُمُ النُّجُومَ لِتَهْتَدُوا بِهَا فِي ظُلُمَاتِ الْبَرِّ وَالْبَحْرِ ۗ قَدْ فَصَّلْنَا الْآيَاتِ لِقَوْمٍ يَعْلَمُونَ
Янә Ул – Аллаһ, сезнең өчен йолдызларны бар кылды, караңгы төннәрдә сахраларда вә диңгезләрдә йөргән вакытыгызда юл табар өчен маяк итеп. Белгән кешеләр өчен, тәхкыйк аятьләребезне ачык бәян кылдык.
6:97
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман