Сүрә 68 Нун, аят 17 – 33
-
إِنَّا بَلَوْنَاهُمْ كَمَا بَلَوْنَا أَصْحَابَ الْجَنَّةِ إِذْ أَقْسَمُوا لَيَصْرِمُنَّهَا مُصْبِحِينَ
Тәхкыйк Без Мәккә мөшрикләрен ачлык белән бәлаләндердек, бакча ияләрен бәлаләндергәнебез кеби" Ямәндә бер кешенең хөрмә бакчасы бар иде, хөрмә өлгергәч җил койган хөрмәләрне җыеп алсыннар өчен һәр көнне фәкыйрьләрне чакыра торган булган. Бу яхшы кеше вафат булгач, бакча өч угълына калды. Алар үзара сөйләштеләр: "Әгәр хөрмәбезне фәкыйрьләргә бирсәк, үзебезгә аз калыр, фәкыйрьләр килгәнче, бакчабызга иртүк барып җимешләрне җыеп алыйк", – дип. Алар таң вакытыңда бакчадан җимешләрне җыеп алырбыз, дип ант иттеләр.
68:17 -
وَلَا يَسْتَثْنُونَ
Ләкин алар Аллаһ теләсә димәделәр.
68:18 -
فَطَافَ عَلَيْهَا طَائِفٌ مِنْ رَبِّكَ وَهُمْ نَائِمُونَ
Ул бакчада Раббыңнан бер бәла әйләнде, алар әле бу вакытта йокыда иделәр.
68:19 -
فَأَصْبَحَتْ كَالصَّرِيمِ
Ул бакча агачсыз, җимешсез коры җир булып әверелде.
68:20 -
فَتَنَادَوْا مُصْبِحِينَ
Бу өч егет таң вакытында бер-берсен бакчага чакырдылар.
68:21 -
أَنِ اغْدُوا عَلَىٰ حَرْثِكُمْ إِنْ كُنْتُمْ صَارِمِينَ
Бакчагызга иртәрәк барыгыз, әгәр җимешләрегезне кисеп җыярга теләсәгез.
68:22 -
فَانْطَلَقُوا وَهُمْ يَتَخَافَتُونَ
Алар яшерен генә сөйләшкән хәлләрендә бакчага киттеләр.
68:23 -
أَنْ لَا يَدْخُلَنَّهَا الْيَوْمَ عَلَيْكُمْ مِسْكِينٌ
Бүген бакчага сезнең өстегезгә һич ярлы мескеннәр кермәсен диделәр.
68:24 -
وَغَدَوْا عَلَىٰ حَرْدٍ قَادِرِينَ
Мескеннәр килмәс борын бакчага йөгерделәр, бу эшкә кадирбыз, дип уйладылар.
68:25 -
فَلَمَّا رَأَوْهَا قَالُوا إِنَّا لَضَالُّونَ
Бакчалары янына килеп андагы хәлне күргәч, тәхкыйк бакча юлыбыздан адаштык, башка юлга киткәнбез, диделәр, чөнки бакчаларының коры җире генә калган иде.
68:26 -
بَلْ نَحْنُ مَحْرُومُونَ
Үз бакчаларының шул хәлгә калганын белгәч, юк без адашмаганбыз, бәлки без Аллаһуның нигъмәтеннән тәмам мәхрүм ителгәнбез, Аллаһ безгә бәла җибәргән, диештеләр
68:27 -
قَالَ أَوْسَطُهُمْ أَلَمْ أَقُلْ لَكُمْ لَوْلَا تُسَبِّحُونَ
Аларның уртанчысы яки гакыллырагы: "Мин сезгә әйткән идем түгелме? Аллаһ теләсә дисәгезче", – дип.
68:28 -
قَالُوا سُبْحَانَ رَبِّنَا إِنَّا كُنَّا ظَالِمِينَ
Алар әйттеләр: "Раббыбыз һәр кимчелектән пакь, тәхкыйк без үзебезгә золым кылдык".
68:29 -
فَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ يَتَلَاوَمُونَ
Һәм бер-берсенә каршы килеп шелтәләшә башладылар
68:30 -
قَالُوا يَا وَيْلَنَا إِنَّا كُنَّا طَاغِينَ
Әйттеләр: "Ий безнең кайгыбыз никадәр олугътыр, тәхкыйк без азган кешеләрдән булдык, Аллаһуның чигеннән чыктык.
68:31 -
عَسَىٰ رَبُّنَا أَنْ يُبْدِلَنَا خَيْرًا مِنْهَا إِنَّا إِلَىٰ رَبِّنَا رَاغِبُونَ
Без Раббыбыздан өмет итәбез бакчабызны яхшырак бакчага алыштыруын, тәхкыйк без Раббыбызга вә Аның гыйбадәтенә кызыгучыбыз", – дип.
68:32 -
كَذَٰلِكَ الْعَذَابُ ۖ وَلَعَذَابُ الْآخِرَةِ أَكْبَرُ ۚ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ
Әнә шулайдыр дөнья ґәзабы чиктән үткәннәр! Ахирәт ґәзабы тагын да олугърактыр, әгәр аны кешеләр белсәләр,
68:33
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман